Уфа дәүләт нефть техника университеты

Уфа дәүләт нефть техника университеты (УДНТУ) – Уфадагы дәрәҗәле югары уку йорты.

Уфа дәүләт нефть техника университеты
Эшләү еллары 1943 ел
Ректор Рамил Бәхтизин (19.06.2014) [1]
Студентлар 17 мең
Тел рус теле
Сайт rusoil.net

Тарихи мәгълүмат

үзгәртү

Университетның тарихы 1941 елда Мәскәүдән И. Губкин исемендәге нефть институтының Уфага эвакуацияләнеп, 1943 елда аның Башкортстандагы филиалы ачылудан башлана.
1994 елда институт университет статусына ия була. Традицион белем бирү алымнары баетыла, укыту-лаборатор корпус мәйданнары зурая.
Бүген УДНТУда Русиянең 46 төбәгеннән һәм 28 илдән барлыгы 16 меңнән күбрәк студент һәм аспирант белем ала. Диплом алган белгечләрнең 90 проценты эшкә юллама буенча урнаша.

Факультетлар

үзгәртү
  • тау-нефть факультеты
  • җитештерү процессларын автоматлаштыру факультеты
  • механика факультеты
  • үткәргеч торбалар факультеты
  • гуманитар факультет
  • технология факультеты
  • архитектура-төзелеш факультеты
  • читтән торып уку факультеты
  • икътисад факультеты

Октябрьскида, Стәрлетамакта, Салаватта университетның филиаллары эшли.

Шәкертләр

үзгәртү

УДНТУ үзенең элекке студентлары белән хаклы рәвештә горурлана. СССРның элекке нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев, шушы ук тармакның элекке министры урынбасары Георгий Ивановский, Яңа Уфа нефть эшкәртү заводының элекке директоры Александр Махов, СССР Дәүләт нефть продуктлары комитетының элекке рәисе Тәлгать Хурамшин, хуҗалык һәм партия әһелләре Равмер Хәбибуллин, Фәрит Мөхәммәтшин, Мөхәммәт Сабиров, Мортаза Рәхимов, Рәлиф Сафин, башка бик күпләр биредә укыган.

Җитәкчелек

үзгәртү

1971-76 елларда күренекле галим, профессор Заһидулла Сюняев институт ректоры була. 2014 елга кадәр ректор вазыйфасында - Айрат Шаммазов.</ref>

2011 елда, югары уку йортының 70 еллык юбилеена “УДНТУ тарихы музее” белем бирү үзәге ачылды. Биредә 60 еллык тарих, галимнәрнең дөнья күләмендә танылу алган фәнни-хезмәт үрнәкләре, коллективның фәндәге, иҗаттагы казанышлары тупланган. Үзәкнең гомум мәйданы — 1040, ә экспозиция залларыныкы 800 квадрат метр тәшкил итә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү