Фәрит Сәйфелмөлеков
Фәрит Сәйфелмөлеков, Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков, рус. Сейфуль-Мулюков Фарид Мустафьевич (1930, Ташкәнт — 2016, Мәскәү) — язучы, журналист, Якын Көнчыгышны һәм гарәп илләрен өйрәнүче белгеч, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесе алып баручысы, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1995).
Фәрит Сәйфелмөлеков | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Фәрит Мостафа улы Сәйфелмөлеков |
Туган | 19 ноябрь 1930 Ташкәнт |
Үлгән | 4 июнь 2016 (85 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Данилов зираты[d] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→![]() |
Әлма-матер | Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты[d] |
Һөнәре | хәрби журналист, язучы |
Җефет | Людмила Петр кызы, радиомөһәндис |
Балалар | кызлары Мәрьям, Наталья |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() |
![]() |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1930 елның 19 ноябрендә Ташкәнт шәһәрендә туган. Әтисе — Берлин университетын тәмамлаган филолог Мостафа Камалетдин улы[1], әнисе атаклы Яушевлар нәселеннән чыккан Разия Гали кызы.
Мәскәү көнчыгышны өйрәнү институтын тәмамлаган. Гарәп телен һәм француз телен камил белә. «Международная жизнь» (Халыкара хәл), «Современный Восток» (Замана Көнчыгышы) журналларында, көнчыгыш әдәбияты нәшриятында эшли.
- 1953 елдан журналистлык эшендә. «Марокко халкы тезләнмәс» дигән беренче мәкаләсен 1953 елның 23 октябренда «Вечерняя Москва» газетасында Ф. Мулюков исеме астында бастыра[2].
- 1959 елдан Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесендә эшли.
- 1971—1990 елларда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесе һәм радиосында халыкара хәлгә багышланган тапшыруның алып баручысы. «Маяк» радиотапшыруын уйлап табучыларның берсе.
- 1960 еллар ахырында — 1970 еллар башында Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе телевидениесе һәм радиосының Ливандагы корпункты җитәкчесе.
- 1990-1992 елларда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (РФ) телевидениесе һәм радиосының Швейцариядәге корпункты җитәкчесе.
- 1992-1993 елларда «Останкино» телеширкәтенең Евразия телестудиясе директоры.
- 1993-1995 елларда «Останкино» телеширкәтенең халыкара тапшырулар иҗади берләшмәсе директоры.
- Мисыр президенты Гамәл Габдел Насыйр, Палестина мохтарияте җитәкчесе Ясир Арафат, Әфганстан җитәкчеләре Нур Мөхәммәт Тараки, Мөхәммәт Нәҗибулла, Иранның рухи җитәкчесе аятулла Хөмәйни, Куба лидеры Фидел Кастро һ.б. белән очрашып, әңгәмә кора.
«Гыйрак җөмһүриятенең тууы» (1958), «Гыйрак кичә һәм бүген», «Португалиянең Африкадагы колонияләре», «Ут сызыгыннан репортажлар» китапларын язган, документаль фильмнар төшергән, мәкаләләр бастырган.
2016 елның 4 июнендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1976 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- 1982 Кызыл Йолдыз ордены
- 1978 Бертуган Васильевлар исемендәге РСФСР дәүләт премиясе
- 1981 Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе
- 1995 РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2010 Хөрмәт ордены (РФ)[3]
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Людмила Петровна, радиомөһәндис
- Кызлары Мәрьям, икътисадчы; Наталья, журналист
Моны да карагызҮзгәртү
- Муллагали Яушев (бабай)
- Габделвәли Яушев (бабай/әбинең бертуганы)
- Фатыйха Габделвәли кызы Аитова (двоюродная тётя)
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
СылтамаларҮзгәртү
- Фәрит Сәйфелмөлеков вафат булды(рус.)
- Фәрит Сәйфелмөлеков белән әңгәмә. «Киров яңалыклары» сайты 2016 елның 1 май көнендә архивланган.(рус.)
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Әтисе 1938 елда репрессиягә эләгеп, һәлак ителгән
- ↑ «Корольләр кылычы» ярты гасыр узгач 2016 елның 21 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Указ Президента РФ от 04.11.2010