Таулы Карабаx Республикасы
(Таулы Карабаг Республикасы битеннән юнәлтелде)
Таулы Карабах Республикасы[11][12], Арца́х Республикасы (әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Հանրապետություն Արցախ, әзери. Dağlıq Qarabağ Respublikası) — 1992 елның 6 гыйнварында үз бәйсезлеген игълан иткән танылмаган дәүләт.
| |||||
Таулы Карабах Республикасы милли һимны | |||||
Бәйсезлекне игълан итү | 2 сентябрь 1991 (Азәрбайҗан ССРдан) | ||||
Рәсми тел | әрмән теле[2] | ||||
Башкала | Ханкәнде[3] | ||||
Идарә итү формасы | Катнаш республика[4] | ||||
Президент Премьер-министр |
Бако Саакян Араик Арутюнян | ||||
Мәйдан • Барлыгы |
~ 11 500[5][6][7][8] км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы |
146 600[9] | ||||
ТЭП • Барлыгы (2012) • Кеше башына |
|||||
Акча берәмлеге | карабаг драмы, фактик рәвештә әрмән драмы кулланыла | ||||
Телефон коды | +37447 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC+04:00 |
Бу мәкалә танылмаган дәүләт турында. Бәлки, Сез регион турында мәкалә эзләдегез: Таулы Карабах.
Тарих
үзгәртүТарихи әрмән чыганакларында Урта гасырларда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелә. Азәрбайҗан чыганакларында исә Таулы Карабах — борынгы әзәри җире диелгән.
- XVI гасырдан соң — Карабах аерым ханлык була.
- 1805 — Карабах ханлыгын Pəcəй империясе басып ала.
- 1813 — Карабах Pəcəйгә керә.
- 1918 — Азәрбайҗан Демократик Республикасы төзелә. Әрмән Республикасы Карабахның әрмән җире булуын белдерә.
- 1923 — Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автономияле өлкә төзелә.
- 1988 — Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Бакы каршы чыга. Таулы Карабаг һәм Ереванда протест чаралары үтә.
- 1988 ел 12 июль — Таулы Карабах өлкә шурасы Азәрбайҗаннан чыгуы турында игълан итә.
- 1991 — Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99,98 % өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә.
- 1991 — Таулы Карабах бәйсезлеген игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә.
- 1992 — Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Pәсәй, Франция һәм АКШ рәислек итә.
- 1994 — Pәсәй, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында «Бишкәк» килешүе имзалана.
- 2020 елның октябрь-ноябрендә 40 көнлек сугыш нәтиҗәсендә Азәрбайҗан гаскәрләре Әрмәнстанны җиңеп, 1991-1994 елларда әрмәннәр басып алган 7 районны азат итә һәм Таулы Карабах төбәгендәге Шуша шәһәрен ала, 10 ноябрьдә РФ катнашында Солых килешүе имзалана: 7 район Азәрбайҗанга кайтарыла, бөтен бәрелешләр туктатыла, РФ тынычлык саклаучы гаскәре кертелә, аның контроле астында Лачын коридоры һәм Нахичеваннан Азәрбайҗанга юлы була.
- 2022 елның 22 декабрендә Азәрбайҗан ягы «Лачын коридоры»на хәрби постлар урнаштырып, Таулы Карабахның тулы блокадасын башлый.
- 2023 елның 19 сентябрендә Азәрбайҗанның хәрби көчләре Таулы Карабахта коралланган төркемнәренә каршы хәрби операция башлый. Бер көнлек бәрелешләрнең нәтиҗәсендә Карабахның кораллы әрмән көчләре коралсызланырга һәм Азәрбайҗанның таләпләренә ризалышырга карар чыгаралар [13][14].
- 2023 елның 24 сентябрендә, Баку хакимлеге башлаячак геноцид сәясәтеннән котылыр өчен, әрмәннәр Таулы Карабахны ташлап, Әрмәнстанга китә башлый. 1 октябрьгә кадәр Таулы Карабахтан 120 меңгә якын кеше, барлык диярлек халкы китә.
- 2023 елның 28 сентябрендә республика башлыгы С.Шахраманян 2024 елның 1 гыйнварыннан танылмаган дәүләтнең юкка чыгарылуын игълан итә.
Шулай ук карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Таулы Карабаг Республикасы Конституциясе 2011 елның 26 май көнендә архивланган. — 1 маддә (әрм.)
- ↑ Таулы Карабаг Республикасы Конституциясе 2013 елның 26 ноябрь көнендә архивланган. — 15 маддә
- ↑ Таулы Карабаг Республикасы Конституциясе 2012 елның 7 ноябрь көнендә архивланган. — 16 маддә
- ↑ Конституция НКР — 99 маддә, п.1, archived from the original on 2012-10-06, retrieved 2013-11-16
- ↑ НКР — Общая информация
- ↑ Г. Аветисян, М. Агаджанян, Л. Андриасян, А. Аршакян, О. Асрян, Г. Бояхчян, А. Егиазарян, Г. Исагулян, А. Мелконян, С. Минасян, Н. Паносян, В. Саркисян, Р. Сафрастян. Нагорно-Карабахская Республика. Становление государственности на рубеже веков.. — Ирәван: «Институт политических исследований» ГНКО, 2009. — Б. 37. — 4 б.
- ↑ Общая характеристика Нагорно-Карабахской Республики(үле сылтама)
- ↑ Согласно ст. 142 Конституции НКР, до восстановления целостности государственной территории Нагорно-Карабахской Республики и уточнения границ публичная власть осуществляется на территории, фактически находящейся под юрисдикцией Нагорно-Карабахской Республики.
- ↑ Данные на 1 января 2013 года из «Демографического сборника Нагорно-Карабахской Республики, 2012 г. 2019 елның 14 октябрь көнендә архивланган.» стр. 6.
- ↑ Об этом заявил на пресс-конференции 27 января вице-премьер, министр финансов Нагорно-Карабахской Республики Спартак Тевосян(үле сылтама)
- ↑ Таулы Карабахта хәл кабат кискенләште: Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан бер-берсен ут ачуда гаепли, Азатлык радиосы (2020-09-27). 8 октябрь 2020 тикшерелде.
- ↑ Путин, Трамп һәм Макрон Таулы Карабахта сугышны туктатырга өнди, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе (2020-10-01). 8 октябрь 2020 тикшерелде.
- ↑ Баку заявил о достижении договоренности о приостановке операции в Карабахе. РИА Новости, 20.09.2023(рус.)
- ↑ Азәрбайҗан Таулы Карабахта операцияне туктату турында килешү хакында белдерде. Татар-информ, 20.09.2023