Владимир Владимиров (1975)

сәясәтче, губернатор (Ставрополь крае, Россия)

Владимир Владимирович Владимиров (1975 елның 14 октябре, Георгиевск, Ставрополь крае, ССРБ[1]) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2014 елның 27 сентябреннән Ставрополь крае губернаторы (2013 елның 27 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Ставрополь крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[2]. 2013 елның 10 октябреннән Ставрополь крае Хөкүмәте рәисе[3].

Владимир Владимиров
Туган 14 октябрь 1975(1975-10-14) (48 яшь)
Георгиевск, Ставрополь крае, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты һәм Тюменский индустриальный университет[d]
Һөнәре Губернатор
Эш бирүче хөкүмәт
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Владимир Владимиров Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Владимиров 1975 елның 14 октябрендә Ставрополь краеның Георгиевск шәһәрендә туа. Аннары ата-аналарын бүлү буенча Камчаткага җибәрәләр, анда алар аерылышалар һәм Владимир әнисе белән бергә Ставрополь краена, Будённовск шәһәренә әйләнеп кайта.

Әнисе ягыннан әбисе — Коммаяк ашханәсендә пешекче, ә бабасы төрле белгечлекләрдә эшләгән[4].

Владимир Владимирның борынгы бабалары — терск казаклары.

Белем үзгәртү

1992 елда Будённовсктагы урта мәктәпне тәмамлый, шунда ук укыту-җитештерү комбинатнында «3 разрядлы пешекче-кулинар» һөнәрен үзләштерә.

1997 елда Уфа дәүләт нефть техника университетын «Табигый энергия чыганакларының һәм углерод материалларының химик технологиясе» белгечлеге буенча тәмамлый.

2006 елда Төмән дәүләт нефть һәм газ университетын «Нефть һәм газ яткылыкларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» һөнәре буенча тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Университетта уку белән бер үк вакытта 1996 елда завод ябылгачы кадәр «Ставролен»да эшли[5]. Белем алган вакытта Владимир шулай ук сатучы, йөк төяүче булып эшли, фатирларны ремонтлый.

1997 елдан Хант-Манси автономияле округында «ЛУКОЙЛ — Көнбатыш Себер» ҖЧҖ структурасына керүче «Когалымнефтегаз» предприятиесенең «Ватьеганнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру җайланмасы башлыгы. «Когалымнефтегаз» производстволарында 2005 елга кадәр эшли.

2001—2002 елларда — «Дружбанефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм суыртып агызу цехы башлыгы.

2002 елда — «Повхнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефть әзерләү һәм кудыру буенча баш инженер урынбасары — нефть әзерләү бүлеге башлыгы.

2002—2005 елларда — «Когалымнефтегаз» нефть әзерләү бүлеге башлыгы урынбасары, нефть әзерләү буенча баш инженер урынбасары — предприятиесенең бүлек башлыгы.

2005—2007 елларда — «Геойлбент» ҖЧҖ маркетинг һәм стратегия буенча директор, аннары генераль директоры.

2007—2009 елларда — «Югары Тонскнефтегаз» ААҖ техник департамент директоры, аннары генераль директор урынбасары — баш инженеры.

2009 елдан 2010 елга кадәр «Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз» ААҖнең «Муравленковнефть» филиалында җитәкче вазыйфаларны башкара.

2010 елның мартында Ямал-Ненец автономияле округының Муравленко бермандатлы округы буенча Закон чыгару җыены депутаты итеп сайлана.

2010 елның апрелендә Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Дмитрий Кобылкин Владимировны Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының беренче урынбасары итеп билгели[6]. Аның өлкәсенә икътисади үсеш, табигый ресурсларны куллану, ягулык-энергетика комплексы эше мәсьәләләре кергән.

2010 елда «Бердәм Россия» партиясенә кергән[7].

2011—2013 елларда — «Бердәм Россия» партиясенең Ямал-Ненец автономияле округындагы төбәк сәяси советы секретаре.

Ставрополь крае губернаторы үзгәртү

2013 елның 27 сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин Владимир Владимировны Ставрополь крае губернаторы вазыйфаларын башкаручы итеп билгели[8].

2013 елның октябрендә Ставрополь крае Хөкүмәтен җитәкли.

Бердәм тавыш бирү көнендә 2014 елның 14 сентябрендә Ставрополь крае губернаторы итеп биш елга сайлана, 2014 елның 27 сентябрендә Ставрополь шәһәрендә инаугурация уза[9].

2015 елның 7 апреленнән 10 ноябренә кадәр һәм 2019 елның 28 гыйнварыннан 2 августына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы[10][11][12][13][14][15]. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүе мәгълүматлары буенча, Владимир Владимировның 2019 елның апреленә рейтингы 46% тәшкил итә, ә аның электрон потенциалы күрсәткече — 65%[16].

2019 елның 19 июлендә Владимир Ставрополь крае губернаторы вазыйфасына кандидат итеп теркәлгән[17].

2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә биш елга Ставрополь крае губернаторы итеп яңадан сайлана. Владимиров кандидатурасын Ставрополь крае халкының 79,65 % хуплаган[18][19]. Үз вазыйфасына 2019 елның 27 сентябрендә кергән[20].

2019 елның 1 ноябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Ставрополь төбәк бүлеге конференциясендә партиянең төбәк бүлеге секретаре итеп сайлана[21]. Партиянең генераль советы секретаре урынбасары Евгений Ревенко билгеләп үткәнчә, Ставрополь бүлеге илдә иң яхшыларның берсе.

2020 елның 16 мартында Владимиров коронавируска каршы көрәш буенча край Координацион советын җитәкли[22].

2020 елның 21 декабрендә Владимиров Россия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы итеп билгеләнә.

2021 елның 15 мартында Владимир Ставрополь крае Хөкүмәтен отставкага җибәрә[23].

Гаилә үзгәртү

Уллары — Владимир, Николай һәм Иван. Кызы Мария. Хатыны Наталья (1982) Иркутсктан, «Ставрополь вакыты» иҗтимагый проекты белән җитәкчелек итә.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Россия балаларын яклау эшендәге казанышлары өчен» мактау медале (2015 елның феврале)[24];
  • «Кырымны кайтару өчен» медале (2015 елның мае)[25];
  • «Суд приставлары институтына нигез салуга 150 ел» медале (2015 елның 3 июле)[26].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Биография Владимира Владимирова.
  2. Избранный губернатор Ставропольского края Владимир Владимиров вступил в должность (2014-09-27).
  3. Новый глава Ставрополья реформирует правительство.
  4. Владимир Владимиров. Сила трёх «В». etokavkaz.ru. әлеге чыганактан 2019-01-26 архивланды.
  5. 10 интересных фактов о губернаторе Ставрополья. әлеге чыганактан 2019-01-26 архивланды.
  6. Биография Владимира Владимирова. ria.ru. әлеге чыганактан 2013-09-30 архивланды.
  7. Владимиров Владимир Владимирович // Единая Россия. әлеге чыганактан 2019-08-06 архивланды.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 27.09.2013 г. № 734. РоссийскаяГазета. әлеге чыганактан 2018-01-25 архивланды.
  9. Избирательная комиссия Ставропольского края. Итоги голосования на выборах губернатора Ставропольского края 14 сентября 2014 года.(үле сылтама)
  10. Распоряжение Президента Российской Федерации от 07.04.2015 г. № 85-рп.
  11. Распоряжение Президента Российской Федерации от 07.04.2015 г. № 85-рп.
  12. Распоряжение Президента Российской Федерации от 10.11.2015 г. № 356-рп.
  13. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.01.2019 г. № 23-рп.
  14. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп.
  15. ВЛАДИМИР ВЛАДИМИРОВ ВОШЁЛ В СОСТАВ ПРЕЗИДИУМА ГОССОВЕТА РОССИИ. www.gubernator.stavkray.ru. әлеге чыганактан 2019-01-31 архивланды.
  16. Пресс-выпуск. wciom.ru. әлеге чыганактан 2019-04-21 архивланды.
  17. Владимиров зарегистрирован кандидатом в Губернаторы Ставропольского края. әлеге чыганактан 2019-07-19 архивланды.
  18. Избирательная комиссия Ставропольского края. Общие данные о результатах выборов Губернатора Ставропольского края 8 сентября 2019 года. әлеге чыганактан 2019-09-16 архивланды. 2022-05-23 тикшерелгән.
  19. Владимир Владимиров победил на выборах губернатора Ставрополья.
  20. Владимир Владимиров вступил в должность губернатора Ставрополья (2019-09-27). әлеге чыганактан 2019-09-27 архивланды. 2022-05-23 тикшерелгән.
  21. Владимиров избран секретарем регионального отделения партии // Официальный сайт Губернатора В. В. Владимирова. 01.11.2019 г.
  22. Глава Ставрополья возглавил краевой координационный совет по противодействию коронавирусу, archived from the original on 2020-06-04, retrieved 2022-05-23 
  23. Постановление Губернатора Ставропольского края от 15.03.2021 № 109 "Об отставке членов Правительства Ставропольского края и исполнении ими обязанностей".
  24. Губернатор Ставрополья награждён за заслуги в деле защиты детей. әлеге чыганактан 2015 архивланды.
  25. Губернатора Ставрополья наградили медалью «За возвращение Крыма». әлеге чыганактан 2017-09-18 архивланды.
  26. Видные государственные и общественные деятели Российской Федерации и иностранных государств, награждённые ведомственными наградами Федеральной службы судебных приставов, archived from the original on 2021-09-23, retrieved 2022-05-23 

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре