Әрмәннәр (әрмәнчә Հայեր, hayer [hɑˈjɛɾ]) — һинд-аурупа гаиләсенең әрмән телендә сөйләшүче борынгы халык. Әрмәнстан һәм танылмаган Таулы Карабаг Республикасының төп халкы. Шулай ук күп әрмәннәр Лөбнан, Абхазия, Россия илләрендә тора.

Әрмәннәр
Үз аталышы

Հայեր, hayer [hɑˈjɛɾ]

яшәү җире

Әрмәнстан: 2 961 801
Россия: 1 182 388 <
Франция:800 000

АКШ: 483 366
Теле

Әрмән теле

Дине

Христианлык (Әрмән апостолик чиркәве), Ислам (хемшиннәрның өлеше)

 Әрмәннәр Викиҗыентыкта
Әрмән гаиләсе, Бостон, АКШ

Әрмәннәрнең гомуми саны якынча 10–12 млн. кеше.

Тарих үзгәртү

 
Тигран Бөек (95–55 б.э.к.) идарә иткән чорындагы Әрмәнстан харитасы

II б.э.к. меңьеллык VI б.э.к. гасырга кадәр Әрмән таулыгында әрмән халкы формалашкан дип санала.

 
Әрмән кешесе Ахәменид дәүләте патшасына ясак түли, VI–V б.э.к., Персеполь

Үзисеме — һай (Հայ), бер фараз буенча Урарту төбәге Һати атамасыннан килеп чыккан.

522 б.э.к. фарсы патшасы Дарий I Беһистун язмасында Арминия илен телгә ала. Исем Мелитенага чиктәш төбәк Armi, фарсыча Armina атамасыннан чыккан.

Әрмәннәрнең борынгы бабалары фригиялеләр, мушки, хурритлар, урартлар кабиләләре булган дип санала.

VI б.э.к. гасырда Урарту таркала, Әрмән таулыгы Мидия хакимияте астында булган.

IV б.э.к. гасырда Ахәменид дәүләтенә керә, ике сатрапиягә бүленә.

189 б.э.к. хаким Арташес Селевкидларга каршы баш күтәрә һәм Бөек Әрмәнстанга нигез салган.

Борынгы Рим һәм Парфия үзара көндәшлеге, дошманлыгын кулланып, Бөек Әрмәнстан буфер дәүләт буларак III гасырга кадәр бәйсез булган.

387 елда Борынгы Рим һәм Фарсы Иле Парфия Әрмәнстанны бүлә, 428 елда формаль әрмән патшасы юкка чыгарыла.

572 елда әрмәннәр фарсы гаскәрен җиңә һәм Византия ягына күчә, фактик рәвештә Византиянең вассал төбәгенә әверелә.

VII гасырда гарәпләр әрмән җирен басып ала. Әрмәнстан төбәге Хәлифәткә керә, күп әрмәннәр Византиягә кача.

885 елда Хәлифәт һәм Византия чикләнгән бәйсезлеген бирә. 1045 елда Византия янә Әрмән патшалыгын басып ала.

XI сәлҗүк-төрекләр әрмән җирен басып ала, күп әрмәннәр ватаныннан кача, 1198 елда Киликиядә яңа патшалыкта җыела.

XIV гасырда Туктамыш һәм Аксак Тимер әрмән җирендә сугыша.

Соңрак төрекләр һәм фарсылар хакимлеге астында. 1801–1821 елда Россиягә керә.

Беренче бөтендөнья сугышында әрмәннәр кыргыны булган.

1988–1991 елларда сугыш нәтиҗәсендә Таулы Карабаг бәйсезлеген игълан итә. 1991 елда Әрмәнстан ССРБдан бәйсезлеген игълан итә.

1994 елда әрмәннәр Таулы Карабагны басып ала, нәтиҗәдә Азәрбайҗан һәм Төркия белән дипломатик мөнәсәбәтләр әлегә юк, һәм сугыш янавы саклана.

Сылтамалар үзгәртү

  • В.Я. Брюсов. Летопись исторических судеб армянского народа. — Ер., 1940.
  • Армяне // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.
  • Армяне // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей; гл. ред. Р. Г. Рафиков; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3.
  • Народы России: живописный альбом, Санкт-Петербург, типография Товарищества «Общественная Польза», 3 декабря 1877, ст. 415