Тәҗвид (гар. تجويد) — Коръәнне дөрес укуны, һәм шуның нәтиҗәсендә аның мәгънәсен бозуны булдырмауны тәэмин итәргә ярдәм итүче шәригать фәне. Аның төп максаты — сүзләрне хаталардан, бозулардан саклау.

تجويد Тәҗвид дигән сүз جُود яхшы һәм جَوَّد сыйфатын арттыру, көйләп уку сүзләреннән алынып, яхшырту, осталык белән максатка ирешү дип тәрҗемә ителә.

Тәҗвид сүзенең терминологик мәгънәсе — һәр хәрефне үз урыныннан (мәхраҗыннан) чыгару һәм хәрефнең үзенә генә йөкләнгән хокукларын (сыйфаты, куәте һ.б.) үтәр өчен мөмкинлекләр бирү.

Коръәнне уку рәвеше Мөхәммәдтән (саләллаһу галәйһи үәссәләм) сәхабәләргә, сәхабәләрдән табигыйннарга һ.б тапшырылган. Коръән тәҗвид кагыйдәләре белән үк иңдерелгән.

Барлыкка килүе үзгәртү

Ислам дәүләте киңәйгәч, бик күп гарәп булмаган халыклар ислам динен кабул итә башлыйлар. Аларга Коръән уку авыр була. Һәм шул сәбәпле Коръәндә асъ-, өсъбилгеләр барлыкка килә, тәҗвид кагыйдәләре махсус фән буларак өйрәнелә башлый. Тәҗвид буеча беренче китап авторы – имам Муса (Аллаһ аңардан разый булсын; һиҗри 325 елда вафат була).

Тәҗвид фәненең яклары үзгәртү

Тәгълим ягы — тәҗвид китапларында язылган кагыйдәләрне белү һәм бу бөтен мөселманнар өчен фарыз кифая, ягъни һәр мөселман өстендә үтәү бурыч булса да, ләкин араларыннан берничәсе сәбәпле башкаларның өсләреннән төшә торган фарыз.

Гамәли ягы — тәҗвид кагыйдәләренә нигезләнеп Коръән уку. Бу — фарыз гаен, ягъни араларыннан берничәсе башкару сәбәпле мөселманнарның өсләреннән төшми торган фарыз.

Чыганак үзгәртү

  • . — Иман нәшрияты, 2009.