Ставрополь крае

РФ субъекты

Ставрополь крае (рус. Ставропольский край) — Россия Федерациясенең Европа өлеше субекты. Төньяк Кавказ федераль округына керә.

Русия Федерациясе субъекты
Ставрополь крае
рус. Ставропольский край
Flag of Stavropol Krai.svg Coat of arms of Stavropol Krai.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Ставрополь крае

Администраив үзәк

Ставрополь

Мәйдан

45-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

66 160 км²
0,6

Халык саны

15-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

2 799 473[1] (2015)

42.31 чел. кеше/км²

ТРП

33-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

316,9 млрд. сум (2010)

101,7 мең сум

Федераль бүлге

Төньяк Кавказ федераль округы

Икътисади район

Төньяк Кавказ икътисади район

Губернатор

Владимир Владимиров[2]
РФ субъекты коды 26
ISO 3166-2 коды RU-STA

ГАТОБК коды

07

Административ үзәге — Ставрополь шәһәре.

ГеографияҮзгәртү

Ставрополь крае Кавказ алдының үзәк өлешен, Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен һәм Зур Кавказның төньяк битүләрен алып тора. Көнбатышта Кубан елгасының киң террасалары җәелгән. Тигезлек территориясенең зур өлешен платосыман Ставрополь калулыгы алып тора.

Төп елгалары: Кубань (югары агымы) һәм аның кушлыдыклары (Теберда, Кече һәм Зур Зеленчук), Кума, Калаус, Егорлык. Берничә зур күл бар.

Табигый газ чыганаклар бар. Көнчыгыш өлешендә нефть, тауларда бакыр һәм кургашын, тутыя, полиметалл чыганаклар, ташкүмер, барит, утка чыдамлы балчык, доломит, мәрмәр, шифалы пычрак, төрле минераль һәм термаль чыганаклар бар.

Тигезлекнең климаты — континенталь дала климаты. Гыйнварның уртача температурасы -3,4°…-4,9°, июльнеке +22°…+25°. Еллык явым 300–600 мм, вегетация дәвере 207—220 көн.

Туфраклары нигездә кара туфрак һәм кәстәнә. Урманнар күбесенчә таулы урыннарда. Киң яфраклы, югарырак ылыслы урманнар, аннан югары субальп болыннары бар.

Кыргый хайваннардан, далада кимерүчеләр, керпе, төлке, бүре, ләтчә, сайгак, Кума елгасы буендагы камышлыкларда кыргый мәче, кабан, Маныч үзәнендәге күл һәм сазлыкларда су кошлары, тауларда болан, коралай, көрән аю, селәүсен, алтай тиене яши. Кошлар күп. Тау кәҗәсе, тур очрый.

ХалыкҮзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
1 882 911 2 305 780 2 539 219 2 857 188 2 735 139 2 786 281

Торак пунктларҮзгәртү

Ставрополь 419 816[9]
Пятигорск 145 952[9]
Кисловодск 129 949[9]
Невинномысск 117 638[9]
Ессентуки 103 093[9]
Михайловск 79 607[9]
Минеральные Воды 76 205[9]
Георгиевск 71 017[9]
Будённовск 63 644[9]
Изобильный 39 022[9]


Светлоград 38 099[9]
Горячеводский 36 801[9]
Зеленокумск 35 625[9]
Благодарный 31 959[9]
Иноземцево 28 071[9]
Александровское 27 471[10]
Новоалександровск 26 876[9]
Новопавловск 26 293[9]
Кочубеевское 26 070[9]
Нефтекумск 25 566[9]


Административ бүленешҮзгәртү

Ставрополь крае 26 муниципаль районга һәм 9 шәһәр округына бүленә.

ИкътисадҮзгәртү

Төп сәнәгать мәркәзләре: Ставрополь, Невинномысск, Пятигорск, Нефтекумск, Будённовск, Георгиевск, Лермонтов.

Ставрополь крае — эре авыл хуҗалыгы районы. Бодай, көнбагыш, шикәр чөгендеге һ. б. игелә. Мәйвачылык, йөземчелек үсеш алган. Нәзек йонлы сарыкчылык, ит-сөт терлекчелеге бар. Зур Ставрополь, Невинномысск һ.б. каналлар, сугару системалары бар.

Затеречный — Грозный нефтьүткәрегече, Ставрополь — УкраинаМәскәүСанкт-Петербург газүткәргечләре бар. Тимер юллар озынлыгы 944 км. Каты өслекле автомобиль юллары озынлыгы 17 059 км.[11] Минеральные Воды һәм Ставрополь халыкара аэропортлары бар.

Крайда туган танылган шәхесләрҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү