Табигъун (гарәп. اَلتّابِعُونَ‎) (бер. сан. табигъыйн) — сәхабәләрдән соң килүче аларның укучылары булган буын.

Табигыйн
Әүвәлгесе Сәхабә
Киләсе таби ат-табиин[d]

Табигъыйннар заманасы Мөхәммәт пәйгамбәр (саләллаһу галәһи үәссәләм) үлеменнән соң (һ. 11 ел) башлана һәм һиҗри 180 елда тәмамлана.

Ислам хокук белеме Коръәнгә нигезләнгән, әгәр дә бертөрле генә тәфсир булмаса, Пәйгамбәр (с.г.с.) хәдисләре, алар да булмаса, табигъыйн гамәлләре (сүзләре) кулланыла.

Табигъыйннар сүзләре – ислам хокукында мөһим этап. Алардан өстенрәк Коръән, Сөннәт һәм сәхабәләр сүзләре генә[1]. Табигъыйннар мөселманнар һәм Ислам мәдәнияте өчен зур кызыксыну уяталар, чөнки алар белемне сәхабәләрдән алганнар һәм киләсе буынга тапшырганнар.

Табигъун арасында өч төркем каралып йөртелә:

  1. Мөхәммәд (саләллаһу галәйхи үәссәләм) вакытында олы яшьтә булучы сәхабәләрне күрүчеләр.
  2. Мөхәммәд (саләллаһу галәйхи үәссәләм) вакытында уртача яшьтә булучы сәхабәләрне күрүчеләр.
  3. Мөхәммәд (саләллаһу галәйхи үәссәләм) вакытында кече яшьтә булучы сәхабәләрне күрүчеләр.

Табигъыйннар турында Коръәндә, «әт-Тәүбә» сүрәсенең 100 аятендә әйтелә.

Әбу Хәнифә, иң хөрмәтле табигъыйннаның берсе, әйтә:

«Әгәр дә мин Аллаһ Китабына каршы килгән сүз әйтсәм, минем сүзләрне калдырыгыз һәм Аллаһ Китабына иярегез.»

Аңардан сорыйлар:

«Әгәр дә синең сүзләрең Аллаһ Рәсүле (галәйхиссәләм) сүзләренә каршы килсә?»

Ул әйткән:

«Минем сүзләрне калдырыгыз һәм Пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи үәссәләм) хәдисенә иярегез.»

Яңадан сорыйлар:

«Әгәр дә алар сәхабәзләр чүзләренә каршы килсә?»

Ул җавап бирде:

«Минем сүзләрне калдырыгыз һәм сәхабәләр сүзләренә иярегез.»

«Әгәр дә миңа Аллаһ Рәсүленең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) хәдисе җитсә, мин аны рәхәтләнеп кабул итәчәкмен; әгәр дә сәхабәләрнең, Аллаһ алардан разый булсын, сүзләре җитсә, мин аны рәхәтләнеп кабул итәчәкмен; әгәәр дә алардан соң килүчеләрнең (табигъыйннарның) сүзе килсә, без дә кеше, һәм алар да кеше.

Табигъыйннар исемлеге үзгәртү

Табигъыйннар саны турында мәгълүмат юк, ләкин сәхабәләрнең (радыйАллаһу ганһум) тормыш юлларын сурәтләүче китапларда, 10 алып 12 меңгәчә тикле саннар китерелә. Димәк аларның саны бер дәрәҗәгә күбрәк. Алардан иң мәшһүрләре:

Беренче табигъын-хатыннар:

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 4 суннитских мазхаба и их основатели, archived from the original on 2008-12-01, retrieved 2010-03-24 
  2. җәяләр эчендә һиҗри һәм милади еллар күрсәтелә

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү