Рамил Хәйретдинов

Рамил Хәйретдинов, Рамил Равил улы Хәйретдинов, рус. Хайрутдинов Рамиль Равилович (1964 елның 16 июне, ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы) — тарихчы галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры (2013 елдан), тарих фәннәре кандидаты (1993), доцент, кафедра мөдире. ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2008, 2020), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2016) лауреаты.

Рамил Хәйретдинов
Р.Р.Хәйретдинов.jpg
Туган телдә исем Рамил Равил улы Хәйретдинов
Туган 16 июнь 1964(1964-06-16) (58 яшь)
ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы
Яшәгән урын Меридиян урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы
Эш бирүче Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Казан Кирмәне һәм Институт международных отношений КФУ[d]
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]
Гыйльми исем: доцент[d]

Commons-logo.svg Рамил Хәйретдинов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Р.Р. Хәйретдинов

1964 елның 16 июнендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетын «бик яхшы»га (1986), КДУ аспирантурасын (1989) тәмамлаган. «XVIII гасыр азагы — XIX гасырның беренче чиреге Казан губернасы авылы белән идарә итү» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993, фәнни җитәкчесе Миркасыйм Госманов). «Татарстан республикасында мәдәни мирасны саклау. 1920-1950 еллар» темасына докторлык диссертациясе әзер[2].

Хезмәт юлыҮзгәртү

Гыйльми-оештыру эшчәнлегеҮзгәртү

130 фәнни публикация авторы, шул исәптән XVIII-XIX гасырларда Казан краенда җирле идарә, татар халкы тарихын, ядкарьләрен өйрәнү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханилары тарихына багышланган 20 китап һәм күмәк монография (Р.Р. Салихов белән берлектә) авторы.
1996-2001 елларда ТР ономастика комиссиясе рәисе.
1997 елдан РФ территориясендәге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләрен табу, өйрәнү, паспортлаштыру экспедицияләре катнашучысы һәм җитәкчесе.
Мәдәни кыйммәтләр буенча аттестация үткән федераль белгеч-эксперт.
2006 елдан ТР президенты каршындагы Геральдика шурасы рәисе (2002 елдан рәис урынбасары).
2013 елдан Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге шурасы рәисе.

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. Конец XVIII - начало ХХ вв. Казань, 1995.(тат.)(рус.)
  2. Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра». Берлин, 1997.
  3. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.
  4. Мечети Татарстана. Казань, 2000.
  5. Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. В 2 т. Хельсинки, 2001.
  6. Управление государственной деревней Казанской губернии на рубеже XVIII – XIX вв. Казань, 2001.
  7. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993 (аерым бүлекләре).
  8. Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан: Административные районы». Т.I. Казань: «Мастер Лайн», 1999 (аерым бүлекләре)[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2008 — ТР дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) — Казан шәһәренең барлыкка килү датасын нигезләүче гыйльми хезмәтләр шәлкеме өчен.
  • 2010 — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 2016Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[4].
  • 2020ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе – Фәнара тикшеренүләр һәм Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау буенча хезмәтләр циклы өчен[5].

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү