Фатиха Аитова мәктәбе

Фатиха Аитова мәктәбеКазан шәһәрендә 1909 елның 27 августында татар кызлары өчен ачылган дөньяви урта белем йорты. Мәктәпне ачучы һәм җитәкчесе — Фатиха Аитова (1866-1942).

Фатиха Аитова мәктәбе
Казан татар кызлары гимназиясе
Элеккеге исемнәр Фатиха Аитованың башлангыч мәктәбе
Нигезләү елы 1907
Ябылу елы 1918
Урын Русия империясе байрагы Казан
Адрес Казан, Екатерина урамы

Тарих үзгәртү

 
Мәктәпнең хуҗасы Ф.Г. Аитова

XIX гасыр ахырларында Европа мәдәниятенең тәэсире, капиталистик мөнәсәбәтләр үсү, милли буржуазия барлыкка килү Россиядә иҗтимагый тормыш шартларын үзгәртә, прогрессив көчләр барлыкка килә. Халыкның хәлен үзгәртү өчен хәрәкәт башлана. Татарлар арасында башланган җәдитчелек хәрәкәте феодализмга каршы көрәшә, белемгә, яңалыкка омтыла, хатын-кыз мәсьәләсен хәл итүгә омтыла. Милләтне алга җибәрү, аң-белемле яшьләр тәрбияләү зарурлыгы туа. Андый яшьләрне тик аң-белемле, мәдәниятле аналар гына тәрбияли алуын аңлап, хатын-кызларны — булачак аналарны — укыту, мәдәниятле итү мәсьәләсе алга куела.

1905 елгы инкыйлаб чорында татар кызлары өчен булган мәктәпләргә яңалыклар кертүне яклаган хәрәкәт җәелә. Татар телендә чыга башлаган газеталар да әлеге мәктәпләрдә яңа уку тәртибе кертү һәм дөньяви белем бирү кирәклеген язып чыгалар. Шәһәрләрдә татар кызлары өчен яңа типтагы мәктәпләр ачыла башлый. Шундый мәктәпләрдән Казан шәһәрендә алданрак ачылган Ләбибә Хөсәения мәктәбен һәм Фатиха Аитова мәктәбен атарга була.

Мәктәпне ачу үзгәртү

Троицк миллионеры Г.Ә. Яушев (18401906) кызы Фатихага атасыннан 100 мең сумлык мирас кала. Шул акчага ире Сөләйман Аитов Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдыра. Яушев-Аитовларның якын дусты булган Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре Фатиханың теләгенә теләктәшлек күрсәтә. Мәктәп ачу шактый авыр була. Ф. Аитова Казан губернаторына кадәр барып җитә, ахыр чиктә рөхсәт алына.

Бина үзгәртү

Ф. Аитова җитәкчелегендә мәктәп бинасының план-проекты төзелә, раслана. Казанның элекке Екатерина һәм Дүрт Евангелист урамнары (хәзерге Тукай һәм Татарстан урамнары) чатында ике катлы, таш капкалы, мәһабәт таш пулат салына. Беренче катта уку сыйныфлары урнаша, тимер баскычтан менгәч, икенче катта коридор, зур сыйныф бүлмәсе, укытучылар бүлмәсе урнашкан. Сыйныфлар барлык уку әсбаплары белән тәэмин ителә. Уку-укыту өчен бөтен шартлар тудырыла.

Башлангыч дини мәктәп үзгәртү

Аитова мәктәбе башта башлангыч дини мәктәп була. Дин дәресләре укытыла, догалар, намаз өйрәтелә. Шулар белән бергә татар, рус телләре, хисап, география, табигать, матур язу, рәсем фәннәре укытыла. Гаилә тормышы өчен кирәкле аш-су әзерләү, кисү-тегү, чигү эшләренә өйрәтергә аерым осталар чакыра. Аитова мәктәбенә укытучылар җитмәгәндә, Ләбибә Хөсәения мәктәбенең иң алдынгы укучыларын укытучы итеп чакыра.

Татар кызлары гимназиясе үзгәртү

1913 елда укучылар саны 200 гә җитә. Үзендә 4 сыйныф укыган кызларны тагын да зуррак сыйныфларда укыту өчен, 1913 елда мәктәбен рус гимназиясе кебек сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртеп корырга рөхсәт сорап, губерна органнарына ясаган мөрәҗәгате кире кагыла. Петербургка, Россия империясенең мәгариф министрлыгына барып җитеп, Казанда татар кызлары өчен хосусый урта мәктәп ачарга рөхсәт ала.

1916 елның 29 октябрендә башлангыч мәктәп Казандагы татар кызлары гимназиясенә әйләнә.

Фәннәр үзгәртү

Ислам дине, татар теле, татар тарихы, рус теле, татарча-русча матур язу, хисап, география табигать, рәсем, кул эшләре, кул һөнәре янына гарәп теле, рус тарихы, гомуми тарих, геометрия, алгебра, анатомия, гигиена, педагогика, дидактика өстәлә. Бер яңа чит тел укыту да күздә тотыла. рус теле, рус тарихы, Россия географиясе рус телендә, башка фәннәр татар телендә укытыла.

Укытучылар үзгәртү

Маһруй Мозаффария, Мөхетдин Корбангалиев, Сорбонна университетын (Франция, Париж) тәмамлап кайткан Сара Шакулова (математикадан) укыта.

Мәктәптә эш барышы турында татарча чыга торган (мәсәлән, «Сөембикә» журналы) һәм рус газета-журналлары хәбәр биреп тора. Ырынбур, Уфа, Троицк шәһәрләреннән эш тәҗрибәсен өйрәнергә киләләр.

1918 елда хосусый мәктәп ябыла, икенче баскыч урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-95-30650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү