Таулы Карабах

(Таулы Карабаг (регион) битеннән юнәлтелде)

Таулы́ Караба́х (әзери. Dağlıq Qarabağ, әрм. Լեռնային Ղարաբաղ) — Азәрбайҗан территориясендә урнашкан төбәк. 1992-2020 елларда зур өлеше танылмаган Таулы Карабах Республикасы тарафыннан контроль астында тотыла, ләкин Азәрбайҗан юрисдикциясенә күрә ул Азәрбайҗан җирендә урнашкан. 2020 елда булган бәрелешләр нәтиҗәсендә Азәрбайҗан Таулы Карабагның бер өлешен үзенә кайтара алды. 2023 елның 19 сентябрендә булган бәрелешләр нәтиҗәсендә коралланган канунсыз әрмән төркемнәре коралларын тапшырырга һәм Азәрбайҗан таләпләренә ризалашырга карар чыгаралар.

Ак төс белән Таулы Карабаг автономияле өлкәсенең чикләре күрсәтелгән

Атама үзгәртү

Таулы Карабах заманча татар телендә Таулы Кара Бакча була. Баг төрки телләрдә зур бакча дигән сүз[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Баг (фар. ‌باغ) — бакча. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 21.

Шулай ук карагыз үзгәртү