Шәрык клубыКазанда татар яшьләренең аралашу клубы.

Тарих үзгәртү

1907 елның 1 декабрь көнендә мәшһүр «Болгар» номерлары кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып, "Шәрык" клубы кичәләрен оештыра башлыйлар. 1907-1908 елларда «Болгар»ның 20нче бүлмәсендә җыелалар.

1909 елда "Шәрык" клубы яңа 3 катлы бинага күчә (хәзерге Татарстан урамы, 8). 1нче катта – клуб идарәсе, гардероб һәм касса, 2нче катта - 150 кешелек тамаша залы, лото уены бүлмәсе һәм укучылар бүлмәсе булган, рус–мөселман китапханәсе урнашкан. Клуб белән аксакаллар советы идарә иткән. Озак еллар дәвамында атаклы мәгърифәтче Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов әлеге идарәнең рәисе булган. Идарәгә тарихчы Г. Әхмәрев, тел белгече М. Корбангалиев, драматурглар Галиәсгар Камал һәм Г. Коләхмәтов, язучы Г. Карам, Г. Шәрәф, Ш. Әхмәров һ.б кергән.

Эшчәнлек үзгәртү

"Шәрык" клубы лекцияләр, диспутлар, концертлар уздырган, бәйрәм чаралары оештырган. 1912 елда клуб штатына «Сәйяр» труппасы артистлары алына. «Сәйяр» атнага ике спектакль куя ("Банкрот", "Безнең шәһәр серләре", "Бәхетсез егет", "Уйнаш", "Кызганыч бала"). Шулай ук русча да спектальләр дә уйналаган. Клубка язучылар, нәширләр, студентлар, курсисткалар, мәктәп укучылары, укытучылар, приказчиклар, бай уллары һәм башкалар киләләр. Җәмгысы 30-40 әгъзә. Ә киенүгә килгәндә, милли күлмәкме, Европа костюмымы – әмма калфак, кәләпүш мәҗбүри. "Шәрык" клубының хәтта үз уставы булган. Ә аксакаллар советы аеруча данлыклы казанлалырга хөрмәт билгесе – "Почетлы бюлет" биререгә хокуклы булганнар. Әлеге билет спектальләргә, бакша күңел ачу чараларына керү мөмкинлеген дә тәэмин иткән. Клубта кыллы оркестр да була. Г. Тукай "Әүвәлде итальян гармуннынан башка күрмәгән татарларга әллә нинди оркестралар җыеп, әллә нинди көйләр уйный башлаганнар... Казандагы Шәрык клубына бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгел",- дип язган.

Әгъзалар үзгәртү

Клуб эшендә төрле елларада Г. Тукай, Ф. Амирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, С. Рахманкулов, Н. Юшков (язучылар), Г. Кариев, С. Гыйзәтуллина-Волжская, В.Мортазин-Иманский (артистлар), В. Апанаев, И. Галиәкбәров, Г. Зайпин, И.Козлов, Г. Трейтер катнашканнар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганак үзгәртү