Әстерхан өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте

ислам дини оешмасы (Әстерхан өлкәсе, Россия)

Әстерхан өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман Астраханской области, РДУМ АО) ― Әстерхан өлкәсе мөселманнарын берләштерүче үзәкләшкән дини оешма, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында. 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, «мөселман» этнослары вәкилләре өлкә халкының гомуми саныннан 25 % тәшкил иткән. [1]

Әстерхан өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Әстерхан мөфтияте
Баш-фатир:

414000
Россия байрагы / Әстерхан өлкәсе,
Әстерхан, Зоя Космодемьянская / Бэр ур., 41 / 15

Оешма төре:

региональ дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Рәүф хәзрәт Җантасов

Нигезләү
РФ Юстиция министрлыгында теркәлү

1999 ел

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте оештырылу

2001 ел

islam-astrakhan.ru

Тарих үзгәртү

 
Әстерханның төбәк Диния нәзарәте урнашкан Ак мәчете. 1777 елдан билгеле

1991 елның гыйнварында Әстерхан мөхтәсибәте оештырыла. 1994 елның маенда мөхтәсибәт мөфтият итеп үзгәртелә. Рәсми рәвештә ул «Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» (рус. ДУМ АО) дип атала башлый, 1999 елның 6 июнендә дәүләт теркәвеннән соң [2] «Мөселманнарның Әстерхан төбәк Диния нәзарәте» (рус. АР ДУМ) исемен ала. Мөфтият җитәкчесе Назыймбәк Ильязов (1951―2023) була.

Мөфтиләр үзгәртү

  • 1999 елда Назыймбәк хәзрәт Ильязов (дини белемне Бохараның «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә, Марокконың Фәс шәһәрендәге Король Абдулла исемендәге университетта алган) Әстерхан төбәк мөселманнар Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасына билгеләнгән. Ул җитәкчелек иткән вакытта төбәктә ислам динен торгызу, мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары төзү һәм реконструкцияләү буенча зур эш башкарыла. Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе буенча мәхәлләләр саны 4 тән (1990 ел) 72 гә (2022 ел) кадәр җитә.[3] [4]
  • 2016 елдан баш имам-ахун дәрәҗәсендә төбәк Диния нәзарәте рәисе итеп Рәүф хәзрәт Җантасов билгеләнә (1971 елгы, дини белемне Әстерханның «Хаҗи-Тархан» ислам институтында, Уфаның Россия ислам университетында, дөньяви белемне Әстерхан дәүләт университетының тарих факультетында алган). 2020 елдан – мөфти. [5]

Әстерхан төбәк Диния нәзарәте революциягә кадәр Әстерхан губернасының мөселман мәхәлләләре буйсынган тарихи Ырынбур Диния нәзарәте варисы Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте юрисдикция зонасында кала.

Дини белем бирү үзгәртү

Революция алды чорында мәхәллә имамнарының һәм указлы муллаларының 70 % ы Әстерхан мәдрәсәсен тәмамлаучылар була. Шәһәрнең 13 мәчетенең һәркайсында, кагыйдә буларак, ике сыйныфлы (хатын-кыз һәм ир-ат сыйныфлары) мәдрәсә эшләгән. «Ваххабия» Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсә һәм А. Умеровның «Низамия» мәдрәсәсе шуларның иң атаклылары булган. [6]

1997 елның июненнән Ак мәчет каршында «Хаҗи-Тархан» мәдрәсәсе (2000 елдан – «Хаҗи-Тархан» ислам институты, 2009 елдан – Әстерхан ислам көллияте) эшли. [6] Ак мәчеттә реставрация эшләре башлангач, мәдрәсә торгызыла торган Кара мәчет каршындагы бинага күчерелә. «Хаҗи-Тархан» югары мөселман белеме бирә: ир-атлар ахырдан ― «имам–хатыйб», хатын-кызлар ― «теолог, ислам нигезләре укытучысы» белгечлекләре таныклыгы ала. Уку йортында уку ике форма буенча уза: читтән торып – килеп уку һәм торып уку формасында. Беренчесендә шәкертләр 5 ел: шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, атнасына 20 сәгать, көндезге бүлектә – 4 ел, дүшәмбедән җомгага кадәр атнага биш көн укыйлар. Төп дини дисциплиналар: Коръән уку кагыйдәләре («Тәҗвид»), Ислам тарихы, Иман нигезләре, Хәнәфи мәзһәбенең фикһы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы («Сира»), гарәп теле һәм башка фәннәр, шулай ук дөньяви фәннәр: ил тарихы, фәлсәфә, психология, педагогика һ. б. [7]

Кайбер шәһәр һәм авыл мәчетләрендә исламны өйрәнү курслары, мәктәпләр ачылган. Мәсәлән, 2000 елда Әстерхан өлкәсе Кызыл Яр районы Кызыл яр авылы мәчете каршында балалар һәм өлкәннәр өчен Коръәнне өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылган. Акрынлап дини җәмгыятьләрдә дин тотучыларның тырышлыгы белән мөселман хәйриячелек традицияләре яңадан торгызыла. [7]

Структура үзгәртү

Төбәк Диния нәзарәте мөстәкыйль төзелгән берләшмә булып тора һәм 74 структур бүлекчәне: мөхтәсибәтләрне, 69 мәчет мәхәлләсен, өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы «Әстерхан ислам көллияте»н, административ-хуҗалык идарәсе органнарын һәм төбәк Диния нәзарәтенең максат һәм бурычларын үтәү өчен кирәкле башка учреждениеләрне үз эченә ала. [8]

Нәтиҗәле эшләү өчен төбәк Диния нәзарәте структур яктан Әстерхан өлкәсе районнары территорияләре белән туры килүче мөхтәсибәтләргә (район бүлекчәләренә) бүленгән. [8]

Төбәк Диния нәзарәте структурасында барлыгы 11 мөхтәсибәт – Актүбә, Володарский, Янтау, Икряное, Камышак, Кызыл Яр, Лиман, Нәриман, Идел буе, Хәрәбәле, Янкала мөхтәсибәтләре оештырылган. [9]

Әстерхан мәчетләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү