Октябрьски
Октябрьски – Башкортстанның җөмһүрият буйсынуындагы шәһәре, 1946 елның апреленә кадәр Туймазы районына кергән.[2][3]
Октябрь шәһәре | |
---|---|
Ил | Русия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Туймазы районы |
Координатлар | 54°29'0"N, 53°29'0"E |
Мэр | Шмелев Алексей[1] |
Нигезләнгән | 1937 |
Мәйдан | 99 км² |
Климат | уртача |
Халык саны | ![]() |
Телефон коды | 34767 |
почта индекслары | 452600-452616 |
Рәсми сайт | oktb.bashtel.ru/ |
Географик мәгълүматҮзгәртү
Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.
Тарихи мәгълүматларҮзгәртү
Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагир булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.
1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.
ХалыкҮзгәртү
Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре.
1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|
64 717 | 77 054 | 88 030 | 104 732 | 108 647 | 109 474 |
Милли составҮзгәртү
Милләт (2002) | Өлеш, % |
---|---|
татарлар | 37,1 |
урыслар | 40,9 |
башкортлар | 13,1 |
чуашлар | 1,94 |
чирмешләр | 1,24 |
мукшылар | 0,98 |
удмуртлар | 0,21 |
украиннар | 1,66 |
әрмәннәр | 0,43 |
белоруслар | 0,25 |
таҗиклар | 0,25 |
үзбәкләр | 0,19 |
Танылган кешеләрҮзгәртү
Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан зур гына кешеләр чыккан:
- Хәйретдин Мөҗәй (Төрекмән, 1901-1944) – полковник, герой-шагыйрь.
- Шакирҗан Гатиятуллин (Мулла, 1916-1972) – Советлар берлеге герое.
- Риф Гайнанов (Нарыш, 1958-2009) – билбаулы көрәшнең халыкара ассоциациясе президенты.
Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.
Октябрьскиның ширкәтләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.
- Марина Карпова (1989)– җырчы, М.Е Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры (Мәскәү) солисты. Октябрьский шәһәренең музыка мәктәбенең фольклор төркемен тәмамлаган, "Таусень" ансамблендә катнашкан, керәшен җырлары белән үзенең җырчы карьерасын башлап җибәргән.
МатбугатҮзгәртү
«Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.
ИкътисадҮзгәртү
Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү ширкәтләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б.
50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект».
АҖ АК «АПРИ» Русиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый.
ТранспортҮзгәртү
МәгарифҮзгәртү
Югары уку йортларыҮзгәртү
- Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьски филиалы (http://of.ugntu.ru)
- Самар дәүләт архитектура-төзелеш университетының Бәләбәй филиалы.
- 4 юридик-социогуманитар вуз филиаллары.
Урта махсус уку йортларыҮзгәртү
- Башкорт икътисади-юридик техникумы
- Октябрьский икътисади техникумы (http://nouoet.com)
- С. И. Кувыкин ис. Октябрьский Нефть көллияте
- Гуманитар көллият
- Музыкаль училище
- Октябрьский коммуналь-төзелеш көллияте.
Башлангыч һөнәри уку йортларыҮзгәртү
№ 4, 22, 56,68
Дини тормышҮзгәртү
Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
УрамнарыҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 2013 елның ноябреннән.
- ↑ РСФСР Верховный Советы президиумының 1946 ел, 5 апрель указы
- ↑ шәһәр хакимияте сайты
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан