Төп менюны ачу

Җаек (каз. Oral, Орал, рус. Уральск) — Көнбатыш Казакъстанның Аурупа өлешендә, Җаек елгасы янында урнашкан шәһәр. Җаек (Уральск, Орал) Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең административ үзәге, Каспий буе түбәнлегенең төньяк өлешендә урнашкан. Гомуми мәйданы, тирә-яктагы шәһәр администрациясенә буйсынучы авыл территорияләрен кертеп, якынча 700 квадрат чакрым.

Җаек
Oral seal.svg
Ил Казакъстан
Область Көнбатыш Казакъстан
Координатлар 51°14'N, 51°22'E
Аким Уразов Сәмигулла Хәмзә улы
Нигезләнгән 1584 ел
Элеккеге исемнәр Яицкий городок, Уральск
Мәйдан 700 км²
Климат кискен-континенталь
Халык саны 216 467[1] кеше
Милли состав 54,62% казакълар, 38,14% урыслар,
2,40% украиннар, 2,05% татарлар[2]
Сәгать кушагы UTC+5
Телефон коды +7 7112
Почта индексы 090000-090013
Кардәш шәһәрләр Атырау, Плоешт, Искешәһәр, Острава, Ырынбур һәм Расту

Халык саны — 216 467 [1] кеше (2010). Шәһәрдә яшел утыртулар мәйданы 6000 һектар тирәсе. Торак фонды — 4 млн м²

Эчтәлек

ГеографияҮзгәртү

Җаек Урал елгасының урта агымында, уң ярыңда һәм Чаган елгасының түбән агымы, сул ярында урнашкан. Чаганның уң кушылдыгы Деркул елгасы шәһәр һәм Деркул поселогы яныннан үтә. Иң зур биеклек — Свистун-гора тавы.

КлиматҮзгәртү

  • Уртача еллык температура — +6,2 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 70%
Җаек климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 6,6 5,6 21,6 31,1 35,4 40,6 41,6 40,7 38,8 28,0 18,0 8,7 41,6
Уртача максимум, °C −6,5 −6,2 0,4 14,1 22,7 28,1 29,9 28,2 21,6 12,0 1,5 −4,7 11,8
Уртача температура, °C −10,4 −10,6 −4,1 7,9 15,7 21,0 22,9 20,9 14,4 6,3 −2 −8,2 6,2
Уртача минимум, °C −14,2 −14,8 −8,2 2,4 8,8 14,0 16,0 14,1 8,2 1,9 −5,1 −11,7 1,0
Абсолют минимум, °C −43,1 −40,5 −35,2 −24,3 −6,8 −1,1 4,3 0,4 −7,6 −19,2 −32,6 −39,2 −43,1
Явым-төшем нормасы, мм 28 20 23 21 29 32 43 26 28 40 29 29 348
Чыганак: Погода и Климат

ХалыкҮзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 1999[7] 2009[8]
103 914 134 162 167 352 199 835 221 855 247 236

Милли состав (2010): казакълар — 54,62%, урыслар — 38,14%, украиннар — 2,40%, татарлар — 2,05%[2]

Атаклы кешеләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү