Казан татарлары

Идел бассейны җирләрендә яшәүче татарларның бер төркеме. Татар теленең казан диалектында сөйләшәләр

Казан татарларыИдел бассейны җирләрендә яшәүче татарларның бер төркеме. Татар теленең казан диалектында сөйләшәләр.

Казан татарлары
Барлыкка килү урыны Казан
Чыгыш иле  Россия

Этногенезлары Алтын Урданың Казан олысы җирләрендә үткән (соңрак Казан ханлыгында) дип санала. Этник нигезе төрки (болгарлар, кыпчаклар, һ.б.) халыклары һәм Именьково мәдәнияте (ru) вәкилләреннән тора.

Казан татарлары Идел-Урал татарлары төркеменә керәләр.

  Казан татарлары-татар халкын тәшкил итүче төп этник группа.Төрки телләренеңкыпчак төркеменә кергән, татар теленәкараган казан диалектында сөйләшәләр.Казан татарларының этник нигезен төрки(болгар,кыпчак һ.б)халыклар,шулай ук имәнкискә мәдәнияте вәкилләре төзи.

Монголлар 1236 елда Идел буе Болгарын яулап алгач,1237,1240 еллардабулып узган болгар баш күтәрүләреннән соң Идел буе Болгары Алтын Урда составына керә.Соңрак, Алтын Урда таркалгач һәм аның урынында бәйсез ханлыклар барлыкка килгәннән соң , болгар җирләрендә Казан ханлыгы төзелә.Болгарларның кыпчаклар,шулай ук өлешчә фин-угор халкы белән кушылуы нәтиҗәсендә казан татарлары халкы формалаша.

Казан татарларының формалашуы XV-XVI гасырларда була.Казан татарлары сан буенча күп, алга киткән икътисад һәм мәдәниятле халык булганлыктан, XIX гасыр ахырына буржуаз милләт буларак тупланалар. Казан татарларының төп өлеше җир эшкәртү белән шөгыльләнә, казан татарлары арасында болгарлардан килгән зәркән сәнгате көчле үсеш алган, шулай ук тире,агач эшкәртү һәм башка күптөрле һөнәрләр булган.Татарларның күпчелек өлеше төрле җирлеһөнәрчелек эше белән шөгыльләнгән. Озак вакытлар дәвамында болгар һәм җирле кабиләләрнең мәдәни элементларыннан төзелгән татар матди мәдәнияте Урта Азия һәм башка өлкәләр халыклары йогынтысын да тойган, ә XVI гасыр ахырыннан – рус мәдәнияте.

Казан һәм Оренбург татарлары Казан ханлыгы Россия көчләре тарафыннан җиңелгән һәм Россия дәүләтенә кушылган вакыттан бирле бик күп татарлар сугыш барышында төркем- төркем булып яулап алынмаган татар өлкәләренә күченделәр. Шул сәбәпле Казан ханлыгында башка яулап алынган урыннарга караганда күбрәк үзгәрешләр булган.

Россия хөкүмәте ризалыгы белән бик күп Казан татарлары элекке яшәү урыннарыннан иркенрәк дип санаган башка өлкәләргә күчкәннәр. Шуңа күрә Оренбург, Тобольск өлкәләренә Казан губернасыннан татарларның күпләп күченүе күзәтелгән. Кая гына күченеп китсәләр дә, казан татарлары үзләренең гореф- гадәтләрен саклап кала алганнар.

Оренбургтагы казан татарларын берничек тә төркемләп күченгән кыргызлар һәм уфа татарлары белән куша алмыйбыз. Җирле оренбург татарлары Оренбургта, Урал елгасы буена урнашкан ныгытмаларга таратылып яшәгән. Ә кайберләре үзләренең бистәләрендә һәм Оренбургтан 18 чакрым ераклыктагы Сакмар елгасы буена урнашкан Каргалы шәһәрчегендә көн итә. Элек- электән үк Уфа шәһәреннән, якын- тирә татар авылларыннан, Казан якларыннан да бик күп качаклар килеп урнаша. Оренбургтагы Исәй өлкәсендә Ичкин инеше буйлап урнашкан, берничә авылны берләштергән җирлек 100 елдан артык яшәп килә.

Оренбургтагы казан татарлары сан ягыннан шул чорда Казанда яшәгән төп татарлардан да артып китә. Казан татарлары исемне үзләренең башкаласы – Казаннан алганнар.

Гомумән алганда, оренбург татарлары үзләрен чыгышлары белән Казаннан булган татарлардан, шул исәптән, чит илдән китерелгән төрле буын вәкилләре, бигрәк тә нугай татарлары белән кушылу нәтиҗәсендә килеп чыккан үзенчәлекле халык дип саныйлар.[1]
Карл ВилҺельм Миллер
 

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Миллер Карл Вильгельм. “Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыклар турында тасвирлама,..” Икенче бүлек. Татар халкы кабиләләре турында. Санкт- Петербург, 1776 ел. (алм.)

Әдәбият

үзгәртү
  • Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.
  • Габдрафикова Л.Р. Повседневная жизнь городских татар в условиях буржуазных преобразований второй половины XIX – начала XX века. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2013. – 384с.
  • Габдрафикова Л.Р. Татарское буржуазное общество: стиль жизни в эпоху перемен (вторая половина XIX – начало XX века). – Казань: Татарское книжное издательство, 2015. – 367 с.
  • Золотая Орда в мировой истории. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2016. – 996 с.
  • …Из мурз Горной стороны / под ред. Р.С. Хакимова.– Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 248 с.
  • История татар с древнейших времен в семи томах. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2002 – 2013.
  • История татарских селений Горной стороны (Акзегитовская волость Цивильского уезда Казанской губернии). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018.
  • Краткая история Золотой Орды и татарских ханств. К 750-летию Золотой Орды. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. – 136 с.
  • Мухамадеев А.Р. Общество и право Волжской Болгарии (VIII – первая треть XIII вв.): монография. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 368 с.
  • Ногманов А.И. Самодержавие и татары. Очерки истории законодательной политики второй половины XVI – XVIII вв. – Казань, 2005.
  • Развитие просвещения и педагогической мысли татарского народа: сборник научных трудов, посвященный 190-летию Хусаина Фаизханова. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 160 с.
  • Сайфетдинова Э.Г. Источники религиозной мысли в Золотой Орде (по материалам произведения «Нахдж ал-Фарадис» Махмуда алБулгари): монография / отв. ред. И.М. Миргалеев. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2018. – 164 с.
  • Салихов Р.Р. Участие татарского предпринимательства России в общественно-политических процессах второй половины XIX – начала XX в. Реформа институтов локальной мусульманской общины. – Казань: Академия наук РТ, 2004. – 260 с.
  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2005. – 191 с.
  • Суслова С.В. История костюма тюркских народов (этнографическое исследование татарской народной одежды). – Астана, 2011. – 286 с.
  • Суслова С.В. Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало XX вв.). Историко-этнографический атлас татарского народа. – Казань, 2000. – 311 с.
  • Татарские селения Юго-Восточного Закамья: очаги просвещения и культуры: коллективная монография / отв. ред. А.И.Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2019. – 388 с.
  • Татары // Татарская энциклопедия в 6 т. – Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2010. – Т.5: Р-С-Т. - С.569 – 584.
  • Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг.): справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. – 192 с.
  • Татары. 2-е издание, дополненное и переработанное. – Сер. народы и культуры. – М.: Институт этнологии и антропологии им. Н.Н. Миклухо-Маклая РАН, Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2017. – 799 с.
  • Хакимов Р.С. Традиционный ислам у татар. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2015. – 188 с.
  • Хакимов Р.С. Хроника тюркско-татарских государств: расцвет, упадок, возрождение. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018. – 364 с.
  • Этнография Казанского Поволжья. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2017. – 248 с.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү