Фәтхи Бурнаш

татар совет журналисты, драматургы, шагыйре һәм прозаигы

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (18981942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Фәтхи Бурнаш
Туган телдә исем Фәтхелислам Закир улы Бурнашев
Туган 13 гыйнвар 1898(1898-01-13)
Кыр Бикшеге, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 август 1942(1942-08-01) (44 яшь)
Самар, РСФСР, СССР
Үлем сәбәбе атып үтерелү җәзасы[d][1]
Яшәгән урын Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Милләт татар
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе[1] һәм Казан Татар укытучылар мәктәбе[1]
Һөнәре язучы, шагыйрь, журналист, драматург, тәрҗемәче
Эш бирүче «Кызыл Армия»[1], Таң[1], «Ватаным Татарстан»[1], Безнең байрак[1], «Чаян» журналы[1], Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры[1], Татарстан китап нәшрияты[1], Татар опера студиясе[1] һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты[1]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Фәтхи Бурнаш Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Хезмәт юлы

үзгәртү
 
Фатыйма Ильская, Әхмәт Ерикәй һәм Муса Җәлил белән бергә, 1928 ел (Камал театры директоры буларак).

Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

Репрессияләр корбаны

үзгәртү

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.[2] 1957 елда аклана[3].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү