Россия ислам университеты (Уфа)

Россия ислам университеты (башк. Рәсәй ислам университеты) — Россия Федерациясе Уфада урнашкан мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте каршындагы дәүләтнеке булмаган югары уку йорты.

Россия ислам университеты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Уфа
Штаб-фатирының урнашуы Уфа, Россия
Кулланылган тел рус теле
Рәсми веб-сайт rio.bspu.ru
 Россия ислам университеты Викиҗыентыкта

1989-1999 елларда уку йорты Уфа шәһәренең беренче Җәмигъ мәчете бинасында урнашкан.

Тарихы үзгәртү

1989 елда СССР Министрлар Кабинетының Дин эшләре буенча Советы карары нигезендә Уфада беренче Җәмигъ мәчете базасында Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсә ачыла.

1999 елда Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Россия ислам институты итеп үзгәртелә.

1999-2005 елларда уку йорты Лалә-Тюльпан мәчете бинасында урнашкан.[1].

2001 елда Башкортстан Республикасы хөкүмәте һәм Уфа шәһәр Советы Президиумы карары нигезендә, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте милке дип танылган «Галия» мәдрәсәсе бинасы кайтарыла.

2001 елдан уку йорты элеккеге "Галия" мәдрәсәсендә урнашкан.

2003 елда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Россия ислам университеты итеп үзгәртелә.

Төзелеше үзгәртү

Россия ислам университеты составында 3 факультет бар: теология-педагогика факультеты, дин нигезләре һәм ислам тарихы факультеты; яңадан әзерләү, квалификация күтәрү һәм өстәмә белем бирү факультеты.

Моннан тыш, вуз 7, шул исәптән Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты белән берлектә ике вузара кафедрадан тора.

Университетның китапханә, компьютер сыйныфлары, шулай ук редакция-нәшрият бүлеге бар. 2009 елдан уку йортының редакция-нәшрият бүлегендә монографияләр, укыту-методик әсбаплар чыгарыла. РФ, Мисыр, Сүрия, Төркиянең дини һәм дөньяви югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә.

Укыту үзгәртү

Укулар көндезге, кичке һәм читтән торып, ир-атлар һәм хатын-кызлар бүлекләрендә алып барыла.

Россия ислам университеты имам-хатыйблар, имам-мөхтәсибләр, мөгаллимнәр, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучылары әзерли.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына уку йорты специалист, бакалавр яки магистр квалификацияләре бирә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Валиева, Рамиля Муллаяновна Ляля-Тюльпан. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. // Башкорт энциклопедиясе

Чыганаклар үзгәртү

  • Старостин А. Н. РИУ ЦДУМ: Как живёт сегодня первый мусульманский вуз новой России.// Исламский информационный портал «Islam.ru»
  • Якупов Р. И. Российский исламский университет. // Башкирская энциклопедия. Том V. Уфа, 2009. С. 326—327.