Салих Сәйдәшев

татар композиторы
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (3 декабрь (20 ноябрь) 1900, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе16 декабрь 1954, Мәскәү, ССРБ) – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигезче салучы.Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.

Салих Сәйдәшев
Туган телдә исем Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев
Туган 3 декабрь 1900(1900-12-03)
Казан
Үлгән 16 декабрь 1954(1954-12-16) (54 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Ульянов йорты, Волков урамы, Казан
Горький урамы, 13[1]
Мартын Межлаук урамы[2]
Сәйдәшев утары[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясеРСФСР байрагы/ ССРБ
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре композитор
Җефет Валентина Мухина, Сафия Алпарова, Асия Казакова
Балалар Альфред, Нәүфәл, Эмиль, Рәлиф

 Салих Сәйдәшев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чагында уяна. Ул уйнаган иң беренче инструмент гармоника була. Аннары туганнары махсус аның өчен рояль сатып алалар. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыкаль училищесы укытучыларында белем ала.

С. Сәйдәшевның әтисе аны күрмичә вафат була. Салих үз апасының гаиләсендә тәрбияләнә, ә апасының тормыш иптәше Шиһап Әхмәров татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле була.

1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1920 елда ул Кызыл армия сафларына баса.

1922 елда Сәйдәшев Казанга кайта. Аны яңа ачылган Кызыл Октябрь исемендәге Татар Дәүләт театрына музыка бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.

Салих Сәйдәшев кабере Казаның Яңа бистә зиратында.

Кызыл Армия маршы үзгәртү

1928 елда Казанда сәяси бүлек хезмәткәрләренең киңәшмәсе була. Анда дивизия командиры Якуп Чанышев Кызыл Армиянең 11 еллыгына оркестр өчен милли колоритлы яу маршы тудырырга кирәк дигән тәкъдим ясый. Һәм бу эшне Салих Сәйдәшевкә йөкләтәләр.

Маршның премьерасы полкның шәхси составы алдында Кызыл Армиянең туган көненә багышланган тантаналы җыелышта — 1929 елның 23 февралендә үткәрелә. Марш музыкасын 1нче татар полкы оркестры башкара. Залдагы алкышлар куәтле дулкын сыман яңгырап тора һәм маршны өч мәртәбә кабатларга туры килә. Композиторны хөрмәтләп, полкның почетлы кызылармеецы итеп сайлыйлар, аңа тантаналы шартларда хәрби кием тапшыралар.[3]

Хәтер үзгәртү

  • 1962 елда Казанда урамга исеме бирелгән.
  • 2012 елның 11 маенда Казан шәһәре башкарма комитетының 11.05.2012 № 2902 карары белән 17нче санлы Казан балалар музыка мәктәбенә[4] Салих Сәйдәшев исеме бирелә[5].

Шулай ук карагыз үзгәртү

Галерея үзгәртү

Салих Сәйдәшев
 
Р. Вахитов. «Салих Сәйдәшев» (1989)
Р. Вахитов. «Салих Сәйдәшев» (1989)  
 
Ф. Туишев белән
Ф. Туишев белән  
 
Казандагы музее
 
Биектау районы Өбрә авылында музее

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.uag.kzn.ru/filemanager/i/7b7edf3b/80.pdf
  2. 2,0 2,1 https://www.google.ru/search?q=%D0%92+1916+%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D1%83+%D1%81%D0%B5%D0%BC%D1%8C%D1%8F+%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B5%D0%B7%D0%B6%D0%B0%D0%B5%D1%82+%D0%B2+%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D0%B5+%D0%B1%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D0%BE%D1%83%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%83%D1%8E+%D0%BA%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D1%80%D1%83+%D0%BD%D0%B0+%D1%83%D0%BB%D0%B8%D1%86%D0%B5+%D0%92%D0%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%B2%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9&newwindow=1&biw=1536&bih=726&tbm=bks&ei=Nkw_YuqdO63IrgSC4YDQCQ&ved=0ahUKEwjqkMfFpeT2AhUtpIsKHYIwAJoQ4dUDCAk&uact=5&oq=%D0%92+1916+%D0%B3%D0%BE%D0%B4%D1%83+%D1%81%D0%B5%D0%BC%D1%8C%D1%8F+%D0%BF%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%B5%D0%B7%D0%B6%D0%B0%D0%B5%D1%82+%D0%B2+%D0%B1%D0%BE%D0%BB%D0%B5%D0%B5+%D0%B1%D0%BB%D0%B0%D0%B3%D0%BE%D1%83%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%83%D1%8E+%D0%BA%D0%B2%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D1%80%D1%83+%D0%BD%D0%B0+%D1%83%D0%BB%D0%B8%D1%86%D0%B5+%D0%92%D0%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%BC%D0%BE%D0%B2%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B9&gs_lcp=Cg1nd3Mtd2l6LWJvb2tzEANQyQJYyQJgvAdoAHAAeACAAUiIAUiSAQExmAEAoAECoAEBwAEB&sclient=gws-wiz-books
  3. Мәңге яшәр аның моңнары(үле сылтама)
  4. 17нче санлы балалар музыка мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-12-02, retrieved 2017-10-10 
  5. Казан мэриясе рәсми порталы(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү