Качкын (опера)
«Качкын» — 3 актлы татар трагик операсы. Композиторы — Нәҗип Җиһанов. Әхмәт Фәйзи либреттосы. Операның премьерасы 1939 елның 17 июнендә була. Яңа оешкан Татар дәүләт опера театры (1941 елдан Татар дәүләт опера һәм балет театры) труппасы, театрның үз бинасы төзелеп бетмәгәнгә күрә, спектакльләрен Татар дәүләт театрында, Рус Зур драма театрында һәм Казанның башка сәхнәләрендә куя[1]. Төп партияләрне Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар дәүләт опера студиясен (1934-1938) тәмамлаган солистлар (Усман Әлмиев, Мөнирә Булатова, Х. Зәбирова, Галия Кайбицкая, Асия Измайлова, Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова, Сара Садыйкова һ.б.) башкара. Опера соңрак Уфа сәхнәсендә дә куела.
Дирижёры — С.С. Бергольц (1939 елгы куелышта), Ильяс Әүхәдиев (1944 елгы куелышта), режиссёр-куючы — Ф.Н. Каверин (1939), З.Г. Сафин (1944), балетмейстер — Гай Таһиров, куючы-рәссам, киемнәр буенча рәссам — М.М. Абдуллин (1939), Петр Сперанский (1944). Әдәби бүлек мөдире — Муса Җәлил[2].
Бүгенге көндә театр репертуарында юк.
Качкын | |
---|---|
Афиша. 1939 ел | |
Көйязар | Нәҗип Җиһанов |
Либретто авторы | Әхмәт Фәйзи |
Тел | татар теле |
Пәрдәләр саны | 3 пәрдә |
Беренче куелыш | 17 июнь 1939 |
Төп партияләр
үзгәртү- Булат, качкын — Ф.С. Маннапов, А.И. Артемов
- Рәйханә, крепостной кыз — Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова
- Бикә, алпавыт хатын — Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкулова
- Аблай, аның приказчигы — З.Х. Бичурин, М.К. Булат
- Кирәмәт, үсмер егет — Фәхри Насретдинов, Ә.Ә. Сәйфетдинов
- Андрей, рус крепостное, күрше имениедән — Ф.Ә. Әхмәдуллин, А.М. Пустоветов
- Палчевский, майор, күрше имение алпавыты — В.А. Обухов
Тарих
үзгәртүМәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы татар опера студиясе белән төзелгән килешү нигезендә (25.04.1935), Әхмәт Фәйзи 1935 елда бер актлы «Качкын» либреттосын яза. 1937 елның май аенда төзелгән яңа килешү нигезендә, әлеге бер актлы либреттоны Пугачев хәрәкәтен яктырткан Булат батыр темасына опера өчен өч актлы либретто итеп үзгәртә. 1937 елда либреттоны тәмамлап, студия дирекциясенә тапшыра. Композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, студия укытучылары катнашында либреттоны тикшерү үткәрелә, опера язу өчен яраклы дип табыла. Либреттоның соңгы редакциясе белән студиянең әдәби бүлек җитәкчесе Муса Җәлил таныша, 1937 елның 8 июлендә уңай рецензия яза.
«Качкын» либреттосы нигезендә композитор Нәҗип Җиһанов опера яза. Татар дәүләт опера театры труппасының беренче сезоны 1939 елның 17 июнендә шушы опера белән ачыла. Матбугатта «Качкын» операсы «татар мәдәниятенең зур казанышы» дип бәяләнә.
Опера турында матбугат
үзгәртү- Заславский Д. Первая татарская опера. «Правда», 1939 ел, 18 июнь.
- Алексеев М. Открытие татарского оперного театра. «Советское искусство», 1939 ел, 16 июнь.
- Муса Җәлил. Качкын. «Кызыл Татарстан», 1939 ел, 12 июль.
- Терегулова Х. Качкын операсы. «Совет әдәбияты», 1939 ел, № 7.
Либретто эчтәлеге
үзгәртүI акт
үзгәртүУрып-җыю бара. Камчы тоткан Аблай хатын-кызларның эшләвен карап үтә. Ул чыгып киткәч, Рәйханә һәм кызлар сөйгән ярларын сагыну җырын җырлый. Сәхнә артында тарантас тавышы ишетеп, кызлар уракларын алып тиз генә чыгалар. Бикә приказчигы Аблай белән халыкны Ямәлкә Пугач һәм аның яраннары Җаекта батып һәлак булган дип алдарга килешәләр. Кырда эшләүчеләрне җыеп, шуны хәбәр итәләр. Рәйханә, белешмәстән, «Булат! Бәгырем!» - дип кычкырып җибәрә. Бикә Аблайдан аңлатуны таләп итә. Аблай: «Заводка мәҗбүри эшкә беркетелгән элекке ташчы Булат, припискадан качып кайтышлый, карак Ямәлкәгә кушылган, бу — аның сөяркәсе», - дип аңлата. Бикә, котырып, Рәйханәгә 30 камчы сугарга куша, хәтта үзе җәзаларга уйлый, ләкин йөрәгенә ябыша. Аны тарантасына озаталар. Сәхнәдә икесе калудан файдаланып, Аблай Рәйханәгә барып ябыша. Агач башында утырган Кирәмәт: «Яна, яна!» — дип кычкырып шуып төшә, Аблайны өркетеп, чыгарып җибәрә. Ерактан көймә акканы күренә, көймәченең җыры ишетелә. Бу Булат кайтып килә. Рәйханәне, суга ташланам дигәндә, Булат тотып кала. Икесе көймәгә утырып киткәнне күреп калган Аблай, күрше имениегә барып, качкынны тотарга солдатлар алып килергә китә.
II акт
үзгәртүКөймәдә Булат белән Рәйханә ярга килеп туктый. Сәхнәдә ыгы-зыгы, халык җыела. Шатлык-кайгы бутала. Кызлар егетләр белән кара-каршы такмак әйтешеп, бииләр. Картлар һәм урта яшьтәге крәстияннәр кергәч, бию туктый. Авылдашлары бер-бер артлы Булатны йортларына дәшәләр. Булат коллыкка түзеп тормаска чакыра, кесәсеннән мөһерле кәгазь чыгарып укый: «Атаегыз Петр Федорович хәзрәтеннән Указ. Анык белегез, бүләклимен сезне бүгеннән: игелекле җир белән, балыклы су белән, йорт-каралты белән, үзегезнең бөтен теләгегез белән мин, атаегыз Петр Федорович, сез балаларымны бүләклим. Сез, бүгенән алып, балаларым, дала киекләре кебек ирекле».
Хәле бетеп, Андрей йөгереп керә, Аблайның күрше алпавыттан үзенә солдат соравын әйтә.
Ул арада майор Палчевский белән Аблай, солдатлар ияртеп, килеп керә. Булатны таптыралар, халыкны кыйныйлар. Рәйханәне кулларын бәйләп, алып китәләр.
III акт
үзгәртүТөнлә Бикә утарында. Бикә кызларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итә. Рәйхананы җилтерәтеп, Бикә алдына бастыралар, Булатның кайда икәнен әйтергә боералар, каты кыйныйлар. Утарда янгын чыга. Булат җитәкчелегендә коралланган төрле милләт крәстияннары керәләр. Андрей куллары бәйләнгән алпавытын кертеп тапшыра. Бикәне, Аблайны, майорны халык күрше имениедәге Пугачев янына алып китә. Каты кыйналган Рәйханәне күтәреп, Кирәмәт керә. Булат белән Рәйханә бәхилләшә, Рәйханә үлә. Рәйханәне биек урынга күтәреп куялар. Яңа кызарып чыккан кояшның беренче нурлары Рәйханәнең йөзенә төшә.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Әхмәт Фәйзи. Әсәрләр. Биш томда. 4нче том. Либреттолар, проза әсәрләре. Казан: ТКН, 1985.
Сылтамалар
үзгәртү- Н.Г. Җиһановның йорт-музее сайты
- Татарга опера кирәкме(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Опера–балет театры сайтында, archived from the original on 2016-09-21, retrieved 2016-10-24
- ↑ Казан театр музее, archived from the original on 2019-09-01, retrieved 2016-10-24