Төп менюны ачу

Мәрьям Рахманкуловататар җырчысы, опера артисты, композитор, җәмәгать эшлеклесе.

Мәрьям Рахманкулова
Mariam Rakhmankulova.jpg
Туган 20 ноябрь 1901(1901-11-20)
Казан
Үлгән 9 февраль 1990(1990-02-09) (88 яшь)
Казан
Яшәгән урын Катанов тыкрыгы, Казан[1]
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Русия империясе
Һөнәре җырчы
Ата-ана
  • Габделмәннан (әти)
  • Мәстүрә (әни)

Ул 1901 елның 20 ноябрендә Казанда туа. Рахманкуловаларның күп балалы гаиләсендә музыка коралларында уйнау, бергәләп җырлау гадәти күренеш була. Мәрьямнең абыйсы Солтан мандолинада уйнаганда, аңа энеләре һәм сеңелләре дә кушыла — берсе скрипкага, икенчесе мандолинага, өченчесе гармун тавышына охшатып көйли башлый. Әйтерсең өйдә оркестр уйный. Бу йортка Габдулла Тукай да бик еш килә. Мәрьям аның шигырьләрен яттан укый, аңа «Зиләйлүк», «Анам кабере», «Туган тел» шигырьләрен көйләп, җырлап күрсәтә. Ул гомере буе Тукай шәхесен һәм аның иҗатын яратып яши.

Габдулла Тукай, халык иҗатының искиткеч кыйммәтле хәзинә булуын әйтеп, болай дип яза: «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк». Мәрьям Рахманкулова шагыйрьнең бу сүзләрен үзенә васыять итә.

Мәрьям Рахманкулова әле бик яшь, бала гына булуына карамастан, алдынгы яшьләрнең әдәбият һәм музыка кичәләренә җырларга чакырыла башлый. Зәңгәр күзле, сары чәчле, ак йөзле яшь кенә кызның «Тәфтиләү», «Кара урман», «Тәзкирә», «Салкын чишмә» көйләрен җырлавы күпләрне сокландыра. Әнисе Мәрьямне кызлар мәктәбенә бирә. Кызлар мәктәбе мөдире Фатиха Аитова тырыш, зирәк, акыллы укучы Мәрьямгә бик тиз игътибар итә, киләчәктә аны үз мәктәбенең мөгаллимәсе итәргә җыена. Ләкин Фатыйха Аитовага Мәрьямнең төрле кичәләрдә җырлавы әдәпсезлек булып тоела. Шуны сәбәп итеп, кызны мәктәптән читләштерә. Мәстүрә апаның күп тапкырлар ялварып үтенүләреннән соң гына Мәрьямгә яңадан мәктәпкә йөрергә рөхсәт ителә. Фатыйха ханым аның халык алдына чыгып җырлавын катгый тыя, кичләрен рус гимназиясе курсларына йөрергә куша. Мәрьям ике җирдә укый, өйдә калфак, кәләпүшләр чигә. Ләкин күңеле һаман җырга, моңга тартыла. 1916 елның көзендә ул кызлар мәктәбеннән бөтенләйгә китә, яңадан җырлый башлый. Шушы елдан башлап аның тормышы музыкага багышлана.

1930 елда Мәрьям Рахманкулова Мәскәүдә үткәрелгән сәнгать бәйрәмендә катнаша. Бу бәйрәмдә аның җырлавын беренче мәртәбә пластинкага язалар. Ул анда татар халык көйләрен һәм «Наёмщик» музыкаль драмасыннан Гөлйөзем ариясен башкара.

19341938 елларда Мәрьям Рахманкулова Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясендә укый. Монда аның талантының моңарчы күрелмәгән тагын бер ягы — музыка язу сәләте ачыла. Ул композиция буенча да дәресләр ала, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый.

1939 елның 17 июнендә Татар опера һәм балет театры ачыла. Шушы көннән башлап Мәрьям Рахманкулова татар операсының җыр башкару белән уенны бергә оста бәйли белгән күренекле артисты булып таныла. Ул Нәҗип Җиһановның Әхмәт Фәйзи либреттосына язган «Качкын» операсында — Бикә, Муса Җәлил белән зур иҗади дуслыкта язылган «Алтынчәч»тә — Тугзак, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Җиһан, француз композиторы Ж. Бизеның «Кармен» операсында төп рольне — ирек сөючән, ялкынлы чегән кызы Карменны башкара.

Татарстанның халык артисты Мәрьям Рахманкулованың татар музыкасы сәнгате өлкәсендә күрсәткән уңышлары халык ихтирамына һәм дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Ул 1990 елның 9 февралендә Казанда вафат була.

ЧыганакларҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү