Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Болгар (tat. lat. Bolğar şähäre, tat. ar. بلغار) – Идел буе Болгарының башкаласы (VIII гасырдан XIII гасыр уртасына кадәр), соңрак Алтын Урданың иң зур шәһәрләреннән берсе. Идел елгасы ярында, Казаннан 130 км ераклыкта урнашкан.

Болгар
Болгар шәһәрлеге (Татарстан)
Болгар шәһәрлеге
Болгар шәһәрлеге, Татарстан
Исеме Болгар
Дәүләт Идел буе Болгары
Координаталары т. к. 54° 58’ 0" (54° 58’ 0). ″ кч. о. 49° 4’ 0" (49° 4’ 0)
Нигезләнүе датасы X гасыр
Нигезләнүчесе Котраг - хан
Җимерелү датасы 1431 ел
Археология мәдәнияте Урта Гасырлар чоры
Хәзерге исеме Болгар музей тыюлыгы
Кара пулат - борынгы Болгар мәхкәмә бинасы
1732 елда төзелгән урыс чиркәве һәм күптән түгел реставрация вакытында төзелгән манара

2014 елның 23 июненда Катар башкаласы Доһада узган чираттагы 38нче утырышында Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемелегенә кертелде.

Тарих үзгәртү

Атама тарихы үзгәртү

Элекке Никольское, Чертыково авылы, 1781 елдан Спас өяз шәһәре, 1926 елдан Спас-Татарский, 1935 елдан Куйбышев, 1991 елдан Болгар.

Болгар турында беренче мәгълүматлар Х гасырда гарәп чыганакларында очрый. Иң беренчеләрдән булып , күренекле классик гарәп география вәкиле, ал Балхи язмаларында искә алынган : "Болгар - дәүләт исеме, анда яшәүчеләр ислам динен тоталар , һәм төп мәчет урнашкан шәһәрнең исеме. Ул шәһәрдән ерак түгел , Сивар шәһәре урнашкан. Мөселман дин әһәле сүзләре буенча ике шәһәрдә яшәүчеләр саны 10 000 меңгә кадәр җитә ."

  Болгар шәһәрчеге Х-ХV гасырларда Урта Идел һәм Урал буенда формалашкан һәм төп урынны тоткан уникаль цивилизация дәрәҗәсенә җиткән аерым бер археологик күренеш . Ул 1431 елда рус кенәзе Федор Пестрый гаскәре тарафыннан юкка чыгарыла. Аның чәчәк атып яшәгән чоры XIV гасырга карый. Икенче төрле әйтсәк, Болгар — Алтын Урда чоры шәһәре. Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган һәм дә археологик казу эшләре вакытында табылган таш-кирпеч архитектура корылмаларының барысы да монгол-татарлар хакимлек иткән заманнарга нисбәтле. Озынлыгы 8 чакрымга җитә язган һәм 380 га мәйданны колачлаган борынгы шәһәр ныгытмаларын да XIV гасыр урталарында гына төзегәннәр. Атаклы Ага-Базар урынын казыганда килеп чыккан күпсанлы бакыр-көмеш тәңкәләр арасында X — XI йөзләрдә сугылганнары юк. Нумизматлар Ага-Базарның сәүдә үзәге буларак иң актив яшәү чорын XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы белән билгели. Ә менә борынгы Болгар истәлекләрен карарга килгән туристларга экскурсия үткәрүче музей хезмәткәрләре, боларны белепме-белмичәме дигәндәй, ягъни Болгарның монгол яуларына кадәрге һәм Алтын Урда чорындагы тарихын аерып тормыйча гына, Идел Болгарстанының «иң эре» шәһәрләреннән берсе, халыкара сәүдә үзәге буларак бөтен дөньяга танылган башкаласы, 922 елда Алмыш ханның биредә Багдад илчелеге арадашчылыгында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе һ.б. турында дөреслеге чыганаклар белән расланмаган, фәндә бәхәсле саналган әйберләр турында сөйли.

Мәгариф

Болгарда техникум, 2 урта мәктәп, П.А. Карпов ис. 1 кадет-мәктәп-интернат, 1 санаторий-мәктәп-интернат, сәламәтлеге чикле балалар өчен 1 мәктәп-интернат, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Регата» балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясе, 4 балалар бакчасы эшли (2017).

Халык үзгәртү

Болгар дәүләте төрки дәүләт булган — күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә.

Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге чирмеш, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.

Халык саны үзгәртү

Халык саны буенча РТның иң кечкенә шәһәре. Территориясе - 8,0 км² , халык саны - 8369 кеше. Ир атлар - 46,1 % ,хатын кызлар - 53,9%.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү