«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсеКазандагы дини укыту йорты.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

«Мөхәммәдия»нең төп уку бинасы. Хәзерге күренеше

Тарих үзгәртү

Беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә зур күләмдә шәкертләр укытып чыгара. Кайбер елларны шәкертләре 1000нән дә арта.

1917 елның 20―27 апрелендә мәдрәсә залында Бөтенроссия мөселман укытучыларының беренче корылтае утырышлары уза.

1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.

Шәкертләр үзгәртү


Факультетлар үзгәртү

Уку көндез, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә бара

Мәдрәсәнең оештыручылары үзгәртү

Мәдрәсәнең оештыручылары булып Татарстан Диния нәзараты, ТР һәм РФ мәгариф министрлыклары тора.

Фәннәр үзгәртү

Мәдрәсәдә өч фәннәр блогы бар.
1. Дин фәннәре блогы:

2. Дөньяви фәннәр блогы:

3. Тел белеме блогы


Ял вакыты үзгәртү

Шәкертләр көндезге аштан соң санакта эшли алалар. Еш кына бәйрәмнәр оештырыла.

Җитәкчесе үзгәртү

Мәдрәсәнең ректоры Наил Яруллин. Аңарчы Вәлиулла Якупов була.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтама үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү