Нугайлар

(Ногай халкы битеннән юнәлтелде)

Нугайлар (яки ногайлар, нугай татарлары, үз аталышы ногай, ногайлы[2]) — кыпчак төркемендәге төрки халык яисә татарларның бер өлеше булып торган халык. Казан ханлыгында ханнар сайлау эшендә катнашкан һәм Казан ханлыгы җирендә бер төркеме яшәгән. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә кергән нугай телендә сөйләшәләр. Хәзерне вакытта аерым халык дип санала. Югалырга мөмкин булган халыкларга һәм телләргә керәләр. Саннары — Русиядә 103 660 кеше.

Нугайлар
Үз аталышы

ногай

гомуми сан

109 042 (2021)[1]

яшәү җире

Дагстан, Ставрополь крае, Карачай-Чиркәс Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Чечня

Теле

нугай һәм рус теле

Дине

ислам

Кардәш халыклары:

татарлар, казакълар, каракалпаклар

 Нугайлар Викиҗыентыкта

Диннәре — ислам диненең сөнниләр юнәлешенә инану.

Үз атамалары үзгәртү

Нугай - ул Алтын Урданың уң канаты булган бәкләрибәк исемедер.

Алтын Урданың Төньяк Кавказдан, Каспий, Аралдан башлап Дунайга кадәр сузылган өлешенең хакиме Чыңгызхан улы Жучинең оныгы гаскәрбашы унмеңбашы Нугай бәк була. Аның хакимлеге астында яшәгән төрки халыклар үзләрен нугай кешеләре, нугайлылар, нугайлар дип атап йөртә башлыйлар. Башка халыклар да аларны шулай дип атый башлый.

"Нугай" атамасы башка төрки ханлыкларда (Казан, Касыйм, Себер, Әстерхан, Төньяк Кырым) соңыннан "татар" этнонимы белән алыштырылса да, Төньяк Кавказ, Каспий буе төрекләрендә ул хәзергәчә сакланып калган.

Үзбәкләр, казакълар татарларны бүген дә "нугай" дип атыйлар.

Тарихы үзгәртү

Алтын Урда алдындагы дәвере үзгәртү

Күпчелек Нугай татарлары үзләренең килеп чыгышы буенча Асы дигән төрки кабиләләргә бәйлиләр, әмма Кавказ яны Нугайларында Кавказ һәм Шәрык(Якын көнчыгыш) галогруппасы бар.

Урта гасыр дәвере үзгәртү

XV гасыр башында Бирдебәк Идегәй Алтын Урданың Җаек елгасы янында узенә Маңгыт йорты дигән эчке олыс тези. Маңгытларның ул олыста абруйлы урын алып торганы билгеле.

1391 елда Алтын Урда ханы Туктамыш хан гаскәрләре Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә, бу сугышта Туктамышның элекке әмире, соңыннан аның дошманы Идегәй дә Тимер ягында үз гаскәре белән катнаша (Туктамыш—Идегәй арасындагы көрәш мәшһүр "Идегәй" дастанында бәян ителгән). Бу җиңүдән соң Идегәй үз туган йортына, Маңгыт йортынаИдел белән Җаек арасындагы төбәгенә кайта һәм тарихчылар әйтүенә караганда [3], анда, Алтын Урдадан аерылып, аерым дәүләт төзи; ул Маңгыт йорт дип атала, чөнки бу төбәк элекке Нугай җирләрендә булган һәм бу җирдәге төркиләр үзләрен нугайлылар дип атап йөрткәннәр. XVI гасырда Нугай дигән атамалары билгеле була башлый.

Бу атама соңыннан этноним булып киткән. "Нугай" сүзе Алтын Урда таркалып, берничә йортларда (Хаҗитархан, Казан, Кырым һ. б.) бүленгәч тә халык телендә кулланышта йөри: Хаҗитархан нугайлары, Кырым нугайлары (Кырымның төньягындагы татарлар).

16 гасырдан алып Маңгыт йорты Нугай йорты дип атала башлыйдыр. Олуг Нугай йортының мәркәзе Сарайчук шәһәредер. Идәрәчеләрен би дип атаганнар. Олуг Нугай йортына Башкорт җирләредә ясак түләгәннәр. Шулай ук Хаҗитархан йорты Нугай йорты хакимлеге астында булганы билгеле. Сарайчук каласы Кече Җүз гаскәрләре белән җимерелә. Нугай Йорты соңыннан үзе дә башында морзалар торган берничә олысларга бүленеп китә. (Шундый нугай морзаларыннан берсе Йосыф морзаның кызы Сөембикә Казан ханы Җангалинең, аннан соң Сафагәрәй ханның хатыны була.) Олуг Нугай йортының юкка чыгуы Җунгар хан Улусы күчмә калмыклар белән сугыштан соң Олуг Нугай Йорты халкы тарала Төньякка(Хәзерге Оренбург татарлары), Иделгә, Бухар, Хәрәзем һәм Төньяк Кавказ яны якларына.

Кече Нугай йорты дәвере үзгәртү

19 гасырда Рәссәй империясе гаскәрләрендә хезмәт иткән франц топографы Йоганн Бларамберг Нугай-татар халкын шулай тасфирлый Биштау Нугайлары 6 уруг тәшкил итә: Каспулат, Кыпчак, Едисан, Җәмбуйлук, Маңгыт һәм Нәүрүз оруглары. Бер өлеше күчмә, икенчелеләре җәйлаш тормыш алып баралар.

Таралыш үзгәртү

Алар төрле төбәкләрдә: Ставрополь краенда, Дагстан, Чечен, Ингуш республикаларында, Карачай-Чиркәс автономияле өлкәсендә сибелеп яшиләр.

Аларның соңгы тарихы үзләре яшәгән төбәкләрдәге халыклар язмышына бәйле. Мәсәлән, Кавказның (Дагстаннан башка) өлкәләрендә яшәгән "вак-төяк" халыклар белән бергә, "халыклар дусты" Сталинның приказы белән 1944 елда нугайлар да үз җирләреннән депортацияләнә —төрле якларга сөрелә. Күбесе юлда һәм сөрген урыннарында ачлыктан, җәфалыктан һәлак була. 1957 елда алар да реабилитацияләнә һәм исән калганнары үз йортларына кайталар.

Халыкларның санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча (1989) элекке СССР территориясендә яшәүче нугайларның гомуми саны 75 181 дип күрсәтә. Ә 2010 елга 103 660 кеше.

Төркиягә мөһәҗирлек үзгәртү

XVIII гасырның 80 елларда 700 меңнән артык Кубан елгасы һәм Кара Дингезнең төньякгында яшәүче Ногайларлар Төркиягә мөһәҗирлек колалар һәм шуның белән рухи, язма(китап) мәдәниятын югалталар[2].

XIX гасырның 60-нчы елларында Төньяк Кавказ таулары халыклары, шул исәптән Ногайларда Төркиягә күченәләр. Бу Ногайларның һәм тау халыкларының милли фаҗигасе иде. 86 Ногай ауллары Кавминвод өлкәсеннән Төркиягә күченделәр, һәм 40 мең Ногай хәзерге Карачай-Черкессия территориясеннән киттеләр. XIX гасырның 60-нчы елларын күчерү дулкыны Мелитополь белән Бердянск арасындагы Сөт суларында Ногайларында кагылды[2].

Нугай теле үзгәртү

Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик-фонетик яктан үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле.

Аларның телләреннән алынмалар күп, хәтта алар теленә күчү дә бар.

Әйтик, Әстерхан нугайларының әдәби теле — татар теле, Дагстаннын Хәсәу-Йорт, Баба-Йорт районнарында яшәүчеләрнең әдәби теле—кумыкныкы. Гомумән алганда, нугай теле кыпчак төркеменә кергән башка телләрдән лексик, грамматик яктан әллә ни аерылмый, шулай да фонетик яктан төрек һәм үзбәк каракалпак телләренә якын: акыкат—хакыйкать, умер—гомер, таала—тәгалә, саат—сәгать.


Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә: узнугай (Ставрополь нугайлары), каранугай (Дагстан нугайлары), акнугай (Карачай нугайлары).[4]

Алар бер-берсеннән кайбер фонетик үзенчәлекләр белән генә аерыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Всероссийская перепись населения 2020—2021 годов
  2. 2,0 2,1 2,2 Ногайский Героический Эпос" Сикалиев А.И.-М. Черкесск, 1994
  3. А. Халиков, М. Сәфәргалиев.
  4. Ногайский язык.(үле сылтама)