Хатиб

ислам рухание, вәгазь (хотбә) укучы имам

Хати́б (гарәп. خطيب‎ — үгетләүче, нотык тотучы) — җомга намазын уздыручы мөселман рухание, хотбә укучы имам.

Хатиб
Бу һөнәрнең өлкәсе Хөтбә
Малайзия технология университетында җомга намазында минбәрдән хотбә укучы имам-хатиб
Габбәсиләр заманында минбәрдән хотбә укучы

Хатиб ― җомгада һәм дини бәйрәмнәрдә укыла торган намазларда, мәчеткә гыйбадәткә килгән мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, вәгазь (хотбә) сөйләүче имам. Имам-хатиб хотбәне минбәргә менеп, аның өченче баскычына басып, гарәп һәм үз туган телендә укый. Минбәр, гадәттә, Мәккә ягына карап торучы михрабның уң ягында урнаша. Хатиб башка кешеләр әзерләгән (эшкәрткән) әзер хотбәләрдән дә файдалана ала (мәсәлән, никах хотбәсеннән).

Тарих үзгәртү

Урта гасырларда хотбә, нигездә, Аллаһыдан хәлифә яки патшаларга, ханнарга сәламәтлек сорап укыла торган дога булган. Гаскәргә җиңү сорап, халыкны корылык, ачлык кебек афәтләрдән имин итүне сорап хотбә укылган.

Хотбә үзгәртү

Гадәттә, хотбә 5 өлештән тора:

Хотбәнең состав өлеше булган вәгазь (үгет, нәсихәт, өйрәтү) мәчеткә гыйбадәткә килгән мөселманнарның туган телендә сөйләнә һәм, дин таләбе буенча, фәкать дингә, дини йолаларга бәйләнешле мәсьәләләргә кагылырга тиеш.

Җомга намазы хотбәсеннән башка, имам-хатиб Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә махсус хотбәләр укый [1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хотбә. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 152нче бит. ISBN 5-298-00949-2

Әдәбият үзгәртү

  • Хатиб. // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Хотбә. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 152нче бит. ISBN 5-298-00949-2.