Нугай мәчете (Әстерхан)

Әстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет

Нугай мәчете (Яшел мәчет, Революциягә кадәр «12-нче номерлы» булып йөргән[1]) — Әстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет.

Мәчет
Үзәк мәчет
Ил Россия
Урнашу урыны Әстерхан
Дин ислам
Бина төре мәчет

Тарихы үзгәртү

Нугай мәчете, яисә Нугай-мәчет үз исемен мәхәлләгә керүче якын тирәдәге авылларда яшәүче нугайлардан (йорт татарлары, карагашлар) ала. Бу мәчет Әстерхандагы бердәнбер нугай архитектура һәйкәле булып тора. Халык аны агач диварларының яшел төстәге буяу белән буялуы аркасында «Яшел мәчет» дип атый, ләкин тарихи яктан Тияк бстәсенең Идел буе Затоны (ягъни бу бистәләрдән көньяктарак) буенда сузылган мәчет шулай дип атала.

Мәчет архив мәгълүматларына караганда, 1830 елда төзелгән һәм Совет чорында эшли биргән. Архив мәгълүматларына караганда, XX гасыр урталарында мәчет мәхәлләсе 250-300 кеше тәшкил иткән, ә бәйрәм көннәрендә мәчеткә 2000-500 кеше йөргән.

Мәчетнең Имам-хатыйбы инде 20 елдан артык Юныс хәзрәт (Нәбиуллин) булып тора. [2]

Әстерхан шәһәренең Казан урамында 21 йорт адресы буенча урнашкан.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү