Шиһаб Әхмәров

татар мәгърифәтчесе, нәшир
(Шиһап Әхмәров битеннән юнәлтелде)

Шиһаб Әхмәров, Шиһаб (Шиһабетдин, Шиһап) Шәрәфетдин улы Әхмәров (1882 елның 30 декабре, РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Задур1966 елның 30 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — мәгърифәтче, педагог, нәшир, мөхәррир. Габдулла Тукайның якын даирәсеннән. Салих Сәйдәшевның җизнәсе. Шәрык клубын оештыручыларның берсе. Беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире. Сталин репрессиясе корбаны[1].

Шиһаб Әхмәров
Туган телдә исем Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров
Туган 30 декабрь 1882(1882-12-30)
РИ, Сембер губернасы, Буа өязе, Задур
Үлгән 30 апрель 1966(1966-04-30) (83 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре педагог, нәшир, журналист
Җефет Әминә Җамалетдин кызы (Сәйдәшева)
Балалар уллары Үзбәк (1913), Җанбәк (1921);
оныклары Нияз (1945), Рөстәм

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елның 30 декабрендә (яңа стиль буенча 1883 елның 11 гыйнварында) Сембер губернасы Буа өязе (хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы) Задур авылында туган. Абыйсы Гарифулла — Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Кушкуак авылы мулласы. Шиһаб (Шиһабетдин) туган авылы мәдрәсәсендә, аннары Буа мәдрәсәсендә белем алган[2]. Мәдрәсә тәмамлагач, 1901—1907 елларда Казан губернасының авыл мәктәпләрендә, Бөгелмә өязе Әлмәт авылында (хәзерге Татарстанның Әлмәт шәһәре) мөгаллим булып эшли. 1908—1918 елларда Казанда «Сабах» нәшриятында мөхәррир вазифасында, бер үк вакытта, 1913—1914 елларда, «Мәктәп» журналының нәшире һәм мөхәррире. 1920—1922 елларда Татар дәүләт китап нәшриятында (Татсоюз) идарә әгъзасы. 1923—1929 елларда «Яңа китап» үзара кредит җәмгыяте банкы идарәсе рәисе. 1935—1948 елларда «Резинасбыт» конторасы эшчесе.

Садих Сәйдәшев үзгәртү

1912 елда Шиһаб Әхмәров Салих Сәйдәшевның апасы Әминәгә өйләнә. Бераздан (әтиләре Җамалетдин Салих туганчы вафат булган, 1912 елдан тома ятим) Салихны үз гаиләсенә тәрбиягә ала, аңа яраткан музыка өлкәсендә үсәргә мөмкинлек тудыра.

Габдулла Тукай үзгәртү

Шиһаб Әхмәровның Габдулла Тукай белән дуслыгы 1907 елда, Тукай Җаектан Казанга килгәч, башлана һәм шагыйрьнең вафатына кадәр дәвам итә. Буйдак чагында Шиһаб Казанның «Болгар» номерлары кунакханәсендә Тукай бүлмәсе янәшәсендәге бүлмәдә яшәгән. Шиһаб өйләнгәч, Габдулла Тукай аның өендә еш кунак булган, анда Салих Сәйдәшевның пианинода уйнавын сәгатьләр буе тыңлап утырган. Шиһаб Әхмәров — 1912 елның 14 апрелендә Тукайны Казаннан (Самар аркылы) Уфага сәяхәтенә озатып калучы («Ялт-йолт» журналы нәшире һәм мөхәррире Әхмәт Урманчиев белән бергә). Уфада Тукай «Сабах» ширкәтенең Уфадагы бүлеге конторасында («Сабах» китап кибетенең арткы бүлмәсендә), әлеге бүлекнең мөдире, күптәнге дусты Хәбибрахман Зәбири тәрбиясендә яши[3]. Шагыйрьнең вафатына кадәр янында (дуслары белән чиратлашып) Шиһаб Әхмәров була. Вафаты алдыннан шагыйрьне фотога төшерүне, соңгы юлга озату мәшәкатьләренең бер өлешен дә Шиһаб үз өстенә ала[4].

«Мәктәп» журналы үзгәртү

Төп мәкалә: Мәктәп (журнал)

«Мәктәп» педагогик журналының беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы канцеляриясе Габделвәли Әхмәдуллинның «Көтепханәи Сабах» ширкәте каршындагы «Өмет» басмаханәсендә Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында айга ике мәртәбә журналны чыгарырга рөхсәт бирә. Беренче саны Романовлар династиясенең 300 еллык юбилеена багышлана. Анда шулай ук Габдулла Тукайның «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» шигыре басылган[5]. 1914 елда башланып киткән Беренче бөтендөнья сугышы аркасында басма чыгудан туктап кала. «Мәктәп»тә Ш. Әхмәровның «Гимназия хакында» (1913, № 2), «Сүз һәм эш» (1914, № 1), «Бәйрәм вә балалар» (1914, № 3) һ. б. исемле мәкаләләре басыла[6].

«Яңа китап» ширкәте үзгәртү

1923 елда бер төркем татар зыялылары — Әхмәтгәрәй Хәсәни, Шиһабетдин Әхмәров, Ибраһим Аитов, Ибраһим Биккулов, Мәхмүт Бөдәйли, Нәсыйх Мохтаров һ. б., язучыларның әсәрләрен китап итеп бастырып, тарату максаты белән, «Яңа китап» исемендә ширкәт (Үзара кредит җәмгыяте) оештыра. Совет хөкүмәте ширкәт оештырырга рөхсәт бирә. Әмма ширкәтнең гомере кыска була. 1929 елда, «Халык дошманнары» (ш. и. Гаяз Исхакый) әсәрләрен бастырып таратуда гаепләнеп, ширкәт ябылган.

Кызыл Байрак үзгәртү

1921—1922 елда Идел буенда котырган ачлыктан соң, Кәшшаф Мохтаров рәислегендәге ТАССР хөкүмәте, аларга теләктәш татар зыялылары (ш. и. Шиһабетдин Әхмәров) җирсезлектән интеккән татар крестяннарын Иделнең уң ягындагы җирләргә күчереп утыртуны оештыра. Шул вакытта барлыкка килгән авылларның берсе булган Кызыл Байракта Әхмәровлар да, Салих Сәйдәшев та ял итә торган була.

Сәяси золым үзгәртү

1929 елның 17 декабренда, милли интеллигенцияне, социализмга сыйныф буларак туры килмәүче татар зыялыларын юк итү сәясәте шаукымында, Шиһабетдин Әхмәров кулга алына. Ике елдан артык төрмәдә тотып, җәзалагач, 1932 елның 11 маенда, «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше буенча гаепләнеп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Ленинград өлкәсенә җибәрелә. 1934 елда амнистияләнгән[7]. 1959 елда акланган[8].

1966 елның 30 апрелендә Казанда вафат. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән[9].

Хезмәтләре үзгәртү

Татар телендә әлифбалар, татар китапларын бастыру тарихына караган хезмәтләр авторы. Фәнни-педагогик эшчәнлегенең төп юнәлешләре: уку-укыту, тәрбия мәсьәләләре; дәреслекләр төзү[7].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ахмеров Шигабутдин Шарафутдинович. «Милләттәшләр» порталы(рус.)
  2. Известные выпускники Буинского медресе 2021 елның 6 февраль көнендә архивланган.. Сайт Буинского медресе
  3. Рамил Исламов. Бөек шагыйрьнең тарихи сәфәрләре эзеннән. Кызыл Таң, 25.04.2012
  4. Шиһаб Әхмәров. Габдулла әфәнде Тукаевның авыруы. «Мәктәп» журналы, 1913 ел, 4нче сан
  5. Педагогический журнал Мектеб. 2018 елның 17 декабрь көнендә архивланган. Сайт «Кряшенская духовная миссия»(рус.)
  6. Васил Гарифуллин. «Мәгариф»нең элгәре буларак «Мәктәп» журналы. 2021 елның 16 апрель көнендә архивланган. Белем һәм тәрбия чарасы буларак татар журналистикасы: «Мәгариф» журналының 100 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары. Казан, 2014
  7. 7,0 7,1 Биктимирова Т. Ә. Шиһаб Әхмәров.(үле сылтама) Татар педагогик фикере антологиясе
  8. Шиһаб (Шиһабетдин) Шәрәфетдин улы Әхмәров. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  9. Динә Йосыпова. Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел. БТК сайты, 19.09.2018