Мөнирә Булатова

татар опера җырчысы (югары меццо-сопрано), мөгаллиммә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты

Мөнирә Закир кызы Булатова (Бикбулатова[2]) (1914 елның 19 мае, Архангельск2011 елның 31 мае, Казан) — күренекле татар опера җырчысы (югары меццо-сопрано), мөгаллиммә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күпсанлы медальләр иясе. 1943 елдан КПСС әгъзасы. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе (1963-1971). Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры (1967-1968).

Мөнирә Булатова
Туган телдә исем Мөнирә Закир кызы Булатова
Туган 19 май 1914(1914-05-19)
Архангельск, Россия империясе
Үлгән 31 май 2011(2011-05-31) (97 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Горький урамы, 17, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы, педагог, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе
Балалар кызы Дания
Бүләк һәм премияләре Хезмәт кызыл байрагы ордены Хезмәт кызыл байрагы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1914 елның 19 маенда Архангельскида дөньяга килә. 1925 елны аталары үлгәч, гаилә Идел буена, Кармыш авылына кайта. 1926 елны Мөнирә Казандагы Татар балалар шәһәрчеге мәктәбенә урнаша. 1930 елдан Вахитов исемендәге май комбинатында эшли, Казан индустриаль техникумының (ВТУЗ) кичке химия бүлегендә, 19341936 елларда Көнчыгыш музыка техникумының кичке бүлегендә (К.А. Апухтина классы), 19361938 елларда Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (проф. М.В. Владимирова курсы) укый. 1953 елда ул Мәскәү консерваториясендәге вокал факультетын (экстерн тәртибендә) уңышлы тәмамлый.
1953 елда Мәскәү консерваториясен тәмамлагач, Казандагы театрда урын булмау сәбәпле, 3 ай Ленинградта Киров театрында эшләп ала, аннан Мәскәүгә күчеп, ССРБ Гастрольбюро солисткасы булып эшли.

Җырчы беренче тапкыр тамашачы алдында 1939 елда Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсында Бикә партиясе белән чыгыш ясый. Кырык ел дәвамында ул төп солистларның берсе булып тора: чит илләр, рус, татар композиторлары операларында дистәләрчә партияләрне башкара. Аның милли опера репертуарын булдыру һәм формалаштырудагы роле дә гаять зур: Мөнирә «Жәлил» (Хәят), «Алтынчәч» (Тугзак), «Наёмщик» (Шәрифә Бикә), «Башмагым» (Жиһан) һәм башка спектакльләрендә онытылмас образлар тудырган.

Мөнирә Булатова шулай ук үзен татар һәм рус композиторлары романсларын башкаручы оста җырчы буларак таныта. Рөстәм Яхин романсларының күпчелеген башкара.

Җырчы ССРБ шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Монголиядә бик куп гастрольләрдә була[3]. Бөек Ватан сугышы елларында ул концерт бригадасы белән 70 тапкырдан артыграк өченче Балтыйк буе фронты солдатлары алдында, Совет Армиясе частьләре, госпиталь һәм санчастьләрдә, шулай ук фронтка ярдәм йөзеннән оештырылган концертларда чыгыш ясый.

1963-1971 елларда җырчы Бөтенсоюз театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе булып торды, Советлар Союзы — Чехословакия дуслыгы җәмгыятенең Казандагы бүлеге җитәкчесе иде, шәһәр Шурасы депутаты итеп сайланды.

1978 елдан Мөнирә Казан дәүләт мәдәният институтында укытты.

Мөнирә Закир кызы Булатова 2011 елның 31 маенда Казанда вафат булды. Аның белән хушлашу 1 июнь көнне узды.

Опера репертуары үзгәртү

Көнбатыш Аурупа һәм рус опералары үзгәртү

  • Кармен — «Кармен» Ж. Бизе
  • Кончаковна — «Кенәз Игорь» А. Бородин
  • Маддалена — «Риголетто» Дж. Верди
  • Зибель — «Фауст» Ш. Гуно
  • Княгиня — «Русалка» А. Даргомыжский
  • Лючия — «Авыл намусы» (Сельская честь) П. Масканьи
  • Марина Мнишек — «Борис Годунов» М. Мусоргский
  • Сукыр (Слепая) — «Джоконда» А.Понкиелли
  • Сузуки — «Чио-Чио-сан» Дж. Пуччини
  • Любава — «Садко» Н. Римский-Корсаков
  • Любаша, Дюнаша — «Патша кәләше» (Царская невеста) Н. Римский-Корсаков
  • Ольга, Няня — «Евгений Онегин» Пётр Чайковский
  • Полина, Миловзор, Графиня — «Пики дамасы» (Пиковая дама) Пётр Чайковский
  • Княгиня — «Чародейка» Пётр Чайковский
  • Комиссар — «Оптимистик трагедия» А. Холминов

Татар опералары һәм музыкаль драма спектакльләре үзгәртү

Дискография үзгәртү

  1. «Сагыну» Заһид Хәбибуллин, Муса Җәлил
  2. «Партизанка» Фәрит Яруллин, Әхмәт Ерикәй
  3. Рәмзия ариясе («Идел ярында» музыкаль комедиясеннән) Заһид Хәбибуллин, Шәйхи Маннур
  4. «Эзләдем, бәгърем сине» Заһид Хәбибуллин, Әхмәт Ерикәй; «Күңелем өзгәләнгән минутларда» Рөстәм Яхин, Әхмәт Ерикәй
  5. «Тын бакчада» Мансур Мозаффаров, Әхмәт Ерикәй
  6. «Яңадан яз килер» Мансур Мозаффаров, Әхмәт Ерикәй
  7. «Кәккүк» Җәүдәт Фәйзи, Әхмәт Фәйзи; «Гармун» халык җыры
  8. Тугзак ариясе («Алтынчәч» операсыннан) Нәҗип Җиһанов; «Кошлар кебек» халык җыры
  9. «Идел ярларында басып торам» Рөстәм Яхин, Мостафа Ногман
  10. «Яшь наратлар» халык җыры; «Дулкыннар» Рөстәм Яхин, Муса Җәлил; «Кошлар кебек» халык җыры
  11. Мәрфуга ариясе («Фәридә» операсыннан) М. Юдин, Кави Нәҗми; Разия җыры («Самат» операсыннан) Хөснул Вәлиуллин, Хәй Вахит; «Соң мәртәбә» Җәүдәт Фәйзи, Һади Такташ
  12. «Гөлшаһидә җыры» Җәүдәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов
  13. «Фазыл чишмәсе» халык көе, Сибгат Хәким сүзләре; «Рәйхан» татар халык җыры, «Уракчы кыз» татар халык җыры; «Өмә җыры» (Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәт)

Гаиләсе үзгәртү

  • Әтисе Закир Бикбулатов (?-1925), әнисе Шәфикамал (1886-?). Чыгышлары белән Казан губернасы (хәзерге Чуашстанның Кузлаука районы) Кармыш (рәсми телдә Янгильдино) авылыннан.
    • бертуган апалары Мәрьям Бикбулатова (1910), укытучы; Суфия (1912), типография эшчесе.
    • бертуган энеләре Госман (1921-1943), хәрби очучы, Бөек Ватан сугышында һәлак була; Шамил (1925-1938), Мәскәүдә хәрби музыкантлыкка укый, янгында һәлак була.
  • I никахыннан улы Илдар (1943), сабый вакытында вафат.
  • II ире (1948-1954 елларда) Сергей Вейзе (?-1983), театр администраторы
    • кызы Дания Сергей кызы Булатова, Казан университетының филология факультетын тәмамлаган, Мәскәү университетының фәлсәфә факультетында диссертация яклаган, Мәскәү консерваториясендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Даниянең кызы Алиса.

Әдәбият үзгәртү

  1. Гүзәл Сәйфуллина. Сәхнә бәхете. Мөнирә Булатованың шәхесе һәм язмышы. Казан: ТГЖН, 1995.(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://pravo.tatarstan.ru/tat/npa_kabmin/post/?npa_id=206571
  2. Казанда мәктәпкә укырга кергәндә фамилиясен, кыскартып, Булатова дип язганнар
  3. Мөнирә Булатова вафат булды

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү