Риф Гайнановгрек-рим көрәше буенча Халыкара класслы спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры. СССР һәм дөнья Кубоклары иясе, 19851992 елларда – грек–рим көрәше буенча СССР җыелма командасы өлкән тренеры. Күп еллар Россия Спорт көрәше федерациясе вице–президенты вазифасын башкарган. 2003 елдан – Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе һәм Халыкара билбау спорт көрәше федерациясе башлыгы. Педагогика фәннәре кандидаты.

Риф Гайнанов
Туган телдә исем Риф Фәткылбаян улы
Туган 14 май 1958(1958-05-14)
Октябрьски, Нарыш авылы
Үлгән 14 ноябрь 2009(2009-11-14) (51 яшь)
Таиланд
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре классик көрәш, билбаулы көрәш
Бүләк һәм премияләре СССР Халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1985), РСФСР атказанган тренеры (1990)
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]
Сайт http://belt-wrestling.ru/ru/federation/the-founder-of-belt-wrestling-federation/

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Риф Фәткылбаян улы Гайнанов 1958 елда Туймазы районына караган Нарыш исемле татар авылында (хәзер Октябрьски каласы) дөньяга килә. Октябрьскиның икенче мәктәбе каршындагы ирекле көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә. Беренче тренерлары — Венер Гайнуллин, Николай Батов.

Мәктәптән соң Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлагачтын, ул 1977 елны Мәскәүдәге физкультура институтына укырга керә ала.

Укыган елларында грек-рим көрәшендә Мәскәү беренчелегендә җиңә, СССР беренчелегендә 4нче урынга чыга.

Институтны тәмамлап Гайнанов кафедрада ике елга укытучы-стажер буларак кала. Кандидатлык диссертациясен яклый.

1983 елны фән белән шөгыльләрен туктата һәм туплаган белемнәрен практикада кулланышка кертә.

1983 елдан алып 1985 елга кадәр Риф Гайнанов СССР җыелма командасы составында СССР һәм Дөнья кубогын яулый. 1985-1992 елларда профсоюзлар Спорт җәмгыятендә өлкән тренер булып эшли. СССР җыелма командаларын Европа, Дөнья һәм Олимпия бәйгеләренә әзерли. Аның шәкертләре арасында танылган көрәшчеләр Сергей Забейворота, Геннадий Атмакин, Камандар Мәҗидов.

1992 елда профсоюзлар спорт җәмгыяте таркала. Риф Гайнанов үзен ирекле базар икътисадында сынап карый. Ул нефть һәм авто сатып көн күрә. Ангарск азот-тук заводын кулына төшерә. «Форбс» журналы аны миллиардерлар исемлегенә кертә.

Шулай да, Гайнанов спорт дөньясы белән арасын өзми. 1998 елны ул Россиянең барча көрәш төрләрен туплаган Көрәш федерациясе вице-президенты итеп сайлана. 2002 елда яңа төзелгән билбаулы көрәш Россия федерациясе президенты итеп сайлана.

Гайнанов үзенең төп максаты итеп акча туплауны түгел, билбаулы көрәшне Олимпия уеннарында күрү максатын алдына куйган. Шул спорт төренең чын энтузиасты булган. Аның катнашлыгында бер Мәскәүдә генә унлап билбаулы көрәш бүлекчәсе эшли башлаган. Россиянең 45 төбәгендә билбаулы көрәшнең урындагы бүлекләре булдырылды. Аның тырышлыгында 7 Дөнья чемпионаты уздырылды, билбаулы көрәш Җәйге Универсиада программасына кертелде.

2009 елның ноябрендә Риф Фәтхелбаян улы гаиләсе белән чит илдә ял иткәндә, йөрәге кинәт туктап үлгән. Кабере Мәскәүнең Троекурово зиратында.

Чыганаклар үзгәртү