Төп менюны ачу

Сара Садыйкова

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Сара Садыйкова
Sara Sadíqova Mäskäw konservatoriäsendä uqığan çaqta 1924.jpg
Туган телдә исем Сара Гариф кызы Садыйкова
Туган 1 ноябрь 1906(1906-11-01)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 7 июнь 1986(1986-06-07) (79 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Flag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1918–1937).svg/Emblem of the Russian SFSR (1918-1920).svg Совет Русия республикасы
Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор, җырчы, шагыйрә, актриса
Балалар кызы Әлфия Айдарская[1]
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеРСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе - 1984ТАССР халык артисты - 1976
Сайт sarasadykova.su

Commons-logo.svg Сара Садыйкова Викиҗыентыкта

Сара Гариф кызы Садыйкова (1 ноябрь 1906, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Русия империясе7 июнь 1986, Казан, ТАССР, ССРБ) — бөек татар композиторы, беренче һөнәри татар хатын-кыз композиторы, югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы, драма актрисасы. Татарстан АССРның атказанган (1939) һәм халык (1976) артисты. РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984). Тукай бүләге иясе (1990). 1982 елдан ССРБ композиторлар берлеге, 1944 елдан КПСС әгъзасы.

БиографияҮзгәртү

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Шул заманның данлыклы кызлар гимназиясе — Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый. Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы С. Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара (Афишада Сара Донская фамилиясе белән күрсәтелгән була). 1922 елда С. Садыйкова П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (проф. М.Г. Цебушенко классы) укый. Мәскәү татар театрында төп рольләрдә уйный: Фәридә («Кандыр буе»), Мәйсәрә («Зәңгәр шәл»), Зәйнәп («Оргнизатор»), Асия («Аршин мал алан»), Галиябану («Галиябану») һ.б. Шунда булачак ире — Газиз Айдарский белән танышып, 1924 елның сентябрендә гаилә коралар. Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары «Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы (лирик колоратуралы сопрано) буларак гаҗәеп таланты ачыла.

Утызынчы елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә Салих Сәйдәшевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла торган күп кенә образлар тудыра: Зифабану («Ил», Кәрим Тинчурин), Фәридә («Кандыр буе», Кәрим Тинчурин) һ.б.

19341938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.

Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә («Ак калфак», Мирхәйдәр Фәйзи, «Баҗалар», «Туй узгач», «Әнә килә автомобиль», «Күк капусы ачылса», «Зәйтүн гөл», «Сөймим дисәң дә», «Кияүләр», «Мәхәбәт җыры», «Кара йөзләр», «Шомырт чәчәк атканда», «Бөркетләр кыяга оялый», «Бер картлыкта, бер яшьлектә», «Яшел сумка», «Энҗеле калфак» һ.б.) музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.

Билгеле җырларыҮзгәртү

Сара Садыйкованың җырларын Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев, Зифа Басыйрова, Разия Тимерханова, Җәваһирә Сәләхова, Рәйсә Билалова, Габдулла Рәхимкулов, Венера Шәрипова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Мингол Галиев, Галина Казанцева, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Нәфисә Василова, Мөнир Якупов, Клара Хәйретдинова, Айдар Фәйзрахманов һ.б. бик күп җырчылар башкара.

Гаилә хәлеҮзгәртү

БүләкләрҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ФотогалереяҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Г. Зәйнашева. Сара Садыйкова. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00678-7

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  2. Г. Зәйнашева. Сара Садыйкова. Казан, 1996. 73- биттә
  3. Татарстан Республикасы министрлар кабинеты карары № 511 12.10.2006
  4. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залының рәсми сайты