Гавриил Державин
Гавриил Державин, Гавриил (Гаврила) Роман улы Державин (рус. Гавриил Романович Держа́вин, (1743 елның 3 (14) июле, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Сокуры ― 1816 елның 8 (20) июле, Новгород губернасы, Новгород өязе, Званка утары) — шагыйрь, сенатор, Россия империясе юстиция министры (1802―1803).
Гавриил Державин | |
---|---|
Г.Р. Державин (1743-1816) | |
Тугач бирелгән исеме: | Гавриил Романович Державин |
Туу датасы: | 3 (14) июль 1743[1][2][3] |
Туу урыны: | РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Сокуры |
Үлем датасы: | 8 (20) июль 1816[1][2][3] (73 яшь) |
Үлем урыны: | РИ, Түбән Новгород губернасы Званка авылы |
Милләт: | рус |
Ватандашлык: | Русия империясе |
Эшчәнлек төре: | язучы, сәясәтче |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | мәдхия |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Бүләкләр: | |
Имза: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1743 елның 3 (14) июлендә Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Лаеш районы) Сокуры авылында туган. XV гасырда Мәскәү кенәзе Василий IIгә хезмәткә күчкән Олы Урда татар морзасы Бәһрамнан килүче асылзат Державиннар Казан губернасында Мишә буенда җир биләмәләренә хуҗа булган [4].
Г. Р. Державин Казанда 1763, 1774-1775, 1778 елларда була. Соңгы тапкыр — әнисе вафат булгач.
1758-1861 Казанда Беренче ир балалар гимназиясендә укый.
Болгарга археологик экспедициягә бара.
Чабаксар шәһәренең планын төзүдә катнаша.
Яхшы укыганы өчен кондуктор дәрәҗәсе ала.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1762 елда хәрби хезмәткә алына һәм Петербургка китә.
- 1784 елда Казан губернаторы урынын сорый, ләкин Олонец шәһәре (Карелия) губернаторы итеп билгеләнә.
- 1786—1788 — Тамбов наместниклыгы хакиме.
- 1791—1793 — Екатерина IIнең кабинет-сәркатибе.
- 1793 елдан ― сенатор, тайный советник.
- 1795-1796 — Коммерц-коллегия президенты.
- 1802—1803 — Россия империясе юстиция министры.
Гаиләсе
үзгәртүИҗаты
үзгәртүӘсәрләрендә Казан мотивлары чагылыш таба. Шигырьләрендә Екатерина IIгә, гаскәр башлыкларына мәдхия җырлый, тәкәббер түрәләрне, патша сарае даирәсенең әхлаксызлыгын фаш итә.
- 1779 «Кенәз Мещерский үлеменә мәрсия» (Ода на смерть князя Мещерского)
- 1782 «Фелица»
- 1784 «Ходай» (Бог)
- 1789 «Морза хыялы» (Видение Мурзы, 1791 елда басылган)
- 1791-1794 «Шарлавык» (Водопад, 1798 елда басылган)
- 1779 «Императрицаның Казанга килүе уңае белән» (На шествие императрицы в Казань)
- 1779 «Казанда императрицага күрсәтелгән маскарад уңаеннан» (На маскарад, бывший перед императрицей в Казани)
- 1811-1813 «Язмалар» (Записки, 1859 елда басылган)
- 1814 «Явыз Иван, яки Казанны буйсындыру» (Грозный, или Покорение Казани) опера либреттосы.
Өземтәләр
үзгәртүАфина кебек үк, минем туган шәһәрем Казан үзенең иң яхшы тел-әдәбият укуханәләре белән дан казаныр Г. Державин[5]
|
... Ул даһиның фикер йөртүе дә татарча иде А.С. Пушкин
|
Их, бу алтын вакытның Казанда тәгәрәве! И минем тәүге көннәремнең бишеге! «Арфа» (1798)
|
Әсәрләре
үзгәртү- Сочинения, с объяснительными примечаниями Я.К. Грота. В 9 т. СПб., 1864-1883.
- Стихотворения. М., 1963.
Хәтер
үзгәртү- 1847 елда «Рус әдәбиятын сөючеләрнең Казан җәмгыяте» Казан император университеты ишегалдында татарлар «Бакыр бабай» дип атый торган Державин һәйкәлен куюны оештыра. Шунда ук Державин исемен йөртүче бакча утыртыла.
- 1997 елның 16 августында Лаешта Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее ачылган.
- 2000 елда Татарстан язучылар берлеге һәм Лаеш районы хакимияте рус телендәге күренекле әсәрләр өчен ел да бирелә торган Державин исемендәге әдәби премия булдыра[6].
- 2003 елда Лаеш районы Сокуры авылында Державинга бюст куела.
- 2003 елда Казандагы һәйкәле торгызыла.
- ТРның Милли музеенда Державинның әйберләре (сәгать, өстәл, кәнәфи, язу өстәле), хатынының арфасы һәм Казандагы Державин һәйкәлендәге грация фигурасының башы саклана.
- РФдә Державин исеме белән шәһәр дәрәҗәсендәге һәм иҗтимагый премияләр булдырылган[7].
- Казан шәһәре башкарма комитетының 2015 елның 23 сентябрендәге 3532 санлы карары белән Залесный районындагы яңа формалашкан урамга шагыйрь исеме бирелгән[8].
- 2018 елда Лаеш районы Сокуры урта мәктәбенә Гавриил Державин исеме бирелде[9].
Чыганаклар
үзгәртү- Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.
Әдәбият
үзгәртү- Сочинения Державина. Китапта: Белинский В.Г. Полное собрание сочинений. Т. 6. М.,1955.
- Г. Державин. История и современность. Казан, 1993.
Сылтамалар
үзгәртү- Г.Р. Державин «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 22 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ 2,0 2,1 Большая российская энциклопедия — Москва: Большая российская энциклопедия, 2004.
- ↑ 3,0 3,1 Исаев Ю. Н. Чувашская энциклопедия — Чувашское книжное издательство, 2006. — 2567 бит — ISBN 978-5-7670-1471-2
- ↑ ЭСБЕ/Державины(рус.)
- ↑ В.И. Панаевка язган хатында
- ↑ Державин премиясе
- ↑ Литературные премии России
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-18, retrieved 2017-05-15
- ↑ Сокуровской школе присвоили имя Гавриила Державина. Татар-информ, 14.09.2018
Элгәре: ? |
Россия империясе юстиция министры 1802—1803 |
Аннары: ? |