Кама буе

(Чулман буе битеннән юнәлтелде)

Кама буе Кама елгасына тоташкан бик зур биләмә.

Кама елгасы бассейны

Еш кына дөньяви мәгълүмат чараларында Пермь краен, кайчагында Пермь краен һәм Удмуртияне, ә Пермь шәһәрен — Кама буе башкаласы дип атыйлар. Бу очракта иң фәнни нигезләнгән терминнар Пермь Кама буе (Пермь крае) һәм Көнбатыш Урал (Пермь крае һәм Удмуртия).

Удмурт энциклопедиясе Кама буен ирекле файдаланудагы географик термины буларак билгели, аның астында, гадәттә, Кама елгасы үзәне белән тыгыз бәйләнгән төгәл тышкы чикләрдән башка территория аңлашыла. Кама буеның пространство хәле кайвакыт административ-территориаль бүленеш (Пермь Кама буе, Каракүл буе) атамаларына бәйле. Термин массакүләм мәгълүмат чараларында, туган якны өйрәнү, фәнни әдәбиятта кулланыла.

Кайбер фәнни публикацияләрдә Кама елгасы бассейны белән ассоциацияләнә торган зур Кама буе термины кертелә. Регионга Россия Федерациясенең биш субъекты: Башкортстан Республикасы, Киров өлкәсе, Пермь крае (аерым статуска ия булган Коми-Пермяк автономияле округы), Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы территорияләре керә.

Югары, урта һәм түбән Кама буен бүлеп карыйлар:

Югары Кама буена Кама елгасы чишмә башыннан Пермь шәһәренә кадәр урнашкан территория керә. Югары Кама буе территориясендә XV гасырга бердәм административ һәм икътисадый территория — Бөек Пермь формалаша. XIX гасырда монда Соликам өязе оештырыла.

Урта Кама буе территориясе Пермь шәһәреннән алып Татарстан Республикасы чигенә кадәр территорияне били. Сарапулдагы (Удмуртия Республикасы) музей озак вакытлар Кама буе тарих һәм мәдәният музее дип аталган.

Түбән Кама буе Татарстан белән ассоциацияләнә.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Удмуртская Республика: энциклопедия / гл. ред. В.В. Туганаев. — Ижевск: Удмуртия, 2000. — С. 567. — 799 (1) с.
  • Порозов В.А. Уральский компонент в краеведческом курсе «История и культура Прикамья» // Материальная и духовная культура народов Поволжья и Урала: история и современность: Материалы регион. науч.-практ. конф., посвящ. 150-летию со дня рожд. Г.Е. Верещагина. Глазов. — 2001. — С. 154—155.
  • Смышляевские чтения: Материалы одиннадцатой науч.-практ. конф. / сост. В.Н. Шумилова; Перм. гос. краевая универс. б-ка им. А.М. Горького. — Пермь, 2009. — С. 184—190. — 303 (1) с.
  • История и культура Прикамья. Материалы к изучению курса : учеб. пособие / авт.-сост. М.Г. Нечаев, В.А. Порозов, Н.М. Филатов; под общ. ред. В.А. Порозова; Перм. гос. пед. ун-т и др.. — Пермь: ПГПУ, 2011. — 315 (1) с.
  • Порозов В.А. Прикамье в контексте идентификации // Вестник Пермского государственного гуманитарно-педагогического университета. Сер. No3. Гуманитарные и общественные науки : науч. журнал. — 2013. — № 2. — С. 42—54.
  • Прикамский регион: география, история и культура : Материалы Всерос. науч.-практ. конф. / Набережночелнин. ин-т соц.-пед. технологий и ресурсов и др.. — Набережные Челны, 2013. — 239 (1) с.
  • Региональные идентичности и социальные отношения: монография / Е.М. Калашникова, В.А. Порозов, А.А. Краузе и др.; Перм. гос. гуманит.-пед. ун-т. — Пермь: ПГГПУ, 2014. — 196 (2) с.

СылтамаларҮзгәртү