Мөхтәсибәт

Исламда территориаль берәмлек

Мөхтәсибәт (гарәп. محتسب‎ – күзәтүче, күзәтеп торучы) ― җитәкчесе мөхтәсиб булган мөхтәсибәт Исламда территориаль бүлекчә булып тора, турыдан-туры җитәкчесе казый булган казыятка буйсына. Мөхтәсибәт белән имам-мөхтәсиб җитәкчелек итә[1]. Мөхтәсибәт ― Россия территориясендә мөселманнар Диния нәзарәте составындагы административ берәмлек.

Тарих үзгәртү

Сөнни ислам нинди дә булса формаль иерархияны күздә тотмаганлыктан, мөхтәсибәтләр, нигездә, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азиянең Ислам оешмаларында, бигрәк тә элеккеге Советлар Союзы илләрендә очрый[2].

1855 елда Ырынбур мөселман диния нәзарәтендә 66 мөхтәсибәт, 1868 елда 51 мөхтәсибәт булган. 1нче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда Ырынбур мөселман диния нәзарәтендә 60 мөхтәсибәт төзү турында карар кабул ителгән. Мөхтәсиб вазифасына сайлау үткәрелә һәм Диния нәзарәте тарафыннан раслана башлаган.

1930-елларда мөхтәсибәтләр бетерелә.

Кызыклы факт үзгәртү

 
«Мөхтәсиб икмәк үлчи» (Ralamb Costume Book, 1657 ел)

Баштарак мөхтәсиб дип Госман империясе түрәсен атаганнар, аңа базарлардагы үлчәүләрнең дөреслеген, шулай ук билгеле бер ритуалларның тиешле дәрәҗәдә үткәрелүен күзәтү йөкләнгән булган[3].

Хәзерге заман үзгәртү

1990-еллар башында Үзәк Диния нәзарәте һәм Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан яңадан мөхтәсибәтләр төзелә. Башкортстанда 38, Татарстанда 44 мөхтәсибәт, Чуашстанда 5 мөхтәсибәт булдырылган. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДН карамагындагы Мәскәү мөхтәсибәтеннән үсеп чыккан [4].

Идел буе һәм Россиянең башка төбәкләре мөселманнарының Диния нәзарәтләре каршында административ берәмлекләр (мөхтәсибәтләр) бар, алар мәчетләрне, дини оешмаларны яки билгеле бер территориядәге җәмгыятьләрне (шәһәр, район, округ, мәхәллә) берләштерә [5]. Мөхтәсибәтләр белән имам дәрәҗәсендә булган һәм мөселман руханилары арасында ахуннан соң икенче урында торучы мөхтәсибләр җитәкчелек итә [6].

Мөхтәсибәт җитәкчелегенә мөхтәсибне вазифасында мөфти раслый. Мөхтәсибләр имамнарның гамәлләренә карата шикаятьләрне карый һәм имамнар чыгарган карарларны яңадан карауда катнаша.

Бүген мөхтәсибәт ― берничә мәхәллә яки җәмгыятьне үз эченә алган территория. Дини учреждениеләр һәм Ислам мәхәлләләре мөхтәсибәт карамагында була[5]. Мөхтәсибәтләрнең турыдан-туры контролендә Ислам мәктәпләре (мәдрәсәләр) тора [5].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Muslim communities and Islamic network institutions in Ukraine». Muslims in Poland and Eastern Europe: Widening ….
  2. «Special Issue: SOVA» (Message). Russian_Nationalism Bulletin 4 (16). 2013 елның 15 июнь көнендә архивланган.
  3. «History of civilizations of Central Asia» 5.
  4. Р. А. Силантьев. Ислам в современной России, энциклопедия. Москва: Алгоритм, 2008. Б. 45.
  5. 5,0 5,1 5,2 Religious Board of Muslims for the Nizhny Novgorod // IslamRF.ru
  6. Muslim communities and Islamic network institutions in Ukraine // academia.edu