Төп менюны ачу

Фатиха Аитова

хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы

Фатиха Аитова, Фатиха Габделвәли кызы Аитова (Яушева) (1866-1942) — хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп ачучы һәм җитәкчесе (1907-1918).

Фатиха Аитова
Ф.Г.Аитова.jpg
Туган телдә исем Фатиха Габделвәли кызы Аитова
Туган 1866
Ырынбур губернасы Троицк
Үлгән 1942
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре меценат
Балалар уллары Йосыф, Исмәгыйль
Ата-ана
  • Габделвәли Яушев, миллионер (әти)
  • Мәгъдүдә, Г. Яушевның I хатыны (әни)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1866 елда Ырынбур губернасы Троицк шәһәрендә туган. 1 гилдия сәүдәгәр миллионер Габделвәли Әхмәтҗан улы Яушевның (18401906) беренче хатыны Мәгъдүдәдән туган кызы. Яушевлар байлык белән генә түгел, халыкка кылган игелекләре, мәгърифәткә хөрмәтләре белән дә тарихта билгеле[1]. Ислам динен кечкенәдән канына сеңдереп үскән, затлы нәсел тәрбиясе алган кыз Казан бае, хәйрияче Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитовка (1859-1922) дүртенче хатынлыкка[2] кияүгә чыга. Киявенә шарт куя: атасыннан калган зур мирас – 100 мең (кайбер чыганакларда 200 мең[3]) сумга Фатиха өчен Казанда татар кызларын укытырга заманча мәктәп салдырып бирергә һәм хатынына шул мәктәпне җитәкләргә комачау итмәскә тиеш була. Туйда гаилә дусты булган Шиһабетдин Мәрҗани баш ата булып утыра.

  Әнием Шиһабетдин хәзрәтләрен бик хөрмәт итә иде. Ул әниемнең рухи атасы булган. Әниемә тигән йөз мең сумлык мираска халкыбыз өчен кыз балалар мәктәбе салдыру теләге Шиһабетдин хәзрәтләрнең әниемә биргән рухи тәрбиясенең нәтиҗәсе.
Йосыф Аитов, улы
 

Фатиха Аитова үзе гаҗәп гүзәл, буй-сыны нәфис, кием-салымы килешле, бик тәвәккәл характерлы, куйган максатына һичшиксез ирешә торган шәхес була.

Татар кызлар мәктәбеҮзгәртү

  • 1907 елда үз акчасына Казанда махсус мәктәп өчен дип төзелгән мәһабәт таш пулатта мөселман кызлары өчен башлангыч мәктәп ача.
  • 1909 елда дөньяви мәктәп ача, 1916 елда мәктәп беренче татар кызлар гимназиясе итеп үзгәртелә.
  • Ф. Аитова мәктәбен тәмамлаган кызлар урыс мәктәпләренә, рабфакка, институтларга укырга иркен керәләр. Мәктәптә укытырга билгеле шәхесләрне җәлеп итә, мәсәлән, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулова математикадан укыта, соңрак мәктәп директоры була.
  • 1918 елда хосусый мәктәп ябыла, аның бинасында икенче баскыч урта мәктәп ачыла.

Инкыйлабтан соңҮзгәртү

Ватандашлар сугышы вакытында Казаннан Омскига күченә. Бакыда һәм Мәскәүдә яши. 1941 елда Казанга кайта. Яңа Татар бистәсе янындагы зиратта җирләнгән.

ХәтерҮзгәртү

Казанның 12 нче кызлар гимназиясенә (Декабристлар урамы, 89А йорты) исеме бирелгән.

Моны да карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-95-30650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14.
  3. ТР милли архивы. Ф.74, саклау берәмлеге 41, 1885 - 1975

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Ислам на Урале (энциклопедический словарь). Коллект. автор. Сост. и отв. редактор – Д. З. Хайретдинов, 2009.
  2. Абубакирова М., Шамсутдинов И., Хасанжанова Р. Историю оставить народу своему. Троицк, 2002.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Яушевлар турында
  2. С.М. Аитовның алдагы өч хатыны да үлгән була
  3. Sabantuy.net сайтының «Тарих» бүлеге