Беренче Казан ирләр гимназиясе

Казанның беренче ирләр гимназиясе (рус. Первая Казанская мужская гимназия) — Казанда 1758 елда нигезләнгән уку йорты, илнең иң борынгы урта уку йортларының берсе, Россия империясендә өченче булып ачылган гимназия. Төбәк мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән. Гимназиядән сайлап алынган 33 студент белән 1804 елның 5 ноябрендә Казан университеты ачыла[1]. 1932 елданКазан авиация институтының (хәзер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) беренче уку бинасы.

Беренче Казан ирләр гимназиясе
Нигезләнү датасы 1758
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
Административ-территориаль берәмлек Казан губернасы, Казан өязе, Казан һәм Казанның 1-нче полиция бүлеге
Урам Карл Маркс урамы
Гамәлдән чыгу датасы 1917
Адрес Россия империясе, Казан губернасы, Казан шәһәре, Покрау урамы, 10 йорт
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Төркем:Беренче Казан ирләр гимназиясе укытучылары[d]
Карта

Беренче Казан ирләр гимназиясе
Эшләү еллары

17581917

Ябылган:

1917

Төре:

югары мәктәп (гимназия)

Адресы:

Русия империясе байрагы Казан, Покрау (хәзерге Карл Маркс) урамы, 10

 
«Беренче ирләр гимназиясе».
Н.П. Вагнер рәсеме

1758 елның 21 июле указы белән, Россия империясендә (Петербург һәм Мәскәүдән соң) өченче гимназия буларак ачыла. Баштагы елларда укытучылар белән Мәскәү университеты тәэмин итә. Беренче директоры (1758-1761 елларда) – XVIII гасырның билгеле драматургы - мәгърифәтчесе М.И. Верёвкин (1732-1795). 1824-1825 елларда гимназия белән булачак тарихи романнар авторы И.И. Лажечников (1792-1869) җитәкчелек итә.

XVIII гасырның 60нчы елларыннан гимназиядә укучылар һәм шәһәр театр сөючеләре көче белән халык алдында театр тамашалары күрсәтелә, шулай итеп Казанда театр тарихы башланып китә.

1788 елда гимназия ябыла. 1797 елда Россия императоры Павел I фәрманы белән гимназия өчен элекке Воскресенская (хәзерге Кремль урамында) бина төзелә.

Көнчыгыш телләре

үзгәртү

Гимназия көнчыгыш телләре көчле укытылу белән аерылып тора. 1759 елда ук татар сыйныфы ачыла. Татар теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, кытай, монгол, калмык, әрмән телләре укытыла. 1769-1785 елларда гимназиядә татар телен элек Казан адмиралтействосы тәрҗемәчесе булып торган Сәгыйть Хәлфин (1732-1785) укыта. Ул — татар мәгърифәтчеләре һәм тел белгечләре Хәлфиннәрнең гаилә башлыгы. Татар телен шулай ук М. Мәхмүдов (1820-1891), фарсы теленнән Алексей һәм Николай Казем-Беклар укыта.
1798 елдан славян телләре һәм арифметика сыйныфларында шагыйрь Н.М. Ибраһимов (1778-1818) укыта[2].
Көнчыгыш телләрен укыту, 1854 елда Казан университетының көнчыгыш факультетын Петербург универитетына күчергәч, туктала.

Азия басмаханәсе

үзгәртү

1801 елда гимназия бинасында Г. Бурашев тарафыннан Азия басмаханәсе ачыла һәм, Россия империясендә беренче буларак, гарәп һәм татар телләрендә китаплар бастыра башлый. Басмаханә 109 исемдә (күбесенчә, дәреслекләр, матур әдәбият, дини әдәбият әсәрләре) татарча китап бастыра. 1829 елда басмаханә Казан университеты басмаханәсенә кушыла.

 
1797 елда гимназия өчен махсус төзелгән бина, хәзер КДУ бинасы.

1761-1774 елларда гимназия агач бинада (хәзерге К. Маркс һәм Жуковский урамнары чаты, 43/13 йорты) урнаша. 1774 елда Казанны Е. Пугачев гаскәре алганда, агач бина яна. Янган бина урынында XVIII гасырның 70нче еллар ахырында архитектор, 1783-1791 елларда Казан губернасының баш архитекторы булып торган В.И. Кафтырев (?-1807) тарафыннан соңгы барокко стилендә, кирпечтән, турыпочмаклы итеп махсус бина төзелә.
1798 елда гимназия Воскресенская урамындагы (хәзер Кремль урамы) губернатор йортына күчерелә. 1805 елда әлеге бинада Казан университеты да урнашкач, гимназия өчен махсус бина төзергә карар кылына. 1807 елда сәүдәгәр Х.Л. Молоствовның XVIII гасыр ахырында Казан губернасының 1796-1804 елларда баш архитекторы булып торган архитектор Ф.Е. Емельянов (1761/62-?) проекты буенча төзелгән ике катлы таш йорты (хәзерге Карл Маркс урамы, 10) сатып алына. XIX гасырның 20нче елларында М.П. Варенцов (Коринфский) (1788-1851) җитәкчелегендә архитекторлар В.А. Смирнов һәм 1804-1809 еларда Казан губернасының баш архитекторы булган Я.М. Шелковников (1774-1809) бинаны үзгәртеп коралар. Бинаның фасады үзгәрешсез диярлек саклана, икенче каттагы киң почмак тәрәзәләре ике таррак тәрәзәгә алыштырыла. Төп керү юлы алты колонналы коринф портигы белән бизәлә, фронтон урынына портик өстенә зур балкон-терраса төзелә. Йортның урта өлешенә тагын бер кат өстәлә.
1836 елда гимназиядә булган Россия императоры Николай I аңа Воздвиженская чиркәвен бирергә куша [3].

Инкыйлабтан соң

үзгәртү
 
КАИның 1нче уку бинасы

Октябрь инкыйлабыннан соң элекке Беренче гимназия бинасында яңа совет мәктәбе ачыла. 1932 елда Казан университетының аэродинамика бүлеге нигезендә оешкан Казан авиация институты урнаша. Яңа вузны оештыруга галим-механик Н.Г. Четаевның (1902-1959) хезмәте күп керә.
1939 елда архитекторлар Ә.Һ. Бикчәнтәев (1911-1985) һәм В.А. Дубровин проекты буенча бина зур үзгәртү кичерә: аңа неоклассицизм стилендә төзелгән янкормалар өстәлә.

Бина диварында Н.Е. Федосеев, Н.Г. Четаев, И.И. Шишкин һ.б. хөрмәтенә истәлек такталары куелган.

Шәхесләр

үзгәртү

Директорлар

үзгәртү

Укытучылар

үзгәртү
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны әлма-матер һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Даниил Савич 1730 Сумы Киев-Могилән академиясе
Һалле-Виттенберг үнивирситите
галим 1763
1769 1785 Сәгыйть Хәлфин 1732 Иске Бистә укытучы
мәгърифәтче
1785
Иван Эрих 1755 Эрфурт 1826
Лев Левицкий 1772 Россия империясе фәлсәфәче 1807-01-25
Нигъмәт Ибраhимов 1778 Казан Мәскәү император университеты шагыйрь
прозачы
1818-04-17
Иван Делакроа 1781-08-26 Вольск язучы
шагыйрь
тәрҗемәче
драматург
офицер
дәүләт хезмәткәре
урта белем бирү оешмасында укытучы
1852-04-19
Михаил Полиновски 1785 Шуран Казан руханилар академиясе мөхәррир No/unknown value
Михаил Грацинский 1800 Россия империясе Баш педагогика институты галим No/unknown value
1823-08-24 Иван Грацинский 1800-01-02 Горетово Казан (Идел буе) федераль университеты
Рәзән руханилар семинариясе
Казан руханилар семинариясе
Ivan Florovich Gratsinsky 1887-05-06
Иван Верниковский 1800-05-11 Мазыр павәте Вилнә император университеты телбелгеч Jan Wiernikowski 1864
1877
Александр Попов 1808 Волгоград Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
шәркыятьче
mongolist
1865
Галсан Гомбоев 1822 Байкал арты өлкәсе этнолог
ethnographer
1863-06-11
Алкуин Шарбе 1823 Грос-Зарау Казан (Идел буе) федераль университеты 1873
Михаил Навроцкий 1823-11-11 Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
шәркыятьче
телбелгеч
гарәбиятче
1871-01-21
Константин Голстунский 1831-06-14 Василсурски Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан Император университеты
монгол халыкларын өйрәнү 1899-07-04
Николай Нелидов 1832-12-16 Иске Майна Казан Император университеты хокук галиме 1888-10-28
Мемнон Петровский 1833-01-29
1833-02-10
Василсурски Казан (Идел буе) федераль университеты филолог
тәрҗемәче
укытучы
1912-04-13
1912-04-26
Николай Чернеевски 1835-05-10 Киров Нократ ирләр гимназиясе укытучы
математик
педагог
1870-04-19
Порфирий Гвоздев 1840 No/unknown value Пинзә руханилар симинариясе укытучы 1901-12-23
1877 1880 Стефан Кузнецов 1854-07-30 Пахотная Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан Император университеты
тарихчы
археолог
ethnographer
1913-08-13
Платон Граве 1867-04-07 Рязань Икенче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
математик 1919-11-18
Василий Доманжо 1881-04-29 Пенза губернасы Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
галим 1922-09-09


Тәмамлаучылар

үзгәртү

Гимназиядә ил тарихында һәм мәдәниятендә зур урыннар алачак шәхесләр укып чыга.

башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Василий Попов 1745-12-17
1743-12-17
Казан губернасы офицер
дәүләт эшлеклесе
сәясәтче
Vasili Stepanovich Popov 1822-11-05
1822-11-17
1805 Андрей Кайсаров 1787 Александровка физик Казан Император университеты 1854-07-16
Александр Панаев 1788 No/unknown value 1868
Дмитрий Княжевич 1788-04-25 Санкт-Петербург Dmitry Maksimovich Knyazhevich 1844-10-01
Пётр Кондырев 1789 No/unknown value галим
шагыйрь
Казан Император университеты No/unknown value
1823-03-24
Михаил Рыбушкин 1792 Сембер өлкәне өйрәнүче Казан Император университеты 1849-03-20
Владимир Панаев 1792-11-06 Тәтеш язучы
шагыйрь
1859-11-20
Николай Алёхин 1794 Казан губернасы университет профессоры Казан Император университеты 1819-02-04
Александр Лентовский 1798 табиб 1867
Дмитрий Протопопов (медик) 1799 табиб
укытучы
Казан Император университеты 1857-02-21
Николай Юферов 1800 No/unknown value Казан Император университеты 1864-01-18
Александр Попов 1808 Волгоград шәркыятьче
mongolist
Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан руханилар академиясе
Санкт-Петербург дәүләт университеты
Казан Император университеты
1865
Алексей Тимофеевич Покровский 1808 укытучы Казан Император университеты No/unknown value
Салихҗан Күкләшев 1811-03-01 Ырынбур язучы 1863
1864
1878
1830s Шаһиәхмәт Алкин 1812 Казан 1879
Алексей Тимофеев 1812-03-27 Кормыш язучы 1883-07-13
1835 Габдүш Ваһапов 1814 Казан 1873
Николай Второв 1818-09-21 Самар өлкәне өйрәнүче Nikolay Ivanovich Vtorov 1865-12-13
Иван Холмогоров 1819-08-01 No/unknown value укытучы Санкт-Петербург дәүләт университеты
Русия Милли китапханәсе
1891-11-04
Михаил Ляпунов 1820-10-12 Плетниха йолдызбелгеч Икенче Казан ирләр гимназиясе
В. П. Энгелһардт ис. йолдызбелем күзәтүханәсе
Демидов юридик лицее
Казан Император университеты
1868-12-02
Доржи Банзаров 1822 Додо-Ичөтуй тарихчы Dordji Banzarov 1855
1855-03
Михаил Навроцкий 1823-11-11 шәркыятьче
телбелгеч
гарәбиятче
Беренче Казан ирләр гимназиясе
Санкт-Петербург дәүләт университеты
Казан Император университеты
1871-01-21
Михаил Имшенецкий 1828 Ижау Сарытау ирләр гимназиясе
Икенче Казан ирләр гимназиясе
No/unknown value
1843 1849 Иван Шишкин 1831-01-13 Алабуга рәссам
printmaker
сынлы сәнгать эшлеклесе
graphic artist
Югары сынлы сәнгать академиясе Ivan Shishkin 1898-03-08
1849 Константин Голстунский 1831-06-14 Василсурски монгол халыкларын өйрәнү Беренче Казан ирләр гимназиясе
Санкт-Петербург император университеты
1899-07-04
Мөхәммәт-Хәнәфия Батыршин 1833-06-27 Стәрлебаш районы табиб 1912-11-05
Николай Манасеин 1834-11-19 Казан губернасы сәясәтче Nikolay Manasein 1895-09-16
Госман Саинов 1835-10-02 No/unknown value Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе No/unknown value
Пётр Пашино 1836 Эрбет шәркыятьче
сәяхәтче
публицист
Урман институты 1891-09-03
Александр Овсянников 1842 Шуран галим
урта белем бирү оешмасында укытучы
1899
Äbüsöğüd Äxtäm 1843-10-07 адвокат
сәясәтче
Akhtyamov Abussugud 1920
Дмитрий Клеменц 1847-12-14
1848-12-15
Горяиновка сәнгать белгече
археолог
антрополог
ethnographer
инкыйлабчы
язучы
географ
1914-01-08
Александр Догел 1852-01-15
1852
Паневеҗис табиб
гистулыг
имбриюлыг
Тум император университеты
Санкт-Петербург дәүләт университеты
Alexander Dogiel 1922-11-19
1873 Стефан Кузнецов 1854-07-30 Пахотная тарихчы
археолог
ethnographer
Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан Император университеты
Тум император университеты
Мәскәү археология институты
1913-08-13
Фёдор Батюшков 1857-08-26
1857-09-05
1857-09-17
Kesma әдәби тәнкыйтьче
филолог
әдәбият белгече
театраль тәнкыйтьче
literary historian
университет профессоры
журналист
man of letters
Санкт-Петербург император университеты
Русия Милли китапханәсе
Fedor Batushkov 1920-03-18
1920-03-19
1920-03-17
Сергей Дунаев (1858) 1858-09-24 сәясәтче No/unknown value
Дмитрий Теренин 1873-09-27 No/unknown value сәясәтче No/unknown value
1892 Виктор Боголүбов 1874-04-07 Казан 1935-03-07
Дмитрий Марко 1878-08-14 Казан химик Пермь дәүләт университеты Dmitriy Marko 1963
Wilhelm Anderson 1880-10-28 Минск физик
йолдызбелгеч
астрофизик
университет профессоры
Тарту университеты Wilhelm Anderson 1940-03-26
Василий Доманжо 1881-04-29 Пенза губернасы галим Беренче Казан ирләр гимназиясе
Казан (Идел буе) федераль университеты
Пермь дәүләт университеты
Иркутск дәүләт университеты
1922-09-09
Александр Сливко 1884-08-04 Минзәлә шәһәре 1972-12-22
Борис Денике 1885-01-15 Казан галим Казан (Идел буе) федераль университеты 1941-10-14
Вальтер Андерсон 1885-10-10 Минск язучы
фәнни хезмәткәр
numismatist
literary historian
фольклорчы
Тарту университеты
Кил үнивирситите
Көнигсберг университеты
Казан (Идел буе) федераль университеты
Walter Anderson 1962-08-23
Нектарий 1902-05-26 Хахлау пыраваслау рухание 1969-03-09
Владимир Белокуров 1904-06-25 Түбән Ослан актёр
театр мөгаллиме
Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры
Маяковский театры
Мәскәү сәнгать театры
С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты
Vladimir Belokurov 1973-01-28


Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

үзгәртү
  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү