Ак мәчет (Әстерхан)

Ак мәчетӘстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет. Юрт татарларының Тияк бистәсе территориясендә урнашкан.[1]

Мәчет
Ак мәчет
Ил Россия
Урнашу урыны Әстерхан
Дин ислам
Бина төре мәчет

Тарихы үзгәртү

 
Тарихта бина

Башта, чыганакларга караганда, мәчет агач була, әмма 1810 елда сәүдәгәр Нияз Измайлов акчасына таш бина итеп үзгәртелә. 1882 елда чыккан «Әстерхан шәһәре һәм аның тирә-ягы» җыентыгында, үзгәртеп корылган вакытта, Ак мәчеткә инде 130 ел, ягъни 1680 елдан бирле булуы язылган. Бу мәчеткә караган территория Нурали Мирза Урысов мәхәлләсе дип аталаган. Халыкта аны шулай ук "ата морза яки Мурзатай мәхәлләсе" дип атаганнар. Метрик китапларда шулай ук «Акмурза Урысов мәхәлләсе" исеме дә очрый. Урысовлар йорт ногайларының табын башлары булганнар.[2] Мәчет традицион стильдә, манаралы итеп төзелгән.

1889 елның августыннан Ак мәчеттә имам булып Шиһабетдин Мәрҗани укучысы мулла Абдулмәҗит Абдуллин торган, ул йорт татарларының Каргалы авылында туган, драматург һәм нугай халкының күренекле мәгърифәтчесе Басыйр Мәҗит улы Абдуллинның әтисе һәм башка танылган нугай мәгърифәтчесе Габдрахман Гомәринең иптәше була.[3]

1903 елда мәхәлләгә 225 ир-ат һәм 210 хатын-кыз кергән,[3] ә 1908-1909 елларда 800 ир-ат һәм 650 хатын-кыз.[1]

1901 елда ул вакытта 11-нче мәчет дип аталган Ак җәмигъ мәчетенең мәхәлләсен 569 ир-ат һәм 579 хатын-кыз тәшкил иткән. Революциягә кадәр Ак мәчет каршында башлангыч мәктәп һәм мәдрәсә эшли.

1930 елда Ак мәчет ябыла, ә аның биналары балалар бакчасына тапшырыла. 1992 елда мәчет дин тотучыларга кайтарыла. 1997 елда Ак мәчет каршында янә «Хаҗи-Тархан» ислам институты дигән мәдрәсә ачыла, шул вакытта өлкәдә югары мөселман белемен алырга мөмкин булган бердәнбер бина. Ак мәчеттә реставрация башланыр алдыннан мәдрәсә күчерелә һәм хәзер ул Кара мәчет янында эшен дәвам итә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 О мечетях города Астрахани | Твоя родословная. rodoslovnaya.astrobl.ru. 2020-04-21 тикшерелгән.
  2. Очерки Волжского низовья - Небольсин П.И.. — тип. М-ва вн. дел.
  3. 3,0 3,1 Салахова Э.К. Метрические книги как источник изучения татарской общины г. Астрахани (вторая половина XIX – начало XX в.) (Русский). — Т. 1. — № 1. — С. 86–95.

Чыганаклар үзгәртү