Әзериләр

(Әзәриләр битеннән юнәлтелде)

Әзерилә́р яисә Азәрбайҗанлылар (әзери. azərbaycanlılar, azərilər, azərbaycan/azəri türkləri)[10][10][11][12] — Азәрбайҗан халкының төп һәм Төньяк Иран халкының шактый өлешен алып торган, төрки телле халык. Гомуми саннары — 24 миллионнан артык кеше[13]. Антропологик яктан әзериләрнең күп өлеше европеоид расасының каспий тибына карый.

Әзериләр
Үз аталышы

Азәриләр, Азәрбайҗанлылар

яшәү җире
Теле

Азәрбайҗан теле

Дине

күбесе мөселман-шигыйлар

Commons-logo.svg Әзериләр Викиҗыентыкта

ТаралышҮзгәртү

 
Иранның этнографик харитасы. Азәрбайҗаннар шәмәхә төс белән күрсәтелгән

Азәрбайҗанда 8 миллионнан артык әзери яши. Алар ил халкының 91 % тәшкил итәләр. Әзербайҗаннан башка әзериләр Иранда да яшиләр. Андагы Көнбатыш Азәрбайҗан, Көнчыгыш Азәрбайҗан, Ардебиль, Зенҗан, шулай ук Көрдстан һәм Һәмәдан вилаятьләренең көнчыгыш районнарында, Казвин вилаятенең төньяк районында күпчелекне тәшкил итәләр. Тәһран, Кереҗ, Мешхед шәһәрләрендә зур мәһәлләләре бар.

Pəcəйдә әзериләр тарихи Көньяк Дагстанда яшиләр. 2002 елгы халык исәбе буенча, анда әзериләрнең саны — 111 656 кеше[14]. Хәзерге вакытта күбесе Дербент районында (55,7 %) һәм шулай ук Табасаран (18 %), Рутул (4 %) һәм Кизләр (3 %) районнарында яшиләр.[15] Сәвит һәм постсәвит заманыннарындагы эчке миграцияләр, әзериләр әзме-күпме Pəcəйнең күп регионнарында бар.

Гөрҗистандә әзериләр, Тбилисидан тыш, көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк районнарда яшиләр: Марнеули, Болниси, Дманиси, Гардабани (әлеге 4 регионда алар абсолүт чагыштырма күплекне тәшкил итәләр), Сагареҗо, Каспи, Мцхета, Цалка, Лагодехи, Карели, Тетри-Цкаро, Гори и Телави. Әзеериләрнең бер өлеше Рустави һәм Дедоплис-Цкаро шәһәрләрендә яши.

Әрмән-Азәрбайҗан конфликтына (1988) кадәр әзери торак пунктлары Әрмәнстанның күп төбәкләрендә була. Иpәвaнда алар Үктәбеp инкыйлабына кадәр иң зур этник төркем булалар.[16] Төркиядә әзериләр Әрмәнстан белән чиктәш районнарда (Карс һәм Игдыр вилаятьләре һәм Эрзурум вилаятенең Шенкай төбәге) яшиләр. Постсәвит чорында туган илләреннән мөҗаһирлеккә китәргә мәҗбүр булган әзербайҗаннар Төркия шәһәрләрендә төпләнеп калалар.

Төрекмәнстанда әзериләр күпләп Төрекмәнбашы һәм Ашхабад шәһәрләрендә яшиләр[17].

Шулай ук әзериләр Яypyпaда, Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары, Канада, Украина, Үзбәкстан, Казакъстанда һәм элекеге Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе күп төбәкләрендә.

ТелҮзгәртү

Телләре – азәрбайҗан теле, төрки телләрнең көньяк-көнбатыш (угыз) тармагына карый һәм фарсы-гарәп телләренең зур йогынтысын кичергән. Азәрбайҗан телендә илнең 95 % халкы сөйләшә. Диалект төркемнәре: көнчыгыш, көнбатыш, төньяк һәм көньяк. Әзериләр арасында шулай ук рус, (Азәрҗайҗан, Pəcəй, Гөрҗистандә), фарсы (Иранда) һәм төрек телләре таралган. XX йөз дәвамында әзериләр язуы өч мәртәбә үзгәртелә — башта латин, аннары — кириллик имләлар (1958 елда бу әлифба кириллицага нигезләнгән, ләкин әзери теленә күбрәк яраклаштырылган язу белән алмаштырыла). 1991 елда Азәрбайҗанда латин графикасына кайталар.

ДинҮзгәртү

Әзериләрнең төп массасы, иран һәм кавказ әзериләренең күп өлешендә таралган, шигый ислам (Җәгъфәр мәзхәбе) вәкилләре булып торалар.

Сөнниләр (хәнәфиләр) Азәрбайҗанның төньяк, төньяк-көнчыгыш һәм кайбер үзәк районнарында күпчелекне тәшкил итәләр. Гөрҗистан һәм Төркиянең азәрбайҗаннарында сөнниләр дә шигыйлар да бар. Зур булмаган санда баһаи, нәсариләр һәм зороастрийлар бар.

КөнкүрешҮзгәртү

 
Тәбриз әзериләре теккән типик келәм

Шәһәр халкының гадәти шөгыле — келәм тегүчелек, алтын һәм ювелир эшләнмәләр ясау, таш һәм агачны эшкәртү,[18] XIX гасырдан соң — сәнәгать; авылныкы — җир эшкәртүчелек, мамыкчылык, бакчачылык, йөземчелек, ефәкчелек, техник культуралар үстерү, көтүле сарыкчылык, эре мөгезле терлек үстерү. Мөһим ярмалы культуралар — бодай, арпа, дөге, шулай ук тары, арыш, мәккәй, солы. ХХ йөз башына кадәр әзериләрнең бер өлеше ярымкүчмә тормыш алып бара[19][20].

Хәзерге вакытта әзериләрнең зур өлеше шәһәрләрдә яши. Гореф-гадәти авыл тораклары таралган планировкага ия, тауларда террассасыман, еш төзелгән яссы түбәле таш өйләр белән. Таулы һәм тигезлекле районнарда агач һәм чирпәле текә түбәле өйләр таралган. Төп төзү материаллары — таш һәм яндырылган кирпеч.

хaльıгатҮзгәртү

Электән Кавказ артының һәм Иран Азәрбайҗанының төрки халыклары үзләрен мөселманнар яки төрекләр дип атап йөрткәннәр. Көньяк Кавказны Pəcəй империясе басып алганнан соң, уpыcлар, аларны башка төркиләрдән аерып йөртү өчен, биредәге әзери халкын кавказ арты яки азәрбайҗан татарлары дип атап йөртә башлыйлар[21].

Азәрбайҗаннар хaльıгаты төрле төрләрдә XIX йөзнең академик әдәбиятында кулланылган. Брокгауз һәм Ефрон энциклопедиясендә әзериләрне әдербайҗаннар[22] дип аталган. Бу энциклопедиянең «Төрки-татарлар» мәкаләсендә кайбер галимнәр (аерым алганда, Ядринцев, Харузин, Шантр) әзериләрне әдербайҗаннар дип атарга тәкъдим итәләр, ләкин ул вакытта бу атама кулланышка керми[23]. фpанcыз этнографы Жозеф Деникер, 1900 елда басылып чыккан хезмәтендә, әзериләрне, «адербайҗаннар, Фарсыстанның һәм Кавказның төркителле иранлылары» дип атый[24]. Әзериләр мохитендә «азәрбайҗанлылар» термины 1891 елда, «Кешкүл» гәзитендә тәкъдим ителә[25], ләкин бу хaльıгат Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе заманында гына, 1930 елда кулланыла башлый. 1926 елгы халык исәбендә аларны төрекләр дип атаган булалар әле[26], ә инде киләсе, 1939 елгы исәптә аларны «әзериләр» буларак язалар[27].

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. «Population by ethnic groups», The State Statistical Committee of Azerbaijan Republic (retrieved 19 June 2006).
  2. «Azerbaijan: ɹPeople», CIA Factbook. Azeri ethnic percentage of 90.6 % used to calculate population derived from Azeri census (retrieved 7 June 2006).
  3. Ethnologue report for language code:azb
  4. UNPO - Southern Azerbaijan
  5. Islamic Fundamentalism In Azerbaijan: Myth Or Reality? - The Jamestown Foundation
  6. «Azerbaijanis in Russia», 2002 Russian Census (retrieved 7 June 2006)
  7. State Statistics Department of Georgia: 2002 census (retrieved 16 July 2006)
  8. «Turkey: Religions & Peoples», Encyclopedia of the Orient (retrieved 7 June 2006)
  9. Өзетбайҗанның Алманиядә илчелеге (алм.)
  10. 10,0 10,1 Азербайҗанцы. Зур сәвит энциклопедиясе.
  11. Helena Bani-Shoraka. «Language Policy and Language Planning: Some Definitions» in Annika Rabo, Bo Utas. The Role of the State in West Asia, Swedish Research Institute in Istanbul, 2005, ISBN 91-86884-13-1, 9789186884130, p. 144
  12. Stephan Thernstrom, Ann Orlov, Oscar Handlin. Harvard Encyclopedia of American ethnic groups, Harvard University Press, 1981, p. 171, quote: In their homeland the Azerbaijanis, or Azeri Turks as they are sometimes called…
  13. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок autogenerated3 не указан текст
  14. Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный cастaф населения по регионам России.
  15. «Гордость Отчизны» — Национальный cастaф Республики Дагестан
  16. (Urısça) Энциклопедия Брокгауза и Ефрона: Эривань
  17. Р. Назаров. Национальные диаспоры в Туркменистане
  18. НАРОДЫ ДАГЕСТАНА
  19. Энциклопедия Брокгауза и Ефрона
  20. http://news.bbc.co.uk/hi/russian/in_depth/newsid_4670000/4670649.stm Том Де Ваал:Черный Сад.
  21. Демоскоп Weekly. «Алфавитный список народов, обитаюшчих в Российской Империи»
  22. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. түрки.
  23. Энциклопедия Брокгауза и Эфрона. түрко-татары
  24. Joseph Deniker. The races of man: an outline of anthropology and ethnography. W. Scott, ltd., 1900, стр. 376
  25. Тадеуш Свентоховсᴋи. Русское правление, модернизaтьıpские элиты и становление национальной идентичности в Азербайҗане
  26. Всесоюзная перепись населения 1926 года
  27. Всесоюзная перепись населения 1939 года.