Сәламәтлек
Сәламәтле́к — организмның бөтен органнары үз функцияләрен тулысынча дөрес үтәгән тере организм халәте. Кеше сәламәтлеген саклау — дәүләт функцияләренең берсе. Дөнья масштабында кеше сәламәтлеген саклау белән Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы шөгыльләнә.
Сәламәтлек дәрәҗәләреҮзгәртү
- Шәхси сәламәтлек — бер аерым кеше сәламәтлеге.
- Төркем сәламәтлеге — социаль һәм этник төркемнәр сәламәтлеге.
- Региональ сәламәтлек — административ җирләр сәламәтлеге.
- Җәмгыять сәламәтлеге — популяция һәм җәмгыятьнең сәламәтлеге.
Сәламәтлеккә тәэсир иткән факторларҮзгәртү
- Яшәү рәвеше һәм шартлары — 50 %
- Генетика — 20 %
- Әйләнә-тирә мохит, табигать шартлары — 20 %
- Сәламәтлек саклау өлкәсе — 10 %