Равил Фәхретдинов

Равил Фәхретдинов (1937-2014) – мәшһүр татар тарихчысы-галиме, археолог, академик һәм язучы.

Равил Фәхретдинов
Туган телдә исем Равил Габдрахман улы Фәхретдинов
Туган 14 март 1937(1937-03-14)
Татарстан Республикасы, Балтач районы, Кариле авылы
Үлгән 10 март 2014(2014-03-10) (76 яшь)
Яшәгән урын Четаев урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тарихчы, галим
Балалар Раил Фәхретдинов (тарих фәннәре кандидаты)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

 Равил Фәхретдинов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Равил Габдрахман улы Фәхретдинов 1937 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Балтач районының Кариле авылында туган. Балачагы, үсмер һәм егет чоры Балтач авылында үтә. Шушында урта мәктәп тәмамлый, район физкультура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. Балтач урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыта. Балтач мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри, композитор Ифрат Хисамов җитәкләгән тынлы оркестр һәм хорда актив катнаша, шул хор составында 1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. И.Хисамов Казанга киткәч тынлы оркестрның җитәкчесе була.

1958-1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. Монда да үзешчән сәнгатьнең үзәгендә була – башта факультет, аннары институтның татар хорына җитәкчелек итә. Икенче курста Тукай, аннан соң Ленин стипендиаты була. Студентларның фәнни түгәрәгендә актив катнашып үзен фән юлына әзерли. Ел саен җәйге чорда СССР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология экспедициясендә әтрәт җитәкчесе булып катнаша, йөзләрчә яңа археологик истәлекләр табып өйрәнә. Шулар хакында студентлар түгәрәгендә, студентларның Бөтенсоюз археологик конференцияләрендә докладлар ясый, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.

Институтның татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген кызыл диплом белән тәмамлагач, 1963 елда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында археология буенча аспирантурада укый. Аның фәнни җитәкчесе күренекле археолог А.Х.Халиков була. Аспирантураны тәмамлап 1966-1996 еллар дәвамында шушы фәнни үзәктә кече, өлкән һәм төп гыйльми хезмәткәр булып эшли. Эзләнү әтрәде җитәкчесе булып ел саен археологик экспедицияләргә йөри, төрле тарихи чорларга, археологик культураларга караган меңнән артык истәлек табып өйрәнә, аларны фәнни әйләнешкә кертә. 1972-1992 елларда мөстәкыйль экспедиция җитәкчесе булып Иске Казан урынын казый, гаҗәеп бай матди культура калдыклары туплый. Мәскәү дәүләт университетында урта гасырлар археологиясе бенча 1968 елда кандидатлык, 1990 елда докторлык диссертацияләре яклый.

Р.Фәхретдинов – Татарстан, Идел буе, гомумән, Урта Евразия җирлегенең, бөтен татар халкының урта гасырлар археологиясе һәм тарихы буенча танылган белгеч, ул 200гә якын басма хезмәт, шул исәптән 30дан артык китап (фәнни монографияләр, фәнни-популяр китаплар), урта мәктәп, лицейлар һәм гимназияләр өчен «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» исемле дәреслек, уку һәм күргәзмә әсбаплар авторы, «Татарстан һәм татар халкы тарихының атласы» дигән хезмәтне төзегән авторлар коллективының җитәкчесе. Ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының, шулай ук Алтын Урданың төньяк олысы археологик истәлекләренең тулы җыелмасын төзеп бастырып чыгарды. Бу ифрат кыйммәтле, бай академик басма фәндә беренче тапкыр эшләнде. Басманың авторы Р.Фәхретдинов ССРБ Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. Галим институтның планына кертелгән бөтен татар халкының алтынчы-егерменче йөзләргә караган тарихи-мәдәни мирасы истәлекләренең академик Корпусын төзү белән мәшгуль булды (бу тарих һәм археология фәнендә беренче тапкыр башкарыла торган ифрат кирәкле эш).

Р.Фәхретдинов халкыбыз тарихын җентекләп тикшереп фәнни басмаларда дөньяга чыгаручы күренекле галим генә түгел, милләтебез өчен бик тә кирәкле фәнни-популяр китаплар язуны, фәнни публицистиканы яңадан аякка бастыручы да иде. Халкыбыз тарихы, җыр-моңы, гамәли сәнгате турында матур әдәби тел белән язылган аның китаплары – «Җырчы», «Ташлар моңы», «Кичке азан» бастырылды. Менә шушы өч китабы һәм әдәби публицистикасы өчен ул бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде.

СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде. һаман да актив җәмәгать эшендә булды. Инде узып киткән гасырның туксанынчы елларында милли хәрәкәттә кайнады, Сөембикә манарасына ай кую мәсьәләсен күтәрүчеләрнең иң беренчеләреннән булды. Сасна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның каберен тәгаенләүне һәм аңа таш куйдыруны оештырды. Ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы тарихи «Мирас» комиссиясенең рәисе булды.

Р.Г.Фәхретдинов Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында баш гыйльми хезмәткәр булып эшләде. Ул берничә гыйльми совет әгъзасы булды, чын фидакарьлек күрсәтеп «Татар археологиясе» журналын чыгарды. Туган ягының чын патриоты буларак, ул «Балтач тарихы»н язу белән мәшгуль булды.

2014 елның 10 мартынында вафат, 11 март көнендә Казанның Константиновка бистәсендәге яңа зиратка җирләнде.

Бүләкләнү үзгәртү

Р.Г.Фәхретдинов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге премиянең беренче лауреаты. СССР Фәннәр академиясенең 250 еллык юбилее уңае белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнде.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү