Алмыш Җәгъфәр ибн Шилки яки Алмыш әмир, Алмуш, Алмас, Алмыш мәлик, Алмыш патша, Алмыш (Абдаллаһ) Җәгъфәр ибн Шилки, Алмыш илтәбәр (آلمش جعفر ابن شیلکی, tat.lat. Almış Cağfar ibn Şilki(үле сылтама)) (VIII гасыр-925) — Идел буе Болгары җиденче хәкиме, беренче Идел Болгары Әмире, Шилки илтәбәр улы. Ислам дине кабул иткәннән соң Абдаллаһ Җәгъфәр ибн Шилки.

Алмыш әмир
آلمش جعفر ابن شیلکی
Туган телдә исем Алмыш Җәгъфәр ибн Шилки
Туган IX гасыр
Болгар шәһәре
Үлгән 925 ел
Болгар шәһәре
Милләт болгар
Ватандашлыгы Идел буе Болгары
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Балалар Микаил ибн Җагфар, Әхмәд ибн Җагфар
Ата-ана
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Алмыш Җәгъфәр ибн Шилки хәкимлеге чорында Ислам дине Идел буе Болгары дәүләтендә рәсми рәвештә кабул ителә.

Ислам дине кабул итүе үзгәртү

Алмыш, Багдад хәлифәтенә илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен үзенә фәкыйһ—шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән. Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән.

 
Алмыш ханның Биләр тарих һәм археология музеенда сыны

Багдадтан илчелеге үзгәртү

 
Багдадтан илчелеге килүе

922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә—берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.)

Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 12 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.

Болгар патшасы Алмыш (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәт бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагы тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар.

Ислам дине рәсми рәвештә игълан итүе үзгәртү

Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән.

Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләр чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең—Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.

Алмыш Ислам дине кабул иткәннән соң Абдаллаһ исеме алган. Әмир Абдаллаһ Җагфар ибн Шилки - беренче Болгар әмире булган.

Истәлек үзгәртү

1989 елда — Һиҗри белән 1410 да — Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы тантаналы төстә билгеләп үтелде. Тантаналар Идел буенда Болгар шәһәрлегендә дә үткәрелде. Бу зур юбилейда катнашу өчен Шәрыкның 20 дән артык мөселман иленнән һәм шулай ук Көнбатыш Европаның байтак илләрендәге ислам җәмгыятьләреннән вәкилләр килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында, азан әйтелгәннән соң, хөтбә укылды.

Бу "Болгар җыены" һәр елда Татарстанда үткәрелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.