Идел-Урал татарлары

Идел-Урал татарларытатарларның иң зур санлы төркеме. Дөнья буйлап алар өлешенә 7 млн татарның 6 млны туры киләдер.

Идел-Урал татарлары
Үз аталышы

татарлар

яшәү җире
Теле

Татар теле

Дине

ислам, православлык, атеизм

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

 Идел-Урал татарлары Викиҗыентыкта
18 гасыр казан татар хатыны

Чыгышлары белән тамырлары Идел буе болгарларына, бортасларга, кыпчакларга һәм Идел буе финнарына барып тоташа. Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларның үзатамалары һәм этник үзбилгеләнүе, Идел буе Болгары суверен дәүләтен үзенә буйсындырган Монгол империясе, таркалганнан соң анын дәвамчысы Алтын Урда заманында формалаша.

Алтын Урда таркалгач (15 йөз) оешкан татар дәүләтләрендә (Олы Урда, Казан ханлыгы, Әстерхан ханлыгы, Касыйм ханлыгы, Себер ханлыгы, Нугай Урдасы һ.б.) Әстерхан, Казан, Кырым, Касыйм, Себер татарлары дип аталган яңа җирле субэтник төркемнәр барлыкка килә.

Идел, Урал, Себер төбәкләре Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң (16 йөзнең 2 нче яртысы), татарларның төрле этник-территориаль төркемнәре арасында миграция һәм үзара аралашу, мәдәни якынаю хәрәкәте көчәя; Казан, Себер, Әстерхан татарларының телләре һәм мәдәниятләре якынлыгы арта бара. Шуның нәтиҗәсендә аерым этник төркемнәрне берләштергән дин җирлегендә гомумиләштерелгән "мөселман" атамасы ешрак кулланыла башлый.

19 йөзнең 2 нче яртысында, буржуаз социаль-икътисади мөнәсәбәтләр көчәйгән чорда, аерым милли мәдәниятләр, бигрәк тә Идел-Урал төбәгендәге татарлар мәдәнияте югарырак баскычка күтәрелә. Татар халкының тарихи-мәдәни бердәмлеге мәсьәләсе һәм үткәне б-н кызыксыну арта, тарихи традицияне барлау яңартыла.

Ареал расселения татар в России. По данным Всероссийской переписи населения 2010 года

Субэтнослар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү