Идел буе
Идел буе — Иделгә якын урнашкан, аңа икътисади һәм географик яктан тартылучы җирләрнең атамасы.
Икътисади яктан Идел буе икътисади районына аерыла.
Тарихи һәм географик яктан түбәндәге өлкәләр аерыла:
- Чулман буе
- Югары Идел - Иделнең югары агымында булган җирләр (башыннан алып Оканың тамагына кадәр).
- Урта Идел — хәзерге Сембер, Пенза, Самара өлкәләре һәм Татарстан урнашкан җирләр.
- Түбән Идел — хәзерге Сарытау, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Калмыкия урнашкан җирләр.