Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее

Лаеш төбәге музее, Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее (рус. Музей Лаишевского края имени Г. Р. Державина) — Татарстан Республикасы Лаеш шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 1992 елдан ТР милли музее филиалы, 2005 елдан Лаеш районы муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы. Музей вакыйгалы туризм челтәренә кертелгән. Күренекле рус шагыйре Г. Р. Державинның тормыш юлы белән таныштыра. Музейның бер филиалы бар.

Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее
 Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее Викиҗыентыкта
Лаеш төбәге музее
Нигезләү датасы 1997
Урын 422610 ТР, Лаеш, Лебедева ур., 32
Директор Фәридә Гафиулла кызы Мортазина[1]
Сайт Сайт
 Лаеш төбәге музее Викиҗыентыкта
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.
Г. Р. Державин. (17431816)
Музей элек урнашкан бина

Тарих үзгәртү

Музейга нигез 1968 елда салынган. 1997 елның 16 августында ачылган. Нигезләүче — Ян Александр улы Гайдукевич (1917-1991). 2003 елда төзелгән Лаеш балалар сәнгать мәктәбе[2] бинасында урнашкан. Экспозиция 2006 елда булдырылган.

Бина үзгәртү

Музейның берничә мәртәбә урыны үзгәрә. 2017 елда Лаешның тарихи үзәген караган вакытта Рөстәм Миңнеханов музейга 1 мең квадрат метр мәйданлы элекке прогимназия (1864 елгы) бинасын тапшырырга куша. 2022 елда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында музейда зур реконструкция башлана. Эшләр бер елдан соң, бөек рус шагыйре һәм танылган дәүләт эшлеклесе, Лаеш районында туган Гавриил Державинның 280 еллыгына төгәлләнә. Ремонт эшләреннән тыш, музейның экспозициясен яңартканнар, фонд җиһазлары, мультимедиа аппаратуралары сатып алынган, проекторлар, экраннар һәм кирәкле мебель белән җиһазландырылган.

Бүген музейда 10 меңнән күбрәк әйбер саклана. Экспозиция 7 залда тәкъдим ителә[3]

Төп юнәлешләре үзгәртү

Музей эшчәнлегенең төп юнәлешләре: фәнни–фонд туплау, фәнни–тикшеренү, мәдәни-белем бирү. Музейның төп эшчәнлеге: ватандарлык - кече Ватан белән горурлану хисе уяту, әхлакый тәрбия бирү. Музейга килүчеләр Лаеш төбәге халыклары йолалары белән таныша, мастер–классларда үз куллары белән төрле әйберләр ясый ала.

Музей «Каравон» бәйрәмен, Г. Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигырь фестивален уздыруда катнаша.

Экспозицияләр үзгәртү

  • Борынгыдан ХХ гасыр башына кадәр Лаеш төбәге
  • XVI гасыр уртасыннан ХХ гасыр ахырына кадәр Лаеш шәһәре
  • Лаеш районының икътисады үсеше

2001 елда аерым залда Россиянең XVIII гасыр дәүләт эшлеклесе, Лаеш төбәгендә туган танылган шагыйрь Гавриил Роман улы Державинга (17431816) багышланган «Вакыт елгасы: Державин тормышы» бүлеге урнаштырылган[4]

Экскурсияләр үзгәртү

Музей филиалы үзгәртү

Г. Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның филиалы — Хәрби Дан музее 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ачыла. Адресы: 422610, Татарстан Республикасы, Лаеш шәһәре, 1 Май урамы, 16нчы йорт. Музейның экспозициясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның шәхси әйберләре, кораллар, хәрби кием, сугыш еллары йорт кирәк-яраклары, фронттан килгән хатлар, газеталар, китап һәм листовкалар, мактау грамотасы һәм башка материаллар күрсәтелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү