Йорт татарлары

(Юрт татарлары битеннән юнәлтелде)

Йорт татарлары, йортлылар, караөйле нугайлар (йорт.тат. нугай-татарлар,[1] нугайлар, татарлар[2]) — Әстерхан татарлары составында этник төркем,[3] ислам динен тота. Халык санын алу кысаларында йорт татарлары әстерхан, казан һәм башка татарлар белән берләштерелгән һәм татар халкының субэтносы буларак билгеләнгән.[4] Әстерхан һәм барча татарларны милләт булып берләштереп торучы - әдәби тел.[5]

Йорт татарлары
Үз аталышы

татарлар, нугайлар

яшәү җире

Россия: Әстерхан өлкәсе

Теле

татар теленең йорт татарлары сөйләше

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Этноним үзгәртү

Йорт татарлары — публицистик атама. Беренче тапкыр Әстерхан ханлыгын яулап алганнан соң калган төрки телле халыкны Әстерхан губернасы губернаторы В.Н.Татищев XVIII гасырда шулай дип атаган.[6]

Йорт татарлары үзләрен йә «нугайлар», йә «татарлар» дип атыйлар.[2]

Телләре үзгәртү

Йорт татар телендә сөйләшәләр. Алдан йорт татарлары теле татар әдәби яки аның диалектларына караганда, нугай һәм алабугат татарлары телләренә якынрак була. Соңрак әдәби татар теле йогынтысында хәзерге заман татар теленә якыная.[7]

Тарихы үзгәртү

Халыкның этник формалашуында хәзәрләр, кыпчаклар, Азак буе болгарлары, ногайлар һәм башка халыклар катнашкан. Йорт татарларының, Әстерхандагы барлык татарларның да кебек үк, XVII-XX гасырларда Түбән Идел буена күчеп килгән Идел буе – Урал татарлары этномәдәни үсешенә зур өлеш кертә.

XVI гасырдан башлап йорт татарлары нугайлыларга карата аерым этнос булып тора. XVII гасырда йорт татарлары әстерхан төбәгенең йомышлы төрки халыкларны билгелиләр, анда ногайлылар да керә. XVIII-XIX гасырларда йорта татарлары төрле этник төркемнәрнең һәм нугайлыларның җыелма исеме буларак характерлана.[8] Йорт татарлары XVIII-XX гасырлар дәвамында күчмә яшәү рәвешенә, күчмә терлекчелектән игенчелек, бакчачылык һәм яшелчәчелек, сәүдә һәм балыкчылыкка күчә.[9][4]

XX гасыр башына Әстерхан татарлары башка татарлар белән бергә бердәм татар милләтен оештыралар.

Йорт татарлары әстерхан татарларының иң урбанизацияләнгән төркеме, алар арасында мәдәни-тел ягыннан казан татарларына юнәлеш ачык чагыла, әмма башка татарлардан аермалы буларак, аларда «нугай» яки «нугай-татар» исеме саклана.

Таралыш үзгәртү

Йорт татарлары Әстерхан шәһәре һәм шәһәр яны зонасы халкы булып торалар.[9]

Идел буе, Икряное һәм Нариман районнарының берничә авылында, шул исәптән Биштүбә, Сүләнке, Кызан, Каргалы, Ярлы Түбә, Киләче, Майлыгүл, Җәмелә авылларында, шулай ук хәзерге вакытта шәһәр эчендә калган авылларда күпләп яшиләр, шул исәптән Семек авыл,Бусдангөл (хәзер Кулаковка), Казы авыл (хәзер Мошаик), Тияк (хәзер Әстерхан өлеше).

Күренекле вәкилләре үзгәртү

Басыйр Мәҗит улы Абдуллин — нугай язучысы, драматург, нугай телендә беренче пьесалар һәм беренче роман авторы.

Нәҗиб Нугайлы (Нәҗиб Аллаберди улы Мавлюбердиев) - нугай алфавиты реформаторы.

Фольклор үзгәртү

Мөселман буларак аеруча мөһим бәйрәмнәр булып Ураза һәм Корбан гаете санала. Йортау татарларында яңа ел «әмәл» исеме астында билгеле, аны иске стиль буенча 10 март көнне, бер үк вакытта яз җитүен дә билгеләп үтәләр. Элек никах коруны үз этник төркеме эчендә генә өстен күргәннәр (бөтен халык төркемеме? һәрберсе? кемнең фикере ул?). Идел буе татарлары кебек үк, йорт татарлары арасында да ир йортына кергәндә яшь киленне «чистарту» дигән магик йолалар яшәп килә.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Идрисов Э.Ш. Национально-культурное движение астраханских ногайцев в конце XX - начале XXI вв. и связи астраханских ногайцев с ногайцами Северного Кавказа. (Электронный ресурс). - Режим доступа: http//www.inter ethnic.org/News/ 260604_ 2html. С.6.
  2. 2,0 2,1 Арсланов Л. Ш. Юртовских татар (астраханских ногайцев) язык // Языки мира: Тюркские языки. Бишкек: Кыргызстан, 1997. С. 506–513.
  3. 3,0 3,1 Онлайн - энциклопедия Tatarica. Ф.Ф. Гулова. Астраханские татары.
  4. 4,0 4,1 Юртовские татары // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  5. Дамир Исхаков: «Татарлыгыңны көн саен исбатлап торырга кирәк» Ватаным татарстан
  6. Юртовские татары // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  7. Алексеев Ф. Г., Сатанова Д. С. Языки Астраханской области // Малые языки. 2017. № 4. С. 16.. әлеге чыганактан 2017-04-10 архивланды. 2017-04-09 тикшерелгән.
  8. Алиев Р.Т. Проблема этнической идентификации юртовских татар.
  9. 9,0 9,1 Кулькатов Ж. Б. Астраханские татары – «ногаи»: к проблеме происхождения этнонима, особенностей этногенеза и традиционной культуры., archived from the original on 2021-04-17, retrieved 2021-02-21 

Чыганаклар үзгәртү

  • Алексеев Ф. Г., Сатанова Д. С. Языки Астраханской области // Малые языки. 2017. № 4. С. 14-18.
  • Арсланов Л. Ш. Юртовских татар (астраханских ногайцев) язык // Языки мира: Тюркские языки. Бишкек: Кыргызстан, 1997. С. 506–513.
  • Георги И.Г. Описание всех обитающих в Российском государстве народов. О народах Татарского племени. СПб.,1799. Ч. 2.