Солтан Рахманкулов

Солтан Рахманколый, Әхмәдсолтан Габделмәннан улы Рахманкулов — әдип, тәрҗемәче, сүзлекләр авторы, журналист.

Солтан Габделмәннан улы Рахманкулов
Тугач бирелгән исеме: Солтан Рахманколый
Туу датасы: 1888(1888)
Туу урыны: Казан губернасы Олы Шыңар авылы
Үлем датасы: 8 апрель 1916(1916-04-08)
Үлем урыны: Казан
Эшчәнлек төре: Әдип, тәрҗемәче, журналист
Иҗат итү теле: татар

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1888 елда хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы Олы Шыңар авылында туа. Бераздан әтисе Габделмәннан Рахманколый (үз чорының алдынгы карашлы кешесе, әдип һәм педагог) гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Солтан Рахманколый беренче реаль училищега укырга керә, әмма 1905 елгы революцион хәрәкәткә катнашкан өчен бер төркем студентлар белән училищедан куыла.1908 ел Рахманкуловлар гаиләсендә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннан абзый авырый башлый, мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Солтан Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннан Рахманколый үлә. Әтисе үлгәч, гаилә тәрбиясе (әнисе Мәстүрә апа, сеңлесе Мәрьям) тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С.Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри.

Язу-тәрҗемә эше

үзгәртү

1907 елларда язу-тәрҗемә эшенә керешә. Пушкиннан «Дубровский», «Алеко, яки Чегәннәр», «Борис Годунов», Тургеневтан «Яһүди», «Төтен», Гюгодан «Вөҗдан газабы» һ.б. авторлардан тәрҗемә китаплары басыла. «Телләр тарихы», «Хәйванат» кебек фәнни-популяр жанрдагы әсәрләрне дә тәрҗемә итеп бастыра. Аның Габдрахман Кәрам белән бергә төзегән «Урысча-татарча мөкәммәл лөгате» аеруча зур әһәмияткә ия. Болардан башка тагын «Татарча-урысча лөгать», «Балалар өчен татарча өйрәткеч» дигән китаплары һәм «Гасыр» наширендә «Солтан Рахманколый хикәяләре» басыла. Бу соңгысына аның «Аң» журналында чыккан хикәяләре туплап бирелә. С.Рахманколый — татар әдәбиятында борылыш ясаган, зур тавыш куптарган мәшһүр язучы түгел. Аның хикәяләре аз. Язучы буларак, ул 1909 елда «Йолдыз» газетасы битләрендә күренә башлый, анда «Чын хыял» дигән беренче хикәясе басылып чыга. «Чын-чыннан язучы булып бик кыска вакыт эчендә — империалистик сугышның беренче елларында формалаша», - дип яза Солтан Рахманколый турында Мөхәммәт Мәһдиев.

С.Рахманколый иҗатының чәчәк атып килгән чагында үпкә авыруыннан 1916 елның 8 апрелендә Казанда вафат була. Үз-үзенә кул салган дигән имеш-мимешләр дә бар.

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү