Роза Әхмәдиева

ректор (Казан, Татарстан, Россия)

Роза Әхмәдиева, Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева (1979 елның 13 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьск) ― Казан дәүләт мәдәният институты ректоры (2020 елның февраленнән), педагогика фәннәре докторы (2012), профессор (2013). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2016). Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары советы рәисе урынбасары. [1]

Роза Әхмәдиева
Туган телдә исем Роза Шәйхәйдәр кызы Әхмәдиева
Туган 13 август 1979(1979-08-13) (44 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Октябрьски
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре мәдәният эшлеклесе, педагог
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган фән эшлеклесе - 2012«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) - 2022

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1979 елның 13 августында Башкортстан АССР Октябрьск шәһәрендә туган. 1994-1998 елларда Октябрьск музыка училищесында укыган. 1998 елда Октябрьск музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә. 2003 елда конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча РФ хөкүмәте Грантын яулый һәм стажировка узу өчен Франциягә һәм Бельгиягә озын (3 ай) командировкага җибәрелә, анда халыкара фәнни форумда катнаша.

Хезмәт юлы үзгәртү

2003 елда «Хор коллективы җитәкчесе, укытучы, халык сәнгать иҗаты методисты» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, югары һөнәри белем ала һәм татар музыкасы кафедрасы ассистенты, аннары өлкән укытучы, соңрак доцент вазифаларында хезмәт эшчәнлеген башлый.[2]

2004 елда Социаль-мәдәни эшчәнлек факультеты (хәзер Социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультеты) деканы урынбасары итеп билгеләнә.

2005 елдан башлап бер үк вакытта Россия мәгариф академиясе Идел буе бүлегенең «Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт учреждениесендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.

2006 елда «Заманча гаиләнең педагогик функцияләрен оптимальләштерү ресурсы буларак этномәдәни традицияләр» (рус. Этнокультурные традиции как ресурс оптимизации педагогических функций современной семьи) темасына кандидатлык диссертациясен яклый (фәнни җитәкчесе Дилбәр Вәлиевна Шәмсетдинова). [3] [4]

2008 елдан хәзерге вакытка кадәр «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесен җитәкли. [5]

2011 елда «Булачак педагог компетенциясе буларак юлларда тормыш иминлеген формалаштыру» (рус. «Формирование безопасности жизнедеятельности на дорогах как компетенции будущего педагога») темасына докторлык диссертациясен яклый (фәнни консультантлары медицина фәннәре докторы Искәндәр Шамил улы Мөхәммәтҗанов һәм академик Гүзәл Вәли кызы Мөхәммәтҗанова). [6]

Берьюлы «Социаль белем бирү академиясе» югары һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесенең педагогика һәм педагогик психология кафедрасында профессор вазифасында эшли.

2015 елдан 2018 елга кадәр – Казан дәүләт мәдәният институтында уку эше буенча проректор.

2018 елның декабреннән 2020 елның февраленә кадәр – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифаларын башкаручы.

2020 елның февраленнән – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры. [7]

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Өзлексез һөнәри белем бирү системасында тормыш иминлеге өлкәсендә компетенция формалаштыру буенча белгечләр әзерләүне психологик-педагогик тәэмин итү проблемасы. Россиянең әйдәп баручы педагогик басмаларында 130 фәнни хезмәте, шул исәптән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Югары аттестация комиссиясе тарафыннан басылуга тәкъдим ителгән басмаларда мәкаләләре һәм Scopus халыкара электрон базасына кертелгән чит ил басмаларында 2 мәкаләсе бар.[8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2008 – Казан шәһәре югары уку йортлары арасындагы конкурс нәтиҗәләре буенча «Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы» исеменә лаек була.
  • 2016 – Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе
  • 2019 – РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Рәхмәте
  • 2022 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) – мәдәният өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеккә зур өлеш керткән өчен[9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Состав Совета ректоров вузов Республики Татарстан
  2. Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. Татцентр.ру
  3. Экспертиза диссертации Ахмадиевой Розы Шайхайдаровны. Диссернет(рус.)
  4. Этнокультурные традиции как ресурс оптимизации педагогических функций современной семьи
  5. Директор Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. Государственное бюджетное учреждение "Научный центр безопасности жизнедеятельности" 2023 елның 15 март көнендә архивланган.
  6. Татьяна Завалишина, Нурия Фатхуллина. Роза Ахмадиева: «Наши студенты – такие патриоты, что изъявили желание поехать защищать Родину». Бизнес-Онлайн, 22.11.2022(рус.)
  7. Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. 2023 елның 15 март көнендә архивланган. «Реальное время»(рус.)
  8. Ректор Ахмадиева Роза Шайхайдаровна. kazgik.ru 2022 елның 2 март көнендә архивланган.
  9. Признаие заслуг. 2023 елның 15 март көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 22.04.2022

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Элгәре:
Ривкат Йосыпов (1996-2018)
үзе (в.б.; 2018-2020)
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры
2020—2024
Аннары:
?