Нәҗип Җиһанов
Нәҗип Җиһанов, Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911 елның 15 гыйнвары —1988 елның 2 июне) — атаклы татар композиторы, Советлар Берлегенең һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, ике тапкыр икенче дәрәҗә Сталин премиясе һәм ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).Татар энциклопедиясе: 6 томда / Баш мөхәррир. — Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008—2021. — 719—655-715-?-?-611-511 б.
Нәҗип Җиһанов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов |
Туу көне | |
Туу урыны |
Уральск шәһәре |
Үлү көне | |
Үлү урыны | |
Җирләнгән: | |
Эшчәнлек еллары |
— |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар | |
Бүләкләр | |
IMDb |
Биографиясе
үзгәртүНәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Җаек шәһәрендә туа. Атасы Гаяз Садриҗиһан улы Сембер губернасы, Кормыш өязе, Петрякс волостенда, Сабачай авылыннан.[1] Бик яшьли ата–ана назыннан мәхрүм кала: әтисе аңа бер яшь, ә әнисе аңа биш яшь тулаганда вафат була. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары Уральск балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була. Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, тик берни дә барып чыкмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, бик талантлы бу баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов, ниһаять, техникумга керә.
Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев игътибар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аннан талантлы студентны консерваториянең өченче курсына кабул итәләр. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.
1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Казанда композитор татар шагыйре Муса Җәлил белән якыннан аралаша башлый. Шагыйрь аңа үзенең «Алтынчәч» поэмасына опера язарга сорый. Муса Җәлил моңа кадәр Мәскәүдәге бер композиторга да «Алтынчәч»кә көй яздыртып карый, әмма ул бик коры чыгып, Җәлил әсәре рухын чагылдыра алмый. Нәҗип Җиһанов язган операның премьерасы исә Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә — 1941 елның июлендә була. Соңрак композитор аның өчен Сталин премиясен алачак.
Муса Җәлилгә «сатлыкҗан» тамгасы салынганнан соң Нәҗип Җиһанов драматург Әхмәт Фәйзи белән «Шагыйрь» исемле опера иҗат итә. Андагы төп герой Нияз Уралов Җәлил кебек үк фашистларга әсирлеккә эләгә һәм шунда һәлак була. Спектакль 1947 елда сәхнәгә чыга һәм зур уңыш белән бара. Әмма берникадәр вакыттан соң хакимияттә утыручылар бу герой “сатлыкҗан Җәлил”нең үрнәге булуын аңлый һәм әсәрне репертуардан төшереп калдыра. 1953 елда, инде шагыйрь исеме акланганнан соң, Җиһанов «Шагыйрь» операсы нигезендә «Җәлил» операсын яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала.
1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда Җиһановка Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә.
Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. Ул Мәскәүгә хатлар юллый, һәм, ниһаять, 1944 елда Молотов кул куйган уңай резолюцияне көтеп ала. 1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
Композитор 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә.
Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Уфа шәһәрендә вафат була.
Төп әсәрләре
үзгәртүОпералар (Татар дәүләт опера һәм балет театрында кую даталары):
- «Качкын» (1939)
- «Ирек» (1940)
- «Алтынчәч» (1941, Сталин премиясе, 1948),
- «Шагыйрь» (1947),
- «Илдар» (1942, 2нче ред. ― Җиңү юлы, 1954),
- «Түләк» (1945, 2нче ред.- Түләк һәм Су-Сылу, 1967),
- «Намус» (1950), «Җәлил» (1957).
Кантата «Минем Республикам» (1960)
Оркестр өчен:
- 15 симфония (1973; 2нче — «Сабантуй» (1968); 3нче — «Лирик» (1971); 4нче (1973); 5нче (1974); 6нчы (1975); 7нче (1976); 8нче (1977); 9нче(1978); 10нчы (1979); 11нче(1980); 12нче (1981); 13нче (1982); 14нче (1983); 15нче (1984). 16нчы (1985)).
- Симфоник поэма «Кырлай» (1946).
- Татар халык көйләренә Сюита (1949),
- Симфоник новеллалар (1964);
- Симфоник җырлар (1965);
- «Нәфисә» увертюра-поэмасы (1952).
Фортепиано өчен әсәрләр, шулай ук «Балалар өчен фортепиано әсәрләре альбомы», «Фортепиано өчен биш әсәр» җыентыклары.
Җырлар, романслар, халык җырларын эшкәртү — барысы 100дән артык әсәр.
Хәтер
үзгәртү- 2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә исеме бирелә.
- Казан шәһәр Думасының 2011 елның 3 мартындагы 21-4 санлы карары белән Җиңү проспекты һәм Әлбирт Камалиев проспекты арасындагы участкасында урнашкан яңа формалашкан урамга Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән.[2]
- Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урамга исеме бирелгән.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Метрикә дәфтәрләре – хәтер сагында (Җаек шәһәре татарлары)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-18, retrieved 2017-05-15
Элгәре: 1945 ―вазифа булдырылган |
Казан дәүләт консерваториясе ректоры 1945—1988 |
Аннары: Рубин Абдуллин |