Эколо́гия (грек. οικος — йорт, хуҗалык, тору урыны һәм λόγος — төшенчә, фән сүзләреннән) — тере организмнарның үзара һәм яшәү тирәлеге белән бәйләнеше турында, төрле дәрәҗәләрдәге (популяция, бергәлек, экосистема) биосистемаларның оешуы һәм эшләве турындагы табигый фән (биология бүлеге).

Экология
Сурәт
Өйрәнелгән тармак экологик төшенчә[d] һәм Экосистема
Кайда өйрәнелә climate change ecology[d]
 Экология Викиҗыентыкта

Бу термин 1866 елда немец биологы Эрнст Геккель тарафыннан кертелгән. Гади телдә экология сүзе астында әйләнә-тирәне саклау күздә тотыла. Элеккеге елларда экологиядә күбесенчә теоретик тикшеренүләр, эзләнүләр өстенлек иткән. Хәзерге вакытта төрле техник чараларның әйләнә-тирәлекне җимерүче тәэсирләре арту сәбәпле бу фәннең практик-гамәли әһәмияте бик нык арта. Кешенең җитештерү эшчәнлеге гомуми экологик тигезләнешне бозып, әйләнә-тирәлекнең торышына күп зыян китерә. XX гасырда Җирнең күп кенә урыннарында әйләнә-тирәлек пычрануның күрсәткечләре нормадан арту кеше организмының мөмкинлекләре белән ачыктын-ачык конфликтка керә, һәм кеше химик элементларның, энергиянең, физик нурланышның концентрациясе артуга каршы тора алмый башлый. Бу конфликтның ачык чагылышы булып йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, онкология авыру-лары, аллергия күренешләренең күпкә артуы тора. Бу бигрәк тә Җир шарының индустриаль яктан яхшы үсеш алган, әйләнә-тирәлеге бик нык пычранган зоналарда күзәтелә.[1]

Тарихы

үзгәртү

Британия энциклопедиясе мәгълүматына караганда, экология фәненең беренче чыганаклары — борынгы грек табигать сынаучыларының, беренче чиратта Теофрастның фәнни хезмәтләре. Ул организмнарның үзара һәм әйләнә-тирә терек булмаган табигать белән мөнәсәбәтләрен тасвирлаган. Бу өлкәдә фәннең алга таба үсешен үсемлекләр һәм хайваннар физиологиясенең башлангыч тикшеренүчеләре дәвам иткәннәр.[2]

Фән буларак экологиянең төп өлешләреннән берсе, экологик пирамида концепциясе, урта гасыр гарәп акыл иясе Әл-Җәхиз тарафыннан интуитив рәвештә формалаштырылган. Бу караш 1881 елда К. Земперның «Хайваннар тормышына табигый яшәү шартлары тәэсире» дигән хезмәтендә чагылыш тапкан, ул табигатьтә бүленешенең иң беренче тикшеренүләреннән берсе булып санала[3].

Термин

үзгәртү
 
Эрнст Геккель

«Экология» (алман. Ökologie) терминын беренче тапкыр 1866 елда немец биологы Эрнст Геккель «Организмнарның гомуми морфологиясе» китабында куллана. Экология турында ул тере һәм тере булмаган табигатьнең бәйләнешен өйрәнүче фән буларак яза[4]. 1896 елда «Үсемлекләрнең экологик географиясе дәреслеге: үсемлек бергәлекләре тәгълиматына кереш» китабы чыга[5].

Америка зоологы Стивен Форбс 1895 елда экологияне хайваннар һәм үсемлекләрнең башка тереклек ияләренә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәте турындагы фән дип билгели. Экологиянең аерым синонимнары «этология» (И. Жоффруа Сент-Илер аны организмнарның гаиләдә һәм бергәлектә мөнәсәбәтләре турындагы фән дип атый) һәм «гексикология» (ингл. hexicology), аны Сент-Джордж Джексон Миварт 1894 елда организмнарның тирәлек белән мөнәсәбәте буларак билгели[6]. Гасырның икенче яртысында «биосфера» (Э. Зюсс, 1875) һәм «биоценоз» (К. А. Мёбиус, 1877)[7] терминнары кертелә.

А. Тенсли 1935 елда «экосистема» терминын, а В. Н. Сукачёв 5 ел узгач — «биогеоценоз» терминын тәкъдим итә.

XX гасырның икенче унъеллыгында фән буларак экология, 1913 елда Британия экология җәмгыяте, ә 1915 елда Американың Экология җәмгыяте барлыкка килү белән институциональләштерелә башлый.[8]1913 елдан Бөекбританиядә Journal of Ecology — бу өлкәдә беренче халыкара рецензияләнә торган фәнни журнал чыга.[9] XX гасырның беренче яртысында Ауропада һәм Америкада үсемлек бергәлекләрен тикшерү төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Европалыларны беренче чиратта үсемлек бергәлекләренең составы, структурасы һәм таралышы кызыксындыра, ә Америка ботаниклары мондый бергәлекләрнең үсеше (сукцессия) мәсьәләсе белән шөгыльләнә. Хайваннар дөньясы экологиясен тикшерү аерым алып барыла торган була, ә Америка биологлары үсемлек һәм хайваннарның үзара хезмәттәшлеген бердәм биота буларак өйрәнүгә мөрәҗәгать итә.[10]Экология фән буларак бер үк вакытта үсемлекләр һәм хайваннар бергәлекләре белән шөгыльләнергә тиеш дигән идея беренче тапкыр 1913 елда Ч. К. Адамс тарафыннан «Хайваннар экологиясен өйрәнү тәртибе» китабында әйтелә.[9]

1926 елда В. И. Вернадский биосфера төшенчәсенә (барлык экосистемалар җыелмасы буларак) заманча билгеләмә бирә һәм кешенең әлеге системага йогынтысын билгеләп үтә.[11] Шул ук чорда популяция динамикасына карата кызыксыну көчәя, һәм популяция процессларының математик модельләре (авторлар арасында — Р. Пирл, А. Лотка, В. Вольтерр) ерткычларның һәм табышның үзара мөнәсәбәтләрен, төрара конкуренцияне һәм популяция санын табигый регуляцияләүне өйрәнә башлыйлар.

Россиядә

үзгәртү

Россиядә организмнарның һәм тирәлекнең бәйләнешенә мөрәҗәгать иткән беренче галимнәр арасында Карл Рулье һәм аның укучысы Николай Северцов булган. Экология башында шулай ук рус географы П. А. Кропоткин да торган. Ул Сәнәгать революциясе башыннан бозлыкларның ничек чигенүләренә игътибарны юнәлткән. Ул кыргый хайваннарны атуны чикләргә һәм урман кисүне туктатырга чакыра.[12] Рус галимнәре озак вакыт «экология» терминын кулланмый. Аны К. А. Тимирязев хупламый, ул экология урынына биология турында тар мәгънәдә, яки биономия турында сөйләүне өстен күрә. М. Н. Богданов «Идел буеның Кара туфрак җире кошлары һәм җәнлекләре, урта һәм түбән Идел үзәннәре» хезмәтендә «экология» төшенчәсе урынына элегрәк К. А. Мёбиус керткән «биоценоз» терминын файдалана.[13]"Россия кошлары" ның ике томлы хезмәтендә (1893—1895) М. А. Мензбир беренче тапкыр системалы зоологик сводоклар төзүгә экологик якын килүне тәкъдим итә.[9] 1895 елда Даниядә үсемлекләр экологиясе буенча тарихта беренче фундаменталь дәреслек дөньяга килә (авторы — Й. Э. Варминг), ә 1901 елда швейцарлы Ф.-А. Форель лимнология буенча беренче дәреслек чыгара. 1905 елда Ф. Э. Клементсның «Экологиядә тикшеренү методлары» китабы чыга — бу экологик тикшеренүләргә системалы якын килү принциплары формалашкан беренче эш.[9]

Фән буларак экология 1960 нчы елларга кадәр СССРда аз билгеле була, чөнки аны биогеоценология алыштыра. Табигатьне саклау мәсьәләләренең актуальлегенә бәйле рәвештә, аларны хәл итүдә кызыксынучы дәүләт структуралары һәм табигатьне саклау оешмалары галим-экологларга ешрак мөрәҗәгать итә башлый[14].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Гыйльметдинова Р.И., Биктемирова Р.Г., Зефиров Т.Л., Сәламәт яшәү нигезләре: Студентлар өчен кулланма бит63, archived from the original on 2013-10-27, retrieved 2013-05-19 
  2. Британника онлайн|https://www.britannica.com/science/ecology%7CEcology%7C2022-02-15%7Cauthor=Robert Leo Smith
  3. Morris, 2009, 762, 766 битләр.
  4. Геккель Э. Г. Общая морфология организмов. алман. Generalle Morphologie der Organismen. 1866.
  5. Warming E., Knoblauch E.F. Lehrbuch der ökologischen Pflanzengeographie: eine Einführung in die Kenntnis der Pflanzenvereine. Berlin: Gebrüder Borntraeger, 1896. 432 S. [Учебник экологической географии растений: введение в знания о растительных сообществах].
  6. Kormondy E. J. {{{башлык}}}(ингл.) // The American Biology Teacher. — Т. 74. — № 7. — С. 441—443. — DOI:10.1525/abt.2012.74.7.3 Архивировано из первоисточника 17 февраль 2022.
  7. Morris, 2009, 766 бит.
  8. Kormondy E. J. {{{башлык}}}(ингл.) // The American Biology Teacher. — Т. 74. — № 7. — С. 441—443. — DOI:10.1525/abt.2012.74.7.3 Архивировано из первоисточника 17 февраль 2022.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Morris, 2009, 767 битләр.
  10. Британника онлайн|https://www.britannica.com/science/ecology%7CEcology%7C2022-02-15%7Cauthor=Robert Leo Smith
  11. Morris, 2009, 768 битләр.
  12. {{{башлык}}} // Anarcho-Syndicalist Review. — № 54. Архивировано из первоисточника 21 ноябрь 2021.
  13. K. A. Möbius. Die Auster und die Austernwirthschaft. — 1877.
  14. Кругосвет|https://www.krugosvet.ru/enc/nauka_i_tehnika/biologiya/EKOLOGIYA.html%7Ctitle=Экология(үле сылтама)