Әстерхан өлкәсе
Әстерхан өлкәсе (рус. Астраханская область) – Россия Федерациясенең субъекты.
Русия Федерациясе субъекты | |||||
Әстерхан өлкәсе | |||||
| |||||
Административ үзәк |
Әстерхан | ||||
55-нче | |||||
- Барлыгы |
49 024 км² | ||||
- Барлыгы |
↗1 021 287[1] (2015) | ||||
- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә |
145,4 млрд. сум (2010) 146,6 мең сум | ||||
Көньяк | |||||
Идел буе | |||||
рус теле | |||||
Губернатор в.б.б. |
Сергей Морозов[2] | ||||
РФ субъекты коды | 30 | ||||
ISO 3166-2 коды | RU-AST | ||||
12 |
Өлкә үзәге – Әстерхан шәһәре.
44,1 мең квадрат километр мәйдан били. Халкы 1 миллион 6,6 мең кеше исәпләнгән өлкәдә кырыктан артык милләт вәкиле яши.
ЧиктәшлекҮзгәртү
Як | РФ субъекты яки дәүләт |
---|---|
Төньяк | Волгоград өлкәсе |
Көнчыгыш | Казакъстан |
Көнбатыш | Калмыкия |
Әстерхан өлкәсе Каспий буе түбәнлегендәге ярымчүлләрне, Идел-Актүбә тугаен һәм Идел елгасы дельтасын үз эченә ала. Әстерхан өлкәсе территориясендә тозлаклар, тозлы күлләре һәм дә комлы калкулыклар бар. Тозлы күлләрдән иң эресе — Баскынчак күле.
Климаты кискен континенталь һәм коры. Гыйнварның уртача температурасы төньякта —10°, көньякта —6°, июльнеке исә төньякта 24° һәм көньякта 25°. Уртача еллык явым 200 ммны тәшкил итә. Иң эр елгасы — Идел һәм аныңтармагы Актүбә.
Туфраклары аксыл кәстәнә тозлак һәм коңгырт туфраклар. Кыяклылар, әрем, тозлак үләне, болын үсемлекләре үсә. Сайгак, төрле кимерүчеләр, сөйрәлүчеләр, бөҗәкләр яши. Иделдә илледан артык балык төре очрый. Нефть, газ, тоз, гипс кебек файдалы казылмалар бар. Идел дельтасында Әстерхан тыюлыгы булдырылган.
ТарихҮзгәртү
Әстерхан өлкәсендз төрле гасырларда скифлар, һуннар, хәзәрләр, болгарлар һәм башка халыклар гомер итеп, бу территория Төрек вә Хазар каһанлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы, Әстерхан ханлыгы составына кергән. Әстерхан патшалыгы буларак, бу җирләр 1460 еллардан башлап билгеле. 1554 елда кенәз Шемякин үз гаскәрләре белән Әстерханны яулап алып тәхеткә аннан куылган Дәрбиш ханны утырта, әмма 1557 елда Явыз Иван гаскәрләре Әстерхан патшалыгын рәсми рәвештә Мәскәү дәүләтенә куша. 1708 елда ул Казан губернасы составына керә, әмма 1717 елдан башлап Әстерхан инде үзе яңа губерна үзәгенә әверелеп китә. Унҗиденче гасырда шәһәрдә Казан татарлары бистәсе барлыкка килә.
ХалыкҮзгәртү
Моны да карагыз: Әстерхан татарлары
Халык | Кеше саны, % |
---|---|
Рус халкы | 70,0% |
Казакъ халкы | 14,3% |
Татар халкы | 7,0% |
Украин халкы | 1,2% |
Чечен халкы | 1% |
Әзербайҗан халкы | 0,8% |
Калмак халкы | 0,7% |
Әрмән халкы | 0,64% |
Ногай халкы | 0,45% |
1989 елда Әстерхан өлкәсендә 71,6 мең татар яши. Алар Нәриман һәм Идел буе районнарында, 3 татар һәм 21 катнаш авылда күпләп яши. Сан буенча татарлар, рус һәм казакълардан соң өченче урында торып, шәһәрдә 18 процент, ә гомуми өлкәдә 7,2 процент тәшкил итә.
ДинҮзгәртү
- Православие
- Ислам
2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, «мөселман» этнослары вәкилләре өлкә халкының гомуми саныннан 25 % тәшкил иткән. [3]
Идарә-җир төзелешеҮзгәртү
Әстерхан өлкәсе 11 муниципаль районга һәм 2 шәһәр округынә бүленә:
Шулай ук карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). әлеге чыганактан 2015-03-18 архивланды. 2015-03-18 тикшерелгән.
- ↑ Сергей Морозов вступил в должность врио губернатора Астраханской области. РИА Новости, 28.09.2018
- ↑ РДУМ Астраханской области. ЦДУМ России(рус.)