Мәшһәд
[5]Мәшһәд, (Мешхед, фар. مشهد) — Иранның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр. Рәзави-Хөрәсән устанының административ үзәге.
Мәшһәд | |
фар. مشهد | |
Нигезләнү датасы | 818 |
---|---|
Рәсми исем | مشهد һәм Mashhad |
Кушамат/тәхәллүс | پایتخت معنوی ایران һәм The spiritual capital of Iran |
Демоним | مشهدی һәм Mashhadi |
Рәсми тел | фарсы теле |
Дәүләт | Иран |
Нәрсәнең башкаласы | Афшаридская империя[d], Мешхед[d], Рәзави-Хөрәсән һәм Хорасан[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Центральный бахш[d] |
Сәгать поясы | UTC+3:30[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Mohammad Reza Kalaei[d][1] |
Халык саны | 3 001 184 (2016)[2][3] |
Ир-ат халкы | 1 503 824[3] |
Хатын-кыз халкы | 1 497 360[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 982 метр[4] |
Кардәш шәһәр | Милан, Kuala-Lumpur, Karaçi, Лаһор, Фресно, Өремче, Мазары-Шәриф, Сантьяго-де-Компостела, Верона һәм Сурабая |
Моның хуҗасы | Самен[d] |
Мәйдан | 328 км² |
Рәсми веб-сайт | mashhad.ir |
Феноменның икътисады | economy of Mashhad[d] |
Җирле телефон коды | ۰۵۱۳ |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Мәшһәд Викиҗыентыкта |
Халык саны — 2 749 374 кеше (2011).
Климат
үзгәртүМәшһәд климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Уртача максимум, °C | 6,7 | 8,6 | 14,1 | 20,8 | 26,8 | 32,4 | 34,4 | 32,8 | 28,8 | 22,0 | 15,8 | 9,6 | 21,0 |
Уртача температура, °C | −0,0 | 2,3 | 7,7 | 14,1 | 19,6 | 24,6 | 26,7 | 24,6 | 19,8 | 13,4 | 7,7 | 2,6 | 13,5 |
Уртача минимум, °C | −5,1 | −2,9 | 2,3 | 7,9 | 11,8 | 15,6 | 17,9 | 15,3 | 10,4 | 5,4 | 1,3 | −2,7 | 6,4 |
Явым-төшем нормасы, мм | 33 | 36 | 52 | 48 | 25 | 3 | 0 | 0 | 1 | 11 | 15 | 26 | 250 |
Чыганак: World Climate |
Тарих
үзгәртү:Мәшһәд урыныда 9 гасырда Санабад авылы булган. Мәшһәд исеме беренче тапкыр гарәп географлары әсәрләрендә телгә алынган (10 гасырда). 11—12 гасырларда газнәвиләр вә сәлҗүкләр кул астында булган. 13 гасырның азагында монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәр җитди зыян күргән. 14 гасыр азагыннан Хөрәсәннең иң эре шәһәрләрдән бересе. Тимурилар һәм Сәфәвиләр хакимлеге дәверендә Мәшһәд үсеш алган. 1736—47 елларда — Нәдиршаһ дәүләтенең башкаласы. 1795 елда Мәшһәдне каҗарлар басып алганнар.
2011 елда шәһәрдә метрополитен ачылган.
Мәшһәд — шигыйларның "мөкатдәс" шәһәре. архитектура һәйкәлләре: Имам Риза тәкыясе (мавзолее, 9-гасыр). Гәүһәршәд мәчете (1405—18), мәдрәсәләр, кәрвансарайлар сакланганнар. Нәдиршаһ тәкыясе, Ризашаһ һоспитале 20 гасырда төзелгән. Шәһәр читендә фарсы шагыйре Фирдәүсинең кабере бар (кабер өстендә төрбә корылган).
Икътисад
үзгәртүТәһран — Мәшһәд тимер юлының ахыргы станциясе, автомобил юллары төене. Илнең төньяк-көнчыгыш өлешендәге сәүлә-сәнәгать, сәяси һәм мәдәни үзәге. Митал эшкәртү, агач эшкәртү, тукымачылык (текстиль), күн-аяк киеме, азык-төлек, химия сәнәгате ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Кояш электр стансасы, университет бар.
Галерея
үзгәртү-
Имам Реза тәкыясе
-
Ризашаһ һоспитале
-
Шәһәр күренеше
-
Мәшһәд метросында
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Имам әл-Газали — хәзерге Мәшһәд тирәсендә туган
- Ибраһим Рәиси (1960), Иран президенты (2021 елдан).
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт 2007 елның 9 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://tn.ai/1879023
- ↑ https://www.citypopulation.de/Iran-MajorCities.html
- ↑ 3,0 3,1 3,2 جمعیت به تفکیک تقسیمات کشوری
- ↑ https://it-ch.topographic-map.com/map-rs23cz/%D8%B4%D9%87%D8%B1-%D9%85%D8%B4%D9%87%D8%AF/?zoom=19¢er=36.29849%2C59.60681&popup=36.2987%2C59.60694
- ↑ https://mapy.cz/zakladni?source=coor&id=59.6059231%2C36.2974944&ds=1&x=59.6059231&y=36.2975463&z=17